16+

Югалган кыз табылган: «Әби, мин дус кызым белән бик каты кычкырыштым. Өйгә кайтырга куркам, гафу ит!»

Атна башында социаль челтәрләрдә Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче 13 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр таралды. Әлеге кыз "Татар радиосы" алып баручысы, ди-джей Рамил Шәрәфиевның туганы (племянницасы) булып чыкты.

Атна башында социаль челтәрләрдә Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче 13 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр таралды. Әлеге кыз "Татар радиосы" алып баручысы, ди-джей Рамил Шәрәфиевның туганы (племянницасы) булып чыкты.

Бер тәүлектән соң Рамил шулай ук Инстаграм битенә Илүзәнең табылуы турындагы хәбәрне дә элде.  

- Дуслар, Илүзә табылды. Ул исән, әлегә бернинди дә мәгълүмат юк, кайда булган, ничек тапканнар. Кайткач, белешергә вәгъдә итәм. Барыгызга да зур рәхмәт, Аллаһ кайгылар китермәсен!" - дип язган иде Рамил.

Рамил белән без дә элемтәгә чыктык. Ләкин безгә дә ул шушы ук сүзләрне әйтте. “Әлегә мин Италияда. Кайтып, мәгълүмат булу  белән үк хәбәр итәрмен”, - диде.

Һәм менә ул барысын да аңлатып бирде. Аннан аңлашылганча, Илүзә әбисе белән яшәгән.
 
- Илүзә 16 июль көнне көндәгечә, әбисеннән сорап кич чыгып керә. Сәгать 9 лар киткәч кайта, ләкин берничә сәгатьтән тәрәзә аша чыгып, өйдән кача. Ә әбисенә: “Әби, мин дус кызым белән бик каты кычкырыштым. Өйгә кайтырга куркам, гафу ит”, - дип смс юллаган.

Бу хәбәрне алу белән үк әбисе Илүзәгә шалтырата, тик кызның телефоны сүнгән була. Шуннан соң бар халык аякка баса: туганнар, авылдашлар, полиция һәм башкалар. Авыл тирәсен эзләү, номер аша урынын билгеләү уңай нәтиҗә бирми. Ә бу вакытта Илүзә югалганга бер тәүлек вакыт уза. 18 июль көнне елап үксеп беткән әнием янына укытучы апа килә. Сөйләшеп утыргач, әнием район үзәгенә китә. Ә бу апа нидер сизгән кебек печәнлеккә менә һәм анда Илүзәне күрә. Кызны шунда ук алып төшәләр, ашаталар, тынычландыралар. Һәм кичкә кадәр полициядә сорау алалар.

Өендә конфликт булган, кызга кычкырганнар, тәртипсез бала, дигән хәбәрләр таратучылар бар. Бу дөреслеккә туры килми. Илүзә Яңа Кенәр мәктәбендә “4” һәм “5” билгеләренә укый. Әбисе белән беркайчан да сүзгә килми. Әйткәнне тыңлый, тыйнак бала.

Үзе бу адымын юньләп аңлата алмый. Психолог моны әлеге яшьтә иң еш күзәтелә торган күренеш ди. Үзем игътибар җитмәү дип уйлыйм. Матди яктан түгел, рухи яктан терәк булырга кирәк. Телефон алып бирү, акча белән тәэмин итү, сораганны  алу гына игътибар була алмый. Бала белән күбрәк сөйләшергә, серләшергә, тыңларга, киңәш бирергә, кыскасы, чын мәгънәсендә дус булырга кирәк, - ди Рамил.  

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading