16+

Йолдызнамә (15-22 июль көннәренә)

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үз көчегезне бәяләп бетермичә, авыр эшләргә алынмагыз. Бигрәк тә акча белән бәйле эшләргә. Һәрвакыт үзегезгә берәр төрле кызык шөгыль табыгыз. 

Йолдызнамә (15-22 июль көннәренә)

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үз көчегезне бәяләп бетермичә, авыр эшләргә алынмагыз. Бигрәк тә акча белән бәйле эшләргә. Һәрвакыт үзегезгә берәр төрле кызык шөгыль табыгыз. 

Кучкар (21 март – 20 апрель) Туганнарыгыз белән каршылыклар килеп чыгарга, үзегездән яшьрәкләр белән уртак тел табуы  кыен булырга мөмкин. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, югыйсә, үпкәләшүегез бар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Мөһим сөйләшүләрне, эшлекле очрашуларны  кичектереп торыгыз. Җитәкчелекнең дәгъваларына тыныч җавап бирегез, проблеманы хәл итүнең яңа вариантларын эзләгез. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үз көчегезне бәяләп бетермичә, авыр эшләргә алынмагыз. Бигрәк тә акча белән бәйле эшләргә. Һәрвакыт үзегезгә берәр төрле кызык шөгыль табыгыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль) Акчагызны саклабрак тотыгыз, кирәкмәгән әйберләр сатып алмагыз. Серләрегезне ачып салмагыз. Элек дус булып саналганнар үзләрен начар яктан күрсәтерләр.

Арыслан (23 июль – 23 август) Яраткан кешегез күңелле сюрприз белән куандырыр. Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз, бәлки, кемдер сезнең ярдәмгә мохтаҗдыр. Урынсыз шаяртуыгыз аркасында өлкән буын белән үзара аңлашуда кыенлыклар туарга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Күптәнге проблемаларны хәл итегез һәм сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрегезне җайлагыз, йомшаграк һәм назлырак булырга тырышыгыз. Сөйгәнегезне бер сәбәпсез бүләк белән сөендерегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезгә тормыш рәвешен үзгәртер вакыт җитте: дөрес тукланырга тырышыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Буш вакытыгызны күңелегезгә охшаган кешеләр белән үткәрегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Тормышның сыйфаты һәм сәламәтлек - турыдан-туры кәефкә бәйле, төшенкелеккә бирелмәгез, үзегезне күптән хыялланган нәрсәләр белән сөендерегез. Гардеробны чистарту һәм башка кирәксез әйберләрдән арыну өчен яхшы вакыт.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Якыннарының ышанычы – сезнең өчен иң кыйммәтле нәрсә. Шуңа күрә, хәтта алар сезгә ачы хакыйкатьне әйтсәләр дә, хисләрегезне контрольдә тотыгыз, бәхәскә кермәгез. Алар сезгә бары тик яхшылык кына тели.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кеше белән сөйләшеп, эшегездән игътибарыгызны читкә юнәлтәсез, ә бу исә хаталарга китерә. Игътибарыгызны туплагыз, эшләрегезне үз вакытында эшләргә тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сезгә ихлас кызыксыну һәм игътибар күрсәтүчеләр белән генә элемтәләр урнаштырыгыз. Планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк, шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр башланачак. Күп нәрсә ничек тиз җайлаша алуыгызга бәйле.

Балык (19 февраль – 20 март) Ашыкмагыз, барысын да үлчәп һәм уйлап эшләгез. Көчегезне юкка сарыф итмәгез. Файдалы мәгълүмат алырсыз, ул сезгә киләчәктә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Тирә-юньдәгеләр белән җиңел уртак тел табарсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading