8 Март бәйрәме алдыннан без Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН белән хатын-кызларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләштек.
Көч бирелсә, файдалан
– Хатын-кызлар элек фәкать ир-атлар гына эшләгән һөнәрләрне дә үзләштерделәр, юллар да, йортлар да салалар, армиягә дә хезмәт итәргә баралар, гаиләне алып бару өчен икешәр эштә дә көч куялар. Матди яктан да бәйсезләр. Шуңадырмы, үзләреннән үк «хәзер чын ир-атлар юк бит ул», «көчсез ир белән яшәү кызык түгел» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. «Хатын-кызның көчлелеге – аның көчсезлегендә» дигән сүзләр дә актуальлеген югалтты. Хәзер ире өйдә бала карап ятучы, хатыны акча эшләүче гаиләләр дә бар. Хәзрәт, бу хәлләргә нәрсә сәбәпче?
– Изге урын буш тормас, диләр. Еш кына ир-егетләребез зәгыйфь булу сәбәпле, тормыш арбасын тарту хатын-кызлар җилкәсенә кала. Кызганыч, соңгы вакытларда бу хәлләр артканнан-арта бара. Пәйгамбәребез: «Ахырзаман алдыннан урам буйлап ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр», – дигән. Монда сүз ир затларының сан ягыннан гына түгел, бәлкем тормышта чын ирләрнең дә бик аз калачаклары күздә тотылган булырга мөмкин. Аерылышулар күп. Талактан соң күп аталар балаларыннан ерагаялар. Күп малайлар кечкенәдән әни кочагында үсәләр, ата, бабай кулы күрмиләр. Әни итәге астында чын ир булып үсү мөмкин түгел. Һәрхәлдә, Аллаһы Тәгалә бер хатын-кызга көч бирсә, ул, көчләрен басып: «Мин хатын-кыз, мин көчсез», – дип утыру дөрес түгел. Хатын-кызларга үз сәләтләрен ислам чикләреннән чыгармыйча куллану юллары шактый дип уйлыйм. Бала тәрбиясе, бакчалар, мәктәп-мәдрәсәләр, төрле тәрбия үзәкләрендә аларга көндәш булырдай ирләр юк.
– Хатын-кызлар арасында сәясәтчеләр дә, җитәкчеләр дә күп. Хатын-кызның карьера ясавына сез ничек карыйсыз? Пәйгамбәребез заманында андый актив хатын-кызлар булганмы?
– Әлбәттә, Пәйгамбәр вакытында бик акыллы, бик көчле хатыннар булган. Пәйгамбәребезнең Хәдичәсе генә ни тора! Горурланырдай балаларын да тапкан, Пәйгамбәрнең иң зур иганәчесе булган, иң катлаулы вакытларда акыллы киңәшен дә биргән, каерылган канатын да төзәтеп, янә очырып җибәргән. Әмма, акыллы киңәшче булам, дин эшләрендә иганәче булам дип, Аллаһы биргән хатын-кыз табигатен, зирәклеген, итагатен югалтмаган.
– Пәйгамбәребезнең хатынын мисал итеп китердегез, дин күзлегеннән караганда, иң яхшы хатын ул нинди?
– Пәйгамбәребез: «Иң яхшы хатын шул, аңа ире карагач сөенә», – дигән. Шуңа күрә, хатын-кыз үзенең төс-кыяфәте белән дә, тәмле табыны белән дә, үз-үзен тотышы белән ирен сөендерергә тырышса, иң яхшы хатыннардан булыр, инша Аллаһ.
Ир хакы
– Бүгенге көндә күпләр хатын-кызның хокуклары ислам динендә күпкә кимрәк дип уйлый. Имештер, иренең рөхсәтеннән башка урамга да чыга алмый. Аерылышкан очракта, бала ирдә кала. Хатынның рөхсәтен сорамыйча гына икенче хатын ала ала. Мирас бүлгәндә, ир балага аның – ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше генә тиеш булуны да мисал итеп китерәләр. Ислам динендә хатын-кызларның нинди хокуклары бар?
– Бу сораулар мәсьәләне ахырына кадәр өйрәнеп бетермәгәннән килә. Ислам динендә хатын-кызның хакларын аңлату өчен интервью гына җитми, аерым мәкаләләр, хәтта фәнни хезмәтләр язу кирәк. Ир хатынының иминлеге өчен җаваплы, шуңа күрә хатыны каядыр юл тотканда, иренең рөхсәтен ала. Әмма, ирдән гомуми рөхсәт булганда, аңа көндәлек чыгып керүләрен сорап тору таләп ителми. Мәсәлән, көн саен эшенә барып кайтуын, кибеткә азык-төлек алырга чыгып керүенә гомуми рөхсәт тә җитә. Гаилә таркалган очракта, кечкенә балаларга ананың хакы күбрәк, үсә төшкәч, балалар үзләре сайларга мөмкиннәр. Әмма хатын-кыз икенче иргә кияүгә чыкканда, балаларга аталары хаклырак була. Чөнки хатын-кызга яңа иренә итагатьле булуы беренче чиратта тора. Исламда икенче хатын алуның Аллаһы куйган шартлары да шактый. Алар хакында күп язарга була. Әмма бер хатын да иренә икенче хатын алырга рөхсәт бирми. Мирас бүлүгә килгәндә, Аллаһы Тәгалә бер яктан ир затына мирасны ике өлеш бирергә кушса, икенче яктан, гаиләнең 100 процент чыгымнарын хатынга түгел, ир өстенә йөкләгән.
– Ирнең хатыны алдындагы бурычлары турында да әйтеп китегез әле.
– Пәйгамбәребез: «Ир – гаиләсенең көтүчесе, үз көтүе өчен җавап бирә», – дигән. Авылда көтү көткән кеше белә: көтү таралса да, бүре килеп сарыкларны буса да, сыерлар качса да, көне буе йөреп ризык тапмый ач кайтса да, кирәкмәгәнен ашап агуланса да, кем гаепле? Көтүче гаепле. Гаиләнең матди хәле дә, иманы, тәрбиясе өчен дә беренче чиратта ир җавап бирә. Гаилә нинди шартларда яши, нәрсә кия, нәрсә ашый – болар барысы иң элек ир кайгысы булып тора. Пәйгамбәребез: «Ир кешегә үз кул астында булучыларны кайгыртмыйча һәлак итү гөнаһ буларак җитә», – дигән.
– Яшерен-батырын түгел, хатыннарын кыерсытып яшәүче ирләр дә бар, мондый очракта ул нишләргә тиеш?
– Гадәттә, ислам җәмгыятендә хакы кысырыкланган хатын казыйга мөрәҗәгать итә ала. Ирнең гаделсезлеге расланган сурәттә, аңа нәсыйхәт кылына, төзәлмәсә, хатыны талак та сорый ала. Еш кына хатын-кызның ир туганнары аның хакын яклап сүз әйтә, кирәксә, золымлык кылучы иргә катырак итеп шартлар да куя ала.
– Хатын-кыз кайсы очракта ирен тыңламаска хокуклы?
– Аллаһыга гөнаһ булган эштә мәхлукка итагать кылу юк. Әгәр ир хатыныннан яман эшләр таләп итсә, золымлыкка этәрсә, андый эшләрдә буйсыну дөрес түгел.
– Хатын-кыз җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартса, гөнаһлы була, имеш. Бу чынлап та шулаймы?
– Никах, гаилә тормышының олуг бер максаты – ирнең дә, хатын-кызның да җенси шәһвәтләрен канәгатьләндерә алулары. Бу ир өчен дә, хатын-кыз өчен дә изге бурыч булып тора. Еш кына гаиләләрдә низаглар шушы урында килеп чыга. Кайбер гаиләләрдә хатынының ире белән җенси мөнәсәбәт кылу теләге булмаса, ире сулга бара да нәфесен туйдырып, йомшак куян булып кайтып ята. Ә мөселман ире зина кылып йөри алмый. Нәтиҗәдә йә гаиләдә еш кына тавыш чыга, йә ире икенче хатын алу мәсьәләсен уйларга керешә. Ир, кәефем юк, дип кенә эшкә йөрмичә, акча алып кайтмыйча өендә ята аламы? Әлбәттә, юк. Өйләндең икән, гаиләңне кара. Шуның кебек, хатын-кыз кияүгә чыккан икән, кызып-пешеп кайткан иренә: «Минем кәефем юк әле бүген», – дип, артын куеп ята алмый. Шулай да җенси мөнәсәбәт мәсьәләләре бер-береңне хәдис-аятьләр белән куркытуга кайтып калырга тиеш түгел. Гаиләдә бер-береңне ярату, бер-береңә ошарга, ярарга тырышу кирәк. Ятакта хатыннарыннан риза булмаучы кайбер ирләргә мин: «Соңгы тапкыр хатыныңа кайчан чәчәк бүләк иткән идең?» – дип сорыйм. Алар яки ун ел элек никахлашкан көнне, яки өч ел элек бала тапкач, диләр. Хатыныңның синең белән йокларга теләге булсын өчен, ир дә тырышырга тиеш. Пәйгамбәребез вакытында ирләр төн җитәрәк бизәнеп-ясанып, хатыннары янына ашыга торган булганнар.
Гаилә тормышы – бурыч ул
– Ни өчен Пәйгамбәребез: «Әгәр дә миңа берәр кешегә сәҗдә кылырга кушарга туры килсә, мин хатын-кызларга ирләренә сәҗдә кылдырыр идем», – дигән?
– Бу ир хакының никадәр олуг икәнен күрсәтә. Чөнки шәригать ир өстенә чыннан да бик күп вазифалар йөкләгән. Ул вазифаларын үтәргә тырышкан ирләр хактан да хөрмәткә лаек булган.
– Ирләр үзләренең хатыннарыннан разый булсалар, бу аларның җәннәткә эләгүенә сәбәп була. Әгәр дә берәр хатын-кыз ире аннан разый булмаган хәлдә үлеп китсә, Аллаһ сакласын, ул хатын-кыз җәһәннәмдә җәзаланачак. Кайбер мөселман ирләрнең хатыннарына мөнәсәбәтләре менә шул манипуляциягә корыла. Имештер, менә шундый хәдисләр бар. Бу хатын-кызны куркыту өчен китерелә һәм аңа сайлау хокукы бирелми дигән сүз түгелме соң?
– Сайлау хокукы иргә дә, хатынга да никахка кадәр бирелә. Гаилә тормышына алындыңмы, хәзер бурычыңны үтә инде. Әлбәттә, күп хәдисләр хатын-кызларны ирләрен ризалаштырырга өнди. Әмма гаиләсен рәнҗетеп үлгән ир дә уттан котыла алырмы икән? Андый хәдисләрне бер якка гына куллану бер капкага уйнаган футбол кебек була. Ислам исә гаделлеккә чакыра. Бар шартларын да үтәргә кодрәте җиткән кайбер ирләргә икенче хатын алу да рәхсәт ителсә, кайбер ирләргә бер хатынны биреп әрәм итү дә гөнаһ була.
– Психологлар, хатын-кыз өчен беренче урында бала түгел, ир, ди. Дин буенча ул ничек?
– Шәригать буенча, һәр ир өчен беренче чиратта ана хакы, кияүгә чыккан хатын өчен ир хакы тора. Бала көйлисем бар дип, ирне икенче урынга куярга ярамый.
– Ни өчен дини кызлар арасында да кияүгә чыкмаган яки аерылышкан кызлар күп?
– Мөселман өммәте җәмгыятьнең бүгенге авыруларыннан имин була алмый. Кайбер кызлар ал җилкәнле шаһзадәләрне көтеп, 30 яшьләре тулганын да аңламыйча калалар. Аннан терсәкне тешләп булмый. Ә кайберләренең бала табасылары, ир көйлиселәре килми. Кызганыч, аерылу очраклары да аз түгел. Бер яки ике баласы белән иреннән аерылган хатыннарны егетләрнең дә бик аласылары килми. Бөтенесенә кызлар һәм арбасызлар кирәк. Икенчегә алып, тәрбия кылырга теләк белдерүче кайбер ирләр пәйда булса да, беренчеләренең яхшы ирләре белән бүлешәселәре килми.
Комментарийлар