16+

Югалган кеше турында полиция үзе хәбәр итәчәк

«Полиция турында»гы канунга үзгәрешләр кертергә җыеналар: югалган кеше турында мәгълүматны полиция хезмәткәрләре үзләре якыннарына шалтыратып хәбәр итәчәк. 

Югалган кеше турында полиция үзе хәбәр итәчәк

«Полиция турында»гы канунга үзгәрешләр кертергә җыеналар: югалган кеше турында мәгълүматны полиция хезмәткәрләре үзләре якыннарына шалтыратып хәбәр итәчәк. 

Югалган якынын табу өчен, кеше барысын да эшләргә тырыша, кечкенә генә мәгълүмат та өмет чаткысы бирә. Күпләр, полициягә шалтыраткач, юньләп җавап бирмиләр, дип зарлана иде. Яңа канун нигезендә, полиция хезмәткәрләре үзләре гаилә белән элемтәгә керәчәк, югалган кеше турында бар мәгълүматны да җиткереп барачак.
 
Халык арасында, кешене югалганнан соң өч көн узмыйча полиция эзләми, дигән ышану бар. Әмма полиция хезмәткәрләре үзләре моны дөрес түгел, ди. Кешенең югалу вакытына, теркәлү урынына карамастан, эзләү эшләрен башлыйлар. Дөрес, күп вакытта кеше юкка хафаланган булып чыга, полициянең «бәлки кайтыр, көтеп карыйк, дуслары янындадыр, куркытырга гына теләгәндер» кебек фаразлары чынлап та тормышка аша. Шул ук вакытта кай­чакта кадерле минутлар югала. Яңа канун кабул ителгән очракта, кинәт, сәбәпсез югалган кешеләрне, туганнары белән озак вакыт элемтәгә чыкмаучыларны шунда ук эзли башлаячаклар. 24 сәгать эчендә полиция хезмәткәрләре югалган кеше турында туганнарына мәгълүмат та бирергә бурычлы. Әйтик, әгәр дә кеше хастаханәдә икән, бу хакта хәбәр итәчәкләр. 

Берәр җинаять эшенә катнашы булып, хокук сакчылары кулына эләккән икән, бу турыда да туганнары беләчәк. Югалган кешенең дә хокукларын кайгыртачаклар. Аның юридик ярдәмгә, тәрҗемәчегә, үзенә каршы мәгълүмат бирмәскә, үзен тоткарлаулары турында туганнарына хәбәр итәргә хакы бар. Сүз уңаеннан, тоткарланган кеше хәзер иң якын туганнарына гына түгел, таныш­ларына да, әйтик, «гражданский» хатынына да шалтырата алачак. Дәүләт Думасында бу канунны хуплаганнар. Кабул ителәсен көтәргә генә кала. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading