Кариев театры, 32нче сезонын «Кәҗүл читек» спектакле белән ачканнан соң, кинәт кенә башка юнәлеш алды: «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында сайланып алынган француз язучысы Мари-Од-Мюрайның «Умник» повестен сәхнәләштерде. Режиссеры – Екатерина Корабельник.
«Йомрыбаш» спектакле – аутист, ягъни акылга зәгыйфь булып туган малай турында. Белүебезчә, андый үзенчәлеккә ия балалар тик торганнан елый, барысын да үзләренчә эшләргә омтыла.
«Мин аның кебек үләчәкменме?»
«Йомрыбаш» спектакле дә нәкъ шундый үзенчәлеккә ия булган үсмерләр тормышын күрсәтте. Әсәрнең эчтәлеге болайрак: Барнабе (Дилүс Хәкимҗанов) акылга зәгыйфь булып туа. Әнисе үлгәннән соң, әтисе аны интернатка озата. Янәшәдә бердәнбер якын туганы – энесе Клебер (Динар Низамиев) гына кала. 22 яшьлек абыйсын барып алып, фатирга яшәргә күченә. Ә фатирда алар үзләре генә түгел – берничә яшь егет-кыз да бар. Йомрыбашны беренче карашка яшьләр якын кабул итмиләр, аның үз-үзен тотышы, кыланмышы барысына да сәер тоела. Өстәвенә, Барнабе уенчык куяны Крокроль (Илнар Низамиев) белән сөйләшә. Бары тик аңа гына эч-серләрен бушата. Аутизмга хас сыйфатларны үз эченә алган Барнабе бу авыру турында уйларга мәҗбүр итте. «Мин җиңәргә тиеш!» – дип, барысыннан да өстен булырга тырышуы, «Мин дә үләчәкменме?» – дип, энесеннән һәрдаим сорап торуы тамашачыда кызыксыну уятты.
Йомрыбашның һәр хәрәкәте, уе тамашачы өчен билгесез иде. Бер караганда куяны белән сөйләшеп утырса, шул минутында ук елап та җибәрә. Кыскасы, аутист герой чын-чынлап безне үз дөньясына алып кереп китте.
«Аңламадык, ләкин ошады»
Спектакль тәмамланып, фойега чыккач, балаларда сораулы караш күрдем. «Спектакль ошадымы?» дигән сорауга алар, тиз генә: «Әйе», – димәделәр, уйлап кына җавап кайтардылар: «Ошады, ләкин аңламадык». Чыннан да, спектакльнең нигезенә бик тирән мәгънә салынган, ул үз тамашачысын ял итәргә җыймады, ә аутист балалар күзлегеннән күренгән тормышны күрсәтү – аның төп максаты иде.
– Без битараф дөньяда яшибез, кая карама әшәкелек. Спектакль шул хакта уйландырырга тиеш иде. Иң мөһиме – әти-әниләр балалары белән килеп карый торган әсәр, – диде бу уңайдан куян Крокроль ролен уйнаган Илнар Низамиев.
Тамашада балалары белән килгән әти-әниләр күп иде. Алар да, өйләренә кайткач, аутизмның нәрсә икәнен сабыйларына сөйләгәннәрдер. Аутист булу – нормаль күренеш, син шул ук кеше, ләкин алар кебек фикерләмисең. «Йомрыбаш» әсәрен татар тамашачысына тәкъдим итү шул максатка таянган кебек. Беренчедән, безнең халык дөреслекне күрүдән, ишетүдән куркып яши. «Йомрыбаш» спектакле тамашачының күзен ачты, башка яктан фикерләргә өйрәтте. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры заманча, музыкаль, төсле, ә бигрәк тә балалар өчен зур тамаша күрсәтте. Бу, әлбәттә, мактауга лаеклы хезмәт. Заманча дигәннән, спектакльдә автор сүзе рэпер малай исеменнән «укылды». Сәхнә уртасындагы экран да тәрәзә, душ, экран ролен үтәде. Аутист малай Барнабеның яшьләр тормышына турыдан-туры йогынтысы, аларны яхшы якка үзгәртүе яшь артистларның чын күңелдән уйнауларыннан сизелә иде.
Спектакль тәмамлангач та, «Без балаларны ишетәбезме, күрәбезме? Гомумән, дөрес тәрбиялибезме?» дигән сораулар туды. Ә бу сорауларга спектакльнең мәгънәсен аңлаган һәркем җавап табачак.
Рәфидә Галимҗанова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар