16+

Йога тренеры Лилия Гыйләҗева: «Йога тормыш мәгънәсен табарга булыша»

Йога турында барыбызның да ишеткәне бар, бүген ул бөтен илдә, шул исәптән бездә дә популяр. Йога тренеры Лилия Гыйләҗева хәтта Каза­ныбызны да йога башкаласы, ди. Аныңча, Казанда йога мәктәпләре һәм аның белән шөгыльләнүчеләр бик күп.

Йога тренеры Лилия Гыйләҗева: «Йога тормыш мәгънәсен табарга булыша»

Йога турында барыбызның да ишеткәне бар, бүген ул бөтен илдә, шул исәптән бездә дә популяр. Йога тренеры Лилия Гыйләҗева хәтта Каза­ныбызны да йога башкаласы, ди. Аныңча, Казанда йога мәктәпләре һәм аның белән шөгыльләнүчеләр бик күп.

Йога ул кешегә нәрсә бирә һәм ни өчен аның белән кызыксынучылар арта бара? Бу хакта без Лилиянең үзеннән сораштык.

– Лилия, синең өчен йога нәрсә ул?
– Үзенә бер аерым дөнья. Йогага мин тормышымдагы бер авыр вакытта килдем. Танышларым йога дәресенә чакыргач та, мин көлеп кенә куйдым, чөнки йога белән шөгыльләнүчеләрне кадакта басып торучы исәр кешеләр дип кабул итә идем. Әмма бардым һәм йогадан соң күңелдә җиңеллек тойдым. Шул җиңеллек-рәхәтлекне эзләп, йогага ешрак йөрергә тырыштым. Күп кенә күнегүләрне эшли дә алмый идем, әмма аның саен үҗәтләнеп, семинарларга йөрдем, өйдә дә шөгыльләндем. Соңрак, остарып киткәч, йога дәресләре бирә башладым. Йогага озак та, шул ук вакытта тиз дә килдем дип әйтергә була. Озак, чөнки яшьтән түгел, тиз, чөнки аның мәгънәсен һәм файдасын тиз күрдем.

– Йога бик күптөрле, аларның кайсысын һәм ничек сайлап алырга кирәк?
– Айенгара йогасы вакытында төрле предметлар, әйтик, урындык, каеш, одеял, валиклар кулланыла. Хатха-йога күбрәк хәрәкәтсез катып торуга юнәлтелгән. Крийя-йога динамик хәрәкәтләр белән сулыш алу практикасына корылган. Нидраны «йокы йогасы» дип әйтәләр. Ул үз эченә яткан килеш медитация үткәрү практикасын ала. Төрле йога мәктәпләре элементларын берләштергән микс йогалар хәзер бик популяр. Авторлык йогалары да актуаль. Алар, төрле йога-тичерларның элементларын кушып, үз юнәлешләрен булдыралар. Тагын бик күп йога төрләре бар, һәм алар барысы да файдалы.

– Йога белән шөгыльләнергә теләүче кайсысын сайларга тиеш була?
– Йоганың юнәлешен түгел, ә укытучысын эзләргә киңәш итәм. Мин үзем дә инструкторны шулай таптым. Кайсыдыр дәрестән син канатланып чыгасың, ә кайсыннандыр канәгатьлек алмыйсың. Мөмкинлек булганда, төрле йога-тичерларга барып карарга кирәк. Кем сездә тәэсир калдыра ала, шуңа барыгыз. Аның белән нәтиҗәлерәк эшли алачаксыз.

– Йоганың файдасы турында да сөйлә әле.
– Кемдер йога ярдәмендә, чынлап та, сәламәтлеген ныгыта, кемдер яшәү көче ала, өченчеләр психик проблемалардан, стресстан котыла. Тәнең һәм аңың белән идарә итеп, тормыш мәгънәсен аңлый, үзең белән гармония­дә яши башлыйсың. Йога ул – сәламәт яшәү рәвеше фәлсәфәсе. Кардиотренажерларда шөгыльләнгәннән соң, кешедә рәхәт физик арыганлык барлыкка килә. Ә йога физик яктан гына түгел, рухи яктан да эшләргә мәҗбүр итә. Син эшлисең дә, ял да итәсең. Аның мәгънәсе дә физик күнегүләр белән тәнеңне генә түгел, рухи дөньяңны да камилләштерүдә. Күнегүләрне дөрес эшләгәндә, эмоциональ дөньягызда гармония барлыкка киләчәк, кәефегез күтәреләчәк.

– Физик авырулардан да файдасы бардыр?
– Шишонин, Агапкин, Огулов, Дикуль кебек сәламәтлек белгечләре, бөтен авырулар да эшсезлектән, хәрәкәтләнмәүдән, диләр. Без гел хәрәкәтләнергә тиеш, йога исә «йомшак» хәрәкәтләнү. Хәзер бигрәк тә тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү йогасы популярлашты. Йога тәнне сыгылмалы итә, матдәләр алмашын, кан әйләнешен яхшырта, арка мускулларын ныгыта. Әмма шунысын әйтергә кирәк: йога белән шөгыльләнгәндә, сез авырту тоярга тиеш түгел, ничек эшли аласыз, шулай эшләгез. Иң мөһиме – үзегезне ишетергә өйрәнегез. Су эчәсе килеп куя икән – эч. Йогадан соң йөзәсең килә икән – йөз. Үзеңне кысаларда тотма. Йога белән шөгыльләнә башлаганда аркам авырта, мускуллар кысылып беткән иде, ун ел эчендә организмымда зур үзгәрешләр сизәм, тәндәге генә түгел, психологик киеренкелектән дә котылдым.

– Йога кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә яхшыр­тырга булышадыр?
– Үзе белән гармониядә булган кешенең якыннары белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт була. Үзе бәхетле булган кеше генә башкаларны бәхетле итә ала. Әмма бүген шөгыльләнә башладым да иртәгә үзгәреш булырга тиеш дип уйлау дөрес түгел. Кемдер моңа – өч, ә кемдер биш елдан соң гына килә. Нәтиҗәсе тиз булмас, әмма ул барыбер кай­чан да булса булачак.

– Ни өчен бүген йога шулкадәр популяр?
– Ул бигрәк тә зур шәһәрләрдә популяр. Бүген без стресс заманында яшибез, авылларда, тауларда, табигатьтә кеше алай ук киеренке яшәми. Ә шәһәрдә яшәүчеләрдә үзләрен саклау инс­тинкты барлыкка килә. Алар, стресстан котылу, күңелләре белән ял итү өчен, берәр шөгыль табарга тырыша. Спортка килгәндә, йога иң «йомшак», «җайлы» төр санала.

– Йога белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе вегетариан. Иттән баш тарту мәҗбүриме, әллә күңел үзе шулай кушамы?
– Нәрсәгә генә алынсаң да, фанатизм белән тотыныр­га кирәкми. Мин үзем дә башта ук вегетариан булмадым. Вакыт үтү белән генә килдем әлеге карарга. Йога органнарны үз урынына утырта, ашказаны хәтта кечерәя. Шуны әйтергә кирәк: организм энергияне ризыктан түгел, һавадан, судан һәм физик хәрәкәтләрдән ала. Ә ризык ул организмга тереклек эшчәнлеген алып барырга гына ярдәм итә. Йога белән бик озак шөгыльләнүчеләрнең ризыкка да мөнәсәбәтләре үзгәрә, чөнки организм­нары чистара.

Йога турында кызыклы фактлар

Йога Һиндстанда 5 мең ел элек барлыкка килгән.

ЮНЕСКО Бөтендөнья оешмасы йоганы матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә керткән.

Күп еллар йога белән шөгыльләнүчеләр 30-60 минут суламый тора ала.  
2015 елның 21 июнендә – Йога көнендә 35000 кеше, бер урынга җыелып, йога белән шөгыльләнгән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading