16+

Йос де Гой: «Волонтерларга сенкью, спасибо, рәхмәт!»

Казанда 22-27 августларда булган WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына, шулай ук төрле илләрдән җыелган 3680 волонтер ярдәм итте.

Йос де Гой: «Волонтерларга сенкью, спасибо, рәхмәт!»

Казанда 22-27 августларда булган WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына, шулай ук төрле илләрдән җыелган 3680 волонтер ярдәм итте.

“Казан-Арена” футбол стадионында 28 августта волонтерларның саубуллашу кичәсе үткәрелде.

- Ворлдскиллс чемпионатлары тарихында сез иң яхшылары идегез. Делегацияләр үз илләренә кайтып җиткәч, безгә телефоннан шалтыраттылар. Һәммәсеннән:”Волонтерлар дустанә һәм ярдәмчел иделәр. Без-Казандагы чемпионатта катнашканлыгыбыз белән бәхетле!”-дигән хәбәрләр алдык,-дип мөрәҗәгать итте волонтерларга WorldSills президенты Йос де Гой.

Ул сәхнәдән волонтерларга “Сенкью!”, “Спасибо!” һәм саф татарча “Рәхмәт!” дип кычкырды.

WorldSkills International башкарма директоры Девид Хоуи да:”Күп илләрдә булабыз, сез күңел җылылыгы ягыннан башкалардан өстен булдыгыз”,-дип мактады. Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та үз чыгышларында волонтерларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading