16+

Җырчылар да үзмәшгульлекне сайлый

Бүген республикада 30 меңнән артык кеше үз­мәшгуль булып теркәлгән. Алар арасында җырчы Алинә Шәрибҗанова да бар. Ишеткән булсагыз, быелдан Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү, Татарстан, Калуга һәм Мәскәү өлкәсендә – тәҗрибә рәвешендә, профессиональ керемгә салым режимы кертелде.

Җырчылар да үзмәшгульлекне сайлый

Бүген республикада 30 меңнән артык кеше үз­мәшгуль булып теркәлгән. Алар арасында җырчы Алинә Шәрибҗанова да бар. Ишеткән булсагыз, быелдан Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү, Татарстан, Калуга һәм Мәскәү өлкәсендә – тәҗрибә рәвешендә, профессиональ керемгә салым режимы кертелде.

Рәсми рәвештә теркәлгән үзмәшгульлеләргә салым ставкасы керемнең 4 проценты булса, оешмалар өчен ул 6 процент тәшкил итә. Үзмәшгуль булып теркәлү өчен аның еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаска һәм ялланган хезмәткәрләре булмаска тиеш.

– Ярты ел элек мин дә үзмәшгульләр сафына бастым. Җырчы буларак, бюджет оешмалары һәм Мәдәният министрлыгы белән эшлим. Алар гонорарны банк карточкасына сала. Телефонымда «Минем салым» мобиль кушымтасын булдырдым. Кушымта бик җайлы эшли, өйдән чыгып йөрисе дә юк. Салым суммасын исәпләргә кирәк түгел, кушымта моны автомат рәвештә эшли, – ди Алинә Шәрибҗанова.

Алинәнең әйтүенчә, җырчылар арасында үзмәшгуль булып теркәлүчеләр бер ул гына түгел икән инде.

Белгәнегезчә, профессиональ керемгә салым режимына күчүчеләр контроль-касса техникасын кулланмый, сатып алучылар яки аларның хезмәтләреннән кулланучылар барлык исәп-хисаплар, касса чегын формалаштыру һәм аны сатып алучыга җибәрүне дә кертеп, турыдан-туры «Минем салым» мобиль кушымтасында гамәлгә ашырыла.

Махсус салым режимының өстенлекләре – үз эшчәнлегеңне легальләштергәч, контрольдә тота торган органнар тикшерүләреннән азат буласың, банклардан кредит алу мөмкинлеге, эре компания­ләр белән хезмәттәшлек итү. Пенсия иминияте фондына мәҗбүри кертемнәр юк, бары тик ирекле рәвештә генә.

«Үзмәшгульлеләргә яр­дәм күрсәтү үзәге» махсус сайт та (www.tvoedelo.pro) ­ачкан. Анда үзмәшгуль булып ничек теркәлергә кирәклеге ту­рында тулы мәгълүмат бар. Шунда ук үзеңне кызыксындырган сорауларны бирә аласың.  
Дилбәр Гарифуллина

Казанда 8753 кеше үзмәшгуль статусын алган. Чаллыда – 2631, Түбән Кама районында – 1165, Әлмәттә – 1111, Яшел Үзәндә 1097 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Үзмәшгульләрнең күбесе таксида эшли. Икенче һәм өченче урында – торакны арендага бирүчеләр һәм консультация үткәрүчеләр. Моннан тыш аларның күбесен репетитор, программалаштыручы, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнүчеләр тәшкил итә.

Үзмәшгуль булып теркәлү ысуллары
1
Минем салым «түләү­сез мобиль кушымта»

2
Россия салым хез­мәте сайтында «профессиональ керемгә салым» салым түләүченең шәхси кабинеты

3
Вәкаләтле банк­лар
Салым ставкасы физик затларга – 4, оешмаларга 6 процент күләмендә билгеләнде.
10 ел дәвамында салым ставкалары артмаячак.
Салым хезмәте бе­лән аралашу мобиль ку­шымтада бара, контроль-касса аппаратлары, хисап тапшырулар кирәкми, тикшерүләр булмаячак.

 

Фото: tatar-inform.tatar


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading