16+

Йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегүчеләргә икенче тапкыр нинди вакцина кадатырга?

Бу сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким җавап бирде.

Бу сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким җавап бирде.

Йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегүчеләр, яңа коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинация узганда нинди вакцина ясатырга тиешлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким аңлатты.

“Һәр очракны да персональ карарга кирәк. Безнең йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегүчеләргә вакцина ясату да, ревакцинация дә тыелмый. Гомум кабул ителгән кагыйдәләр бар. Инфаркт, йөрәккә стент кую, шунт ясау, клапоннарга операциядән соң гына бер ай дәвамында вакцина кадатудан тыелырга кирәк. Вакциналарның төрләре буенча чикләүләр юк. Кабатлыйм, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм һәр очракны аерым карарга, аның киңәшләренә колак салырга кирәк”, - диде Зөлфия Ким. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading