16+

Йокы бүлмәсендә ике генә нәрсә рөхсәт ителә?!

Йокысы туймаган кеше исерек белән бер, юл һәлакәтләрендә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты, онкология авырулары, хәтер начарлануга да йокысызлык сәбәпче булырга мөмкин, ди белгечләр.

Йокысы туймаган кеше исерек белән бер, юл һәлакәтләрендә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты, онкология авырулары, хәтер начарлануга да йокысызлык сәбәпче булырга мөмкин, ди белгечләр.

16 март – Бөтендөнья йокысызлык көне алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге актуаль проблема хакында сөйләштеләр.

Кеше йокысы туйсын өчен уртача җиде сәгать йокларга тиеш. Дөрес, ел фасылына, яшькә карап бу күрсәткеч үзгәрергә дә мөмкин. Балаларга күбрәк йокы таләп ителә. Кызганыч, бүген йокысызлыктан тилмерүчеләр аз түгел. Йокы белгече, медицина фәннәре кандидаты Юлия Трошина әйтүенчә, әгәр дә кеше атнасына өч тапкыр начар йоклый, иртән гел йокысы туймый, төнлә уяна, йоклап китә алмый икән, аңа йокысызлык диагнозы куярга мөмкин.

Безнең республикада йокысызлыктан интегүчеләр буенча статистика алып барылмаса да, бу проблеманың зыяны күз алдында. Еш кына төрле авыруларның, яшәү сыйфаты начарлануның сәбәбе нәкъ менә йокысызлык булырга мөмкин. Ару-талчыгу аркасында юл һәлакәтләре килеп чыгу аерым мәсьәлә. Рушан Шакиров әйтүенчә, йокысы Татарстан ЮХИДИ идарәсенең пропаганда һәм куркынычсызлык буенча бүлек җитәкчесе Рушан Шакиров әйтүенчә, йокысы туймаган кеше гамәлләре, кыяфәте белән дә алкоголь эчемлекләр кулланган кешене хәтерләтә. Әле бер ай элек кенә Мамадыш районында бер ир-ат рульдә йоклап китеп туры юлдан кувейтка очкан. Кызганыч, ул һәлакәттә вафат булган.
“Күпләр кофе, чәй эчәм, минем белән сөйләшеп барачаклар, радио кабызам, шулай йоклап китмим, дип ялгыша. Хәтта ачык күз белән дә йоклап була, бу иң куркынчы, әгәр дә машина йөртүче арганлык, йокы килү тоя икән, 20 минут ял итеп алырга кирәк”, – ди Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы профессоры, медицина фәннәре доценты Эдуард Якупов.   

Пассажирларны йөртә торган йөк машиналары, автобусларга машина йөртүченең арганлыгын билгеләргә ярдәм иткән махсус тахографлар куялар. Кызганыч, алар әлегә җиңел машиналар өчен каралмаган.  
“Туйганчы ашамаска, эчмәскә була, ә менә тиешенчә йокламыйча ярамый”, – ди Эдуард Якупов. Бөтендөнья йокы көнне уңаеннан мәктәпләрдә, оешмаларда, уку йортларында йокысызлык турында лекцияләр укыячаклар. Бу проблема фәнни яктан тикшерелә, шимбә көнне Казанның өч сәүдә үзәгендә халыкка бу проблема китергән зыян, дөрес йоклау  турында сөйләячәкләр.

Йокысызлыкны ничек җиңәргә?

 Сәгать 22.00 дә йокларга яту – иң яхшысы. Бу вакытта йокы гормоннары күбрәк барлыкка килә.

Ятар алдыннан телефонда, компьютерда утыру бик зыянлы. Телефон йокыны качыра. Йокы бүлмәсе ул мөнәсәбәтләрне аңлату, газета уку, ашау, телевизор карау урыны да түгел – йокы бүлмәсендә ике генә нәрсә рөхсәт ителә: йокы һәм секс.

Талгын музыка, йога, саф һавада йөреп керү, китап уку тынычлап йокларга ярдәм итә.

Шоколад йокыны качыра, ә менә банан йокыны яхшырта.

Йокыгыз килә икән, көннең кайсы вакыты булуга карамастан, мөмкинлегегез була икән, ятыгыз да йоклагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading