16+

Йөрәк серләрен ачкан шагыйрь

Нур Сибагатуллин – Башкортстанның Дәүләкән районы, Чуенчы авылыннан. Ул – кардиохирург, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган табибы, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, 2015 елда «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты. Бүгенге көндә Әлмәтнең «Татнефть» медсанчастенда эшли. 135 фәнни хезмәт авторы, 17 уйлап табу эшенә ия.

Йөрәк серләрен ачкан шагыйрь

Нур Сибагатуллин – Башкортстанның Дәүләкән районы, Чуенчы авылыннан. Ул – кардиохирург, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган табибы, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, 2015 елда «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты. Бүгенге көндә Әлмәтнең «Татнефть» медсанчастенда эшли. 135 фәнни хезмәт авторы, 17 уйлап табу эшенә ия.

Нур Сибагатуллин – әллә ничә йөз операция ясаган, күпме кешегә гомер һәм өмет биргән кеше. Аның турында һәркем: «киң күңелле, сизгер, бик тә ярдәмчел», – ди. Ул йөрәк серләрен генә түгел, кеше күңеленең иң нечкә кылларын да тоя алырга сәләтле икән, монысы инде аның каләм тибрәтүеннәндер. Нур Сибагатуллин шигырьләр яза. Күпме кешенең йөрәген кулында тотып торган хирургның үзенең йөрәген ниләр телгәли, нәрсә борчый, нәрсә аңа дәва була? Бу сорауларга җавап – аның шигырьләрендә.


Татар булуыма горурмын

Татар булуыма горурланам,
Олуг милләт безнең татарлар.
Дөньяның бар илендә дә безне
Горур халык диеп атыйлар.
Гореф-гадәтебез саклый безне,
Күп милләтләр җирдә торса да.
Яшәү дәрте белән яна татар,
Нинди генә эшләр кылса да.
Сөю көче бетмәс татарларда,
Хөрмәтли ул ата-анасын.
Бабасының васыятен тотып,
Тәрбияли сабый баласын.
Туган итеп саклый бердәмлекне,
Яхшыэшне татар булдыра,
Сокланырлык моңын саклаган ул,
Бүген яңа җырлар тудыра.
Татар булуыма шатланамын –
Данлы булып чәчәк атыйк без.
Татар исеменәләм итеп тотып,
Киләчәккә горур атлыйк без.

***
Өмет – хирургта!

Чир таралган тәнгә,
һич бетмәслек хәлдә,
Тын алдырмый,
су да йоттырмый.
«Коткарыгыз, зинһар!» – диеп ялварта,
Әҗәл әнә бусаганы тырный.
Чирнең табигате бик әшәке –
Бер дә белми артка чигенүне.
Клапанын жимереп йөрәкнең,
Көтеп тора гомер өзелүне.
Даруларга өмет беткән инде,
Скальпель каласоңгы чарасы.
Үлеп беткән тәнне ярып кереп,
Тизрәк чирне йолкып аласы!
Хирургның вазифасы шундый –
Гомер бүләк итү кешеләргә.
Йолып калыпавыр газаплардан,
Өмет бирү тагын яшәргә.

***
Авылым язы

Авылым язы, үзгәрмисең бер дә
Ничә генә еллар үтсә дә.
Белмим, көтәсеңме икән мине?
Сиңа кайтам һәрбер языңда.
Чәчләр тарыймыни язгы сулар 
Тыныч кына агып чирәмдә.
Үлән тараган суга карап, 
Яшьлегемә кайтам тагын да.
Агач бөреләнә, кошлар сайрый, 
Умырзая чыга елмаеп.
Сөенәм авылым язын күреп,
Кабатланмый торган гүзәллек!

***
Туган авылым – Чуенчы

Иҗат дәрте янып тормас булса,
Әйтә алмасам кирәк уйларны,
Кайтам һәрчак Чуенчыма сагынып
Тәүге эзем калган юлларны.
Арыганлык басса, килсә төшенкелек,
Табибларның көче җитмәсә.
Сиңа кайтам – газиз Чуенчыма,
Хәл алырлык кодрәт син ласа!
Сусаганда, тамчысы да дәва,
Чит җирләрдә бар ла сулары.
Кабат сиңа киләм, эх, Чуенчы,
Күрергә дип чишмә буйларын.
Ата кабере икәү булмаган күк,
Икәү түгел туган авыл да.
Изге җирем – нәселемнең рухы –
Гомер буе калыр канымда.
Тормыш яратырга син өйрәттең,
Саф күңелем – синең теләгең.
Халкым өчен кылган хезмәтләрне
Бурыч итеп сиңа түләрмен.
Уйларымның үткәне дә монда.
Ерак сәфәремә ул юлчы.
Очкан инде димә нигезләрдән,
Канатларым синдә, Чуенчы,
Язмышларым синдә, Чуенчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жанна утеп керерлек ягымлы шигырьлэр

    Мөһим

    loading