16+

Җырчылар укытучыларын хәтерлиме?

Укытучы һәм әни. Мәктәпкә тәүге тапкыр барган бала өчен бу ике кеше бер җанга әверелә. Чөнки көннең күп вакытын бала мәктәптә уздыра. Мәктәпне тәмамлап, зур юлга баскач та, укытучылар укучыларын онытмый, алар тормышын читтән булса да күзәтә, кызыксына. Ә укучылары аларны хәтерлиме икән? Татар шоу-бизнес вәкилләре укытучылары белән булган хатирәләрен «Шәһри Казан»га да сөйләде. 

Җырчылар укытучыларын хәтерлиме?

Укытучы һәм әни. Мәктәпкә тәүге тапкыр барган бала өчен бу ике кеше бер җанга әверелә. Чөнки көннең күп вакытын бала мәктәптә уздыра. Мәктәпне тәмамлап, зур юлга баскач та, укытучылар укучыларын онытмый, алар тормышын читтән булса да күзәтә, кызыксына. Ә укучылары аларны хәтерлиме икән? Татар шоу-бизнес вәкилләре укытучылары белән булган хатирәләрен «Шәһри Казан»га да сөйләде. 

Тумышы белән Сарман районы Саклаубаш авылыннан булган Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина укытучыларын, мәктәпне бары җылы хатирәләр белән генә искә ала. 
– Миңа җиде яшь тулырга берничә көн калган иде (Гөлдания Хәйруллина 4 сентябрьдә дөньяга килгән. — Л.М.). Минем кебек тагын бер кыз бар. Беренче сыйныфка аны яисә мине алу соравы туды. Мәктәпкә баргач, безгә физкультура дәресе үткәрделәр. Ул дәрес миңа бик ошады һәм мин барам мәктәпкә, барам, дип шулай укырга киттем. Безнең укытучыбыз Галия апа бик җылы кабул итте. Берничә ел элек очрашу үткәргән идек. Андый очрашулар берничә булды инде. Без барлык укучыларыбызны шунда чакырып, кунак иткән идек, – ди җырчы.
Галия апаның алдан күрү сәләте дә булган икән әле. 
– Мәктәптә элек «Кем булырга телисең?» дигән темага анкета тутырттыралар иде. Мин шунда яза алмыйча утырам. Галия апа: «Көзге янында бөтерелергә яратам, җырчы булам дип яз», – ди. Мин әле анда җырчы булу турында уйламаган да идем, – дип искә ала Гөлдания ханым укытучысын. 

Тукай районы, Биклән авы­лы егете Ленар Сәйфиев мәктәптә бик шук малай булган. Укытучысыннан еш кына эләккәләгән дә үзенә. 
– Башлангычтан соң югарырак сыйныфка күчкәч, укытучыбыз Тәнзилә апа булды. Авылга кайтканда мәктәпне, футбол уйнаган урыннарда хатирәләр яңара. Тәнзилә апа бик усал, таләпчән, җитез иде. Без кызлар белән дә шаяра идек, алар үпкәләп, әләкләгәннәрдер дә, күрәсең. Ул әле безгә татар теле һәм әдәбияты укытты. Шуклыкларыбыз өчен кайчагында дәрестә «батыра» да иде. Без бик актив булдык, барлык чараларда катнашып йөрдек. Шундый бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә урыннар алсак, күңеле йомшара иде үзенең. Хәзер инде ул мәрхүмә, урыны оҗмахта булсын! – диде Ленар Сәйфиев. 

Үзе дә, ире Булат та һөнәре буенча укыту­чы булган Ләйсән Гимаеваны өлкән сыйныфларда әнисе укыткан. Алай гына да түгел, ул аларның сыйныф җитәкчесе булган хәтта! 
– Әти-әни гел күченеп йөргәч, мәктәпләрне дә еш алыштырырга туры килде. Әнием сыйныф җитәкчесе иде. Бу авыр булмады, әмма ул математика фәненнән кергәч, миннән күбрәк таләп итә иде. Мин бу фәнне яратып укыдым димим, чөнки күбрәк иҗатка тартылдым. Әмма тирәнтен, яхшы өйрәнергә туры килде.
Җырчы фикеренчә, хәзер уку-укыту системасында эшләү кыенрак.
– Укытучыларга да, балаларга да, без укыган чор белән чагыштырганда, кыенрак. Укытучыларга да таләпләр зуррак. Элек кәгазь эше күп иде. Әни эштән кайткач, төне буе шуларны эшләп утыра иде. Хәзер укытучылардан кәгазь эшен дә таләп итәләр, компьютерга да барысын да кертергә кирәк. Балалар белән эшләү дә җиңел түгел. Хәзер балаларның укытучыларга мөнәсәбәте дә төрлерәк. Моннан ун ел чамасы элек укытучының дәрәҗәсе бөтенләй төшеп беткән иде диярлек. Хәзер исә бераз күтәрелә башлады, –ди җырчы. 
Әйткәнемчә, Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов белемнәре буенча укытучылар. Булат берничә ел мәктәптә эшләсә, Ләйсән диплом алганчы ук мәктәптә белем бирмәскә карар кылган булган. 
– Ике әбием дә, каенанам да укытучы. Бу һөнәрнең нинди авыр икәнен беләм. Укып бетергәч тә, җырчы карьерасын башладым. Практикага йөргәндә дә, дүрт-биш дәрес биргәннән соң, башым авыртып чыга иде. Шуннан мин, мәктәпкә аягымны да атламыйм, дидем һәм бу юлны сайламадым, – диде Ләйсән. 

Җырчы һәм алып баручы Салават Миңнеханов хәзер дә укытучылары белән дә, сыйныфташлары белән дә даими аралашып тора. 
– Безнең «ват-сап»та сыйныфташларның үз төркеме бар. Шуңа да без көн саен аралашып, хәл белешеп торабыз. Сыйныфыбыз электән бик дус иде. Укытучыларыбыз белән дә гел аралашабыз. Хәзер без укыган мәктәптә башка директорлар. Әмма 1 сентябрьгә дә, Соңгы кыңгырауга да кайткалыйбыз. Мәктәп тә, укытучылар да минем тормышымда, кеше буларак формалашканда зур роль уйнады. Мин аларга бик рәхмәтле, – диде Салават. 

PS. Бәйрәмегез белән, мөгаллимнәр! Эшләрегез уң, укучыларыгыз тыңлаучан, хезмәт хакыгыз зур, сәламәтлегегез нык булсын! 

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading