16+

Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнап, тешләрен коеп бетергән

Кыз, кыйналганнан соң үзен видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырган иде.

Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнап, тешләрен коеп бетергән

Кыз, кыйналганнан соң үзен видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырган иде.

“Җәмәгать, менә әтине әйбәт кеше, дисез сез. Бүген юбилейдан кайткач, шушындый кыяфәт ясады. Авызымны ача алмыйм. 23 яшьлек кызның тешләрен коеп бетерде.

Әни өйдә калды, белмим, нишлидер. Мине кыйный да кыйный. Үзенең эчкәнен белми, кыйный да кыйный. Әнинең хәлен белеп китегез. Мин фатирыма киттем. Әмма квартирада озак тора алмаячакмын. Менә шушы баянист — Альберт Заһидуллин мине менә шушы кыяфәткә калдырды, кыйнады.

Инде мин өченче группа инвалид. Дус кызымның никахына барасы идем. Менә шушындый кыяфәткә тап булдым, чөнки миңа юбилейга барырга ярамады. Әни үләчәк инде ул, үләчәк», — ди җырчы кыз һәм ярдәмгә чакыра.

Җырчының сөйләвеннән аңлашылганча, низаг Сөмбелнең әтисеннән 1 мең сум акча соравы нәтиҗәсендә чыккан.

 

Фото: социаль челтәрдәге видеодан алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уф туйдырдыгыз?

    Мөһим

    loading