16+

«Җылылык җибәргәндә генә йөгерешәсе түгел»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Җылылык җибәргәндә, янгын сүндерүчеләр кебек йөгерешәбез. Кышка әзерлек – беренчел әһәмияттәге мәсьәлә ул», – диде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Җылылык җибәргәндә, янгын сүндерүчеләр кебек йөгерешәбез. Кышка әзерлек – беренчел әһәмияттәге мәсьәлә ул», – диде.

Президент Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Анда алдагы ягу сезонында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексы оешмаларының эшенә бәя бирелде, киләсе елгы ягу чорына әзерлек мәсьәләләре каралды.
Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләгәнчә, узган ел җылыту чоры имин узган. Шулай да зур булмаган 193 авария чыккан, ләкин алар тиз арада бетерелгән. Мисал өчен, Казанда 17 мартта Порт урамындагы котельный ватылган булган, тиз генә төзекләндерү үткәрелгән.

Җылылык өчен 528 миллион сум, электр энергиясе өчен 180 миллион сум бурыч кала бирә. Иң күп бурычлыларның берсе – Бөгелмә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, былтыргы кышкы ягу сезонына әзерлекнең үзенчәлеге – Казанның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының, энергияне куллану нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, кайнар су белән тәэмин итү өчен индивидуаль җылылык пунктларына күчү булган.

– Җылылык кулланган өчен түләү тиеш. Инвестор да коммуналь тармакка инвестицияләр керткән икән, димәк, билгеле бер вакыттан табыш ала башларга тиеш, – дип фикерен җиткерде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Бер ел эчендә йортлар үз җылылык пунктлары белән җиһазландырылды. Урыссу бистәсендә башта информацион яктан җиңелдек, ә нинди колачлы эш башкарылган иде. Бу безнең гаеп. Мәгълүмат бирү, аңлату ягыннан без җитди эшләргә тиеш. Без кешеләргә ни өчен шулай эшләгәнне аңлатырга тиеш. Ике контурлы казаннар алган кешеләр, беренчедән, акчаны әзрәк түли, икенчедән, ел әйләнә җылылык, кайнар су бар. Бу моментларны исәпкә алырга кирәк. Хәзер Урыссу кешеләре шат, рәхмәт әйтәләр, чөнки шәхси җылылык аппаратларының никадәр уңайлы икәнлеген аңладылар.

«Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, 30 майда Татарстан җирлегендә булып узган җил-давыл сәбәпле, 230 торак пунктның электр утсыз калганлыгын хәбәр итте.

– Әлеге торак пунктларда 83 мең кеше яши. Аварияләр 2 сәгать эчендә төзәтелде. Лаеш белән Питрәчтә 31 майда 1.30 сәгатькә төзәтеп бетерелде, – диде Илшат Фәрдиев.
Президент Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә республиканың төзелеш министрлыгы белән берлектә муниципаль берәмлекләрдә семинар-киңәшмәләр үткәрергә тәкъдим итте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading