16+

«Ыштыр элү» – хыянәтме?

Армия сафларына алыныр алдыннан әти колагыма киртләп куйды: «Ыштырыңны юньләп, ашыкмыйча, җөйсез итеп чолгарга өйрән!.. Берәр тревогага күтәрә калсалар, ерак арага марш-бросок булса, аяк бармакларыңны кырылу-ышкылудан сакларга кирәк булачак...»

Армия сафларына алыныр алдыннан әти колагыма киртләп куйды: «Ыштырыңны юньләп, ашыкмыйча, җөйсез итеп чолгарга өйрән!.. Берәр тревогага күтәрә калсалар, ерак арага марш-бросок булса, аяк бармакларыңны кырылу-ышкылудан сакларга кирәк булачак...»

Сугышның башыннан алып ахырына кадәр солдат итеген шыгырдаткан, Ленинград блокадасын җилкәсендә татыган әти кешенең үгет-нәсыйхәтләрен, билгеле ки, истә тотарга тырыштым. Ерак Көнчыгыштагы погранзаставага килеп төшүгә үк, Татарстаннан чакырылган бер төркем солдатка әти гозерен тәсфилләп әйттем. Чөнки бер яктан сукаланган полоса, икенче яктан Уссури елгасы буйлап күзәтергә чыкканда, бер фланг буенча 20-25 километр юл үтәргә туры килгәли иде бит. Ә 18 метрлы күзәтү вышкасында кизү торганда, күңелдән үзеңне чын чик сакчысы итеп хис итү белән бергә, туган авылыңны, сөйгән кызыңны искә төшерергә дә вакыт кала. Ягъни сигез сәгать буена күк белән җир арасында «эленеп» торганлыктан, бар булган фантазияңә кереп чумасың. Шулай бер тапкыр вышкага менгәч, аяк чолгауларын салып җилләтергә уйладым да вышка тимеренә элеп куйдым. Чолгау да якты кояшкай белән танышсын, дуслашсын, янәсе...

Иң кызыгы заставага кайтып, ял итәргә җыенган вакытта башланды да инде. Прапорщик «ду» килеп бүлмәсенә чакырып алды да туган илгә карата хыянәт – «ыштыр элү» турында тулырак итеп аңлатма язарга кушты. Мин исә ничек булса шулай яздым һәм ахырына: «Аяк чолгавын җилләтеп алу антисанитария нормаларын бозмый», – дип тә өстәп куйдым. Әмма миңа барыбер өч наряд чәпәделәр, кухняда бәрәңге һәм суган чистарту бурычын йөкләделәр.

Баксаң, эш башка нәрсәдә булган икән. Ике ел алдан хезмәт итеп киткән Екатеринбург егете Эдуард Уссуриның икенче ягында урнашкан кытай авылы кызы Кина белән дуслашкан булган. Кызга хезмәткә керешкәнлеген җиткерү өчен, вышкага чыгу белән, аяк чолгауларын салып элә торган бу. Икенче ярдан шартлы сигналны алу белән, кыз да байдаркасы белән сөйгәне янына ашыккан. Ә сакчы егет бу мәлдә һәрвакыт, зурдан тышка чыгу хәйләсе белән вышкадан төшеп, куаклар арасында ярты сәгатьләп югалып торган. Баштарак, очрашканда, алдан хәстәрләп куелган солдат тушенкасын Эдуард кыстыргаласа, кызы хәнҗә (кытайча шәраб) алып чыгып канәгатьләнә, ахырдан, кем әйтмешли, эш хутка – койрык сыртка киткәч, бу вакытта вышкада калып торган иптәшенә 100 грамм да салып биргәч, ике ил адәмнәре арасында мәхәббәт тойгылары барлыкка килә. Сөю-сәгадәт тә дипломатик кануннарга буйсынмый башлый... Шулай вакыт үтә тора һәм егеткә сөекле каласына кире кайту вакыты җитә. Ә кысык күзле, шоколад тәнле җанкисәккә үз провинциясендә калу мәслихәткә әйләнә. Кыскасы, бәби тугач, Чик буе үзара сөйләшү үзәге аша, фоторәсем белән юллап, «мәхәббәт сандугачын» эзләп табалар... Бу очрак заставада гафу итмәслек очрак булып теркәлә, офицерлар, үз вазифаларына салкын караганнары өчен, катгый дисциплинар кисәтү алалар.

...Туган илне саклау вазифасын үтәп кайтуга ук, билгеле, ыштыр урарга дөрес киңәш биргән әтигә зур хәрби рәхмәтемне җиткерергә ашыктым. Хезмәттә булган очракка күз йомдым, ә менә аяк чолгавын урау бер проблема булып калуын яшермәдем. «Ил базары тулы оек череп ята, ә Ватан сакчылары ярты метр чүпрәк урап интегә» дигән уемда калдым.

Рафис Заһидуллин, Алабуга

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оекка караганда портянка(сезненчэ ыштыр ) кун итек эченнэн бик ипле бит.Аннары юаргада ипле,тиз кибэ,озакка чыдый.Э оек бер-ике киюдэ тишелэ бит ул.

    Мөһим

    loading