Энем шалтырата. Тавышы борчулы кебек. «Апа, әни мәрхүмәнең сандыгыннан чыккан бер төенчектә әтинең әйберләре бик күп, ташларга кулым бармый, кайтып кит әле, икәү карар идек», – диюгә үк, күзләремә ачы яшь, тамагыма төер тыгылды.
49 яшендә операциядән соң мантый алмыйча гүр иясе булган әтиебезнең төсе, истәлеге итеп сакланган иң кадерле әйберләр турында сүз бара иде. Кисәк ташлап китте шул әти безне. Егетләр кебек төз басып өйдән чыгып киткән иде, дүрт көннән үлгән килеш алып кайттылар һәм алдагы өйнең түренә кертеп урнаштырдылар да куйдылар үзен. Әз-мәз генә авыртып торган эче үлеменә китерерлек авыру булыр дип беребез дә уйламады.
Әтием салып бетереп ун ел гына торырга өлгергән туган нигезгә кайттым. Диванга утырып, төенчекне чишеп, ашыкмыйча гына әйберләрен карыйбыз әтинең. Менә путевкалары. 29 ел буе шофер булып эшләгән әтиемнең үлгән елының апрель аена тапшырылмыйча калган алар. 19 апрельдә соңгысы язылган. Әле дә хәтердә, вакытында бирелмәгән дип, эшләнгән көннәре өчен колхоз бухгалтеры акча түләүдән баш тарткан иде. Алар урынына профкомнан 15 сум матди ярдәм бирделәр дүрт бала белән тол калган әниемә. Көлке дә, кызганыч та.
Болары – конспект дәфтәрләре. Автобуста эшләгәч, атнасына өч тапкыр газ буенча операторлыкка укучыларны яртыеллык курсларга Бөгелмәгә йөртте әти. Аларны көтеп тик утырганчы дип, үзе дә алар белән укырга керде. Чиста-пөхтә, чын ир-атларча почерк белән, кирәк җирләренең астына сыза-сыза, лекцияләрне язып барган әти, соңгысы 16 апрель белән бетә. Сигез көннән үләсе кешенең язуына бер дә охшамаган. Әҗәлне алдан сизәләр дигән булалар әле. Юк сүз.
Болары – кулъяулыклар. Әни әтине министрлар кебек чиста йөртте. Әти үзе дә пөхтәлек ярата иде. Өч күлмәген, өч кулъяулыгын үтүкләп элгечкә элеп куя иде әни атна саен. Үсә төшкәч, без апа белән шулай эшли идек.
Монысы – кыршылып беткән «Казан утлары» журналы. Мөхәммәт Мәһдиевне бик яратып укыды әти соңгы елларны. Журналын ел да яздыра иде.
Сугыш елларында эшләгән өчен бирелгән медальләр, пәке, кул сәгате аерым кулъяулыкка төрелгән. Үзе исән булса, сәгате әле дә эшләгән булыр иде, мөгаен. И кадерләп киде аны әти. Иртәнге өчтә йокысыннан торып, кичке сигезләрдә генә эштән кайтуын истә тотсаң, тәүлегенә 18 сәгать буе аның кулында йөргән бит ул. Истә әле, пыяласы төшкәч, сарымсак сылап кире ябыштырып куйганы. Сәгатен кулга алгач, энем дә, мин дә елап җибәрдек, аны операциягә алып кереп киткәндә генә салгач, әни безгә кайтарып тоттырган иде, әтиегезнең исәнлеген теләгез дип. Теләгән идек, бик теләгән идек, кабул булмады шул теләкләребез. Әтине алып кайткан көнне тәгәри-тәгәри еладык.
Сәгатенә карап уйга чумдым, әллә йокыларын туйдыра алмыйча көнне-төнгә ялгап эшләп йөргәнгә күрә талчыккан йөрәге операцияне күтәрә алмады микән? 12-13 яшьтән сугыштан соң колхозны күтәргән буын бит алар. Ике өй салган, без балалары иркендә үссен дигәндер. Йокысы туйды микән, туйды микән йокысы әтинең...
Әтиемнең рухы сеңгән, 33 ел буе әни кадерләп саклаган, сандык исе килеп торган әйберләр безгә бу минутта алтыннан да кадерлерәк иде. Ничек итеп ташлыйсың инде аларны. Энем үзенә дип пәкесен алды. Ә мин, исән килеш күреп белмәгән бабайларының истәлеге итеп, кызларыма күрсәтергә дип, калган ядкарьләрне үзем белән алдым. Аларда да кыю йөрәкле, гомере буе ару-талуны белми эшләгән әтием хакы бар бит.
Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш районы, Имәнкискә авылы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар