16+

Җәйнең беренче көнен кар белән каршылыйбыз

Җәйнең беренче көне татарстанлыларга “күчтәнәч” әзерләгән булып чыкты. Бүген төнлә һәм иртәнге якта берничә районда кар яуды.

Җәйнең беренче көнен кар белән каршылыйбыз

Җәйнең беренче көне татарстанлыларга “күчтәнәч” әзерләгән булып чыкты. Бүген төнлә һәм иртәнге якта берничә районда кар яуды.

Хәер, ябалак-ябалак төшмәсә дә, җиргә кар катламы түшәлмәсә дә, кайбер районнарда соңгы берничә көндә әле боз, әле кар явуы күзәтелде.   
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче Шамил Фазлыев әйтүенчә, биредә бүген иртәнге сәгать өч-дүртләр тирәсендә кар ява башлаган.

- Кар күп яуды. Җиргә ап-ак булып түшәлгән иде. Иртәнгә эреде. Аннан соң да төшкәләп тора әле, тик алары яву белән үк эретеп тә бетә. Бакчага бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, укроп, редискалар чәчкән идек. Бәрәңгедән кала башкалары тишелеп килә иде инде. Кырау төшә, дигәч, кичтән үк виноград, бакча җиләкләрен клеенка белән каплаган идем, - диде ул.
Боз һәм кар Азнакай районында да яуган.

- Әле дә явып тора әле, - диделәр “ШК” хәбәрчесенә иртәнге якта хәл белешеп шалтыраткач Алсу Гарафиева. - Ферма тирәләренә ап-ак булып кар түшәлгән иде. 28 май көнне боз явып узган иде. Авылдашлар арасында ачык грунтка помидор, кәбестә утыртучылар да бар. Кәбестәләре өшемәсә дә, помидорлары саргаеп утыра, диделәр. Бакча җиләкләре чәчәк ата башлаган иде, җимеш бирсәләр ярый инде, бик борчылабыз.
Соңгы көннәрдәге салкын һава торышы тишелеп чыккан уҗым культураларына зыян салмасмы икән? Гомумән, җәй көне безне нинди һава торышы көтә? Бу сорауларга җавапны безгә Татарстанның фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре, республиканың атказанган агрономы Олег Шайтонов бирде.

- Уҗым культуралары өчен кар, боз явуның, салкыннарның бернинди дә куркынычы юк. Ә менә кукуруз, рапс кебек җылы яратучы культуралар башка мәсьәлә. Әмма кукурузның тиз өлгерә торган гибрит төрләре салкынга чыдам. Тиз өлгерә торган сортлары суыкны соң өлгерә торганга караганда яхшырак  кичерә. -1, -2 градус аның өчен куркыныч түгел. Ә менә эссе һавадан соң төнлә кинәт туңдырса, бу кукуруза өчен чыннан да бик начар. Хәзерге кебек берничә көн салкын һава торышы булганда, әлеге культура моны күпкә җиңелрәк кичерә. Хәтта һава температурасы өч градустан түбән булып, яфракларын койса да, аны бетереп атырга ашыкмаска кирәк, чөнки ул яңадан тереләчәк.

Гомумән алганда, теләсә нинди салкынча һава эссе һавага караганда һәрвакыт яхшырак. Беренчедән, тамыр системасы тизрәк үсеш ала. Бу очракта тамыр системасы үсемлекне тукландырырга өлгерә. Икенчедән, салкынча һавада һәрвакыт башак та эрерәк һәм күбрәк булып формалаша. Халык юкка гына, май суык булса, ел уңдырышлы була, дип әйтми. Шуңа күрә салкынча һава торышына сөенергә кирәк, - диде ул.

Галим быелгы җәй нинди булачак дигән фаразлары белән дә уртаклашты.
- Быел май безнең республикада уртача һава торышы күрсәткечләреннән 1,5 градуска җылырак килде. Узган ел салкынрак иде. Соңгы көннәрдәге суыклар  гына күрсәткечләргә бераз үзгәреш кертте. Июнь, июль айлары да нормадан җылырак булачак, дип көтәбез. Аеруча август белән сентябрь җылырак булырга тиеш. Ә менә явым-төшемнәр быел азрак булачак. Майда бик аз яңгыр яуды, җәй буена да шулай булачак, - диде Олег Шайтонов.                 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading