16+

Юксыну

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бик яшьли якты дөнья белән хушлаша. Моны шигырьләрендә дә чагылдырып калырга өлгерә. 1913 елда язган «Кыйтга» шигырендә дә: «...Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», –дип язып калдырган.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бик яшьли якты дөнья белән хушлаша. Моны шигырьләрендә дә чагылдырып калырга өлгерә. 1913 елда язган «Кыйтга» шигырендә дә: «...Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», –дип язып калдырган.


Шагыйрь йөрәге әрнү белән тулы. Ул максатына ирешә алмаудан, якты хыялларының тормышка ашмавыннан өзгәләнә. 
Шөкер, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, шундый якты уйлар белән, бөек шагыйрь эшен дәвам итеп яшәүче милләттәшләребез була торды. Әтием ягыннан туганым булган, узган ел гына 72 яшендә арабыздан вакытсыз китеп барган шагыйрь Илдус Гыйләҗев әнә шундыйларның берсе иде.
Соңгы китабын – «Ихлас тойгылар»ны (2016) узган елның гыйнварында бүләк иткән иде. Тышлыкның эчке ягына болай дип язып куйган: «Әби-бабайлардан килгән исем-фамилиягә тугры булып яшәүче Хәким Гыйләҗевкә Илдус Гыйләҗевтән ихтирам белән». 2017 елның җәендә Ханты-Манси автономияле өлкәсеннән кунакка кайткан бертуган энем Мирсәлимгә дә эләкте бу бүләк. Аны тапшырганда: «Безнең фамилияне йөртүче туганнар Татарстанда бетә барса да, илебез киңлекләрендә бар бит әле», – дип горурлануын сиздерде һәм аны күптән түгел Россиянең атказанган төзүчесе исеме бирелү белән котлады. Нәшриятка чираттагы шигырьләр китабын әзерләп бирергә дә өлгерде, ул 2019 ел планына кертелгән иде.

Җыйнак-җыйнак кына булсалар да, шигырьләре күп мәгънәгә ия. Аларны Илдус абый инде арабыздан киткәч кабат-кабат укып уйланам. Әйтерсең бөтен күңел байлыгын шигырьләренә күчереп барган. Аның сизгер күңеле кәгазь битләренә бигрәкләр дә тәңгәллек белән теркәлгән. 
Берничә ел элек Илдус абыйның җәмәгате Рәйсә апа бакыйлыкка күчкән иде. Менә шуны җайлап кына искә төшерә ул. Ә шигырьнең башланып китүе чын тормышны чагылдыра – шагыйрь дә шул ук гади кеше, ул да кешеләргә хас тискәре гадәтләр чолганышында яшәде.

Бервакытта да сәламәтлегеннән зарланмады, әмма пенсияне юкка гына билгеләмиләр инде, олыгаю үзен сиздерә, дия торган иде. Күрешкән вакытларда гомер озынлыгы турында да сүз чыккалый иде. Хушлашырга иртәрәк дип уйласак та, күңел сизгер була икән: аның соңгы елларда язылган шигырьләрендә бу тема әледән-әле баш калкытып тора.
Яшәү-үлем мәсьәләсен артык фаҗигагә әйләндерми генә, моңа фәлсәфи күзлектән карап, чынлап шаярту сүзләре куллана, тешем кысып түздем, дип зарланмый.

2017 елны Илдус абыйның дөньядан китәренә ярты елдан да кимрәк вакыт калган булган, аның турында, күңел сизенгәндәй, болай дип язып куярга өлгергәнмен: «Ике дистәләп китап авторы, шушы авылның бердәнбер профессиональ шагыйренең балачагы үткән иске йорт мәдәният йортыннан 100 генә атлам ераклыкта урнашкан. Шул урында артык чыгымнар тотмыйча гына, авыл китапханәсенең филиалы (икенче бинасы) рәвешендә, яше 70тән үткән әдипнең үзе исән чагында ник музей-йортын булдырмаска?»

Мин ул көннәрдә Казан хастаханәсендә ята идем. Хисләрен бик ачып салырга ашыкмый торган Илдус абый телефон аша хәлләремне сорашты да әйтеп куйды: «Азнакай район китапханәсендә әдипләр белән очрашу узды, мәкаләңне укыганнар, язучылар идарәсе рәисе Данил Салихов та синең әйткән фикерләреңне кузгатып алды», – диде. Бу инде язылганнарны хуплау иде. Мәкаләдә авылдашым буларак, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Шәрәфиев белән горурлану сүзләре дә бар иде. Яңадан күрешкәч, Илдус абыйны аеруча шунысы куандырганы мәгълүм булды: «Бер җыеласы иде авылдашлар белән», – диде ул. Узган елның 23 февралендә туган авылыбыз Урсайда районның «Кышкы сабан туе» үткәрелде, анда өлкән яшьтәге композитор Казаннан кайта алмады. Бәйрәмне авыл зурлап үткәрде, мәдәният йортына күренекле авылдашларның портретлары да эленгән иде. Ә инде җәйге авыл бәйрәменә композитор Әнвәр ага кунакка кайтканда, шагыйрь Илдус абый бакыйлыкка күчкән иде. Мин аңа Илдус абыйның төсе булган, 2016 елның язында Туйкәдәге бакчасыннан үз кулы белән казып алып биргән, Урсайдагы бакчамда матур булып яңарган дүләнә (халык арасында – камыр, камырлык, боярышник) агачын гына күрсәтә алдым.

Шигырьләр белән дә тормыш юлының бөтен сикәлтәләрен тасвирлап була икән. Зарлану гадәте бөтенләй юк иде аның. Үз проблемалары белән кеше бимазалау аңа бөтенләй ят нәрсә иде. Тискәре тойгыларны башкалар күңеленә күчереп, кешенең җан тынычлыгын бозудан да бик саклана иде ул. Килгән кайгы-хәсрәтне эчкә йота белергә кирәк, дия иде. Аннан авыл халкы арасында Илдус абыйның әтисе турында элегрәк шундый афоризм йөри иде: Сабир абзый сабыр булырга кушкан! Урсай авылында һәм Тымытык районында җитәкче вазифаларда эшләгән сугыш ветераны Сабир ага Гыйләҗевнең холык-фигыле, сабырлыгы һәм кешеләр белән эшләүдә әйдәман сыйфатлары Илдус абыйда да ачык чагылды.

Үз сәләте һәм тырышлыгы белән ирешкән бәхетле еллары күп булды аның. Әмма тормыш фаҗигаләре дә бер-бер артлы сагалап кына торды. Беренчесе – ике яшендә үк әнисеннән ятим калу булгандыр. «Серле мәгарә» китабында (1995) урын алган «Әнкәйне сагыну» шигырен 1990 елда ук яза ул. Якты дөньяга тугач та анасының күкрәк сөте белән тереклек итә башлаган адәм баласы гомере буе үзенә тормыш бүләк итүчене исеннән чыгармый. 

Әтисен дә, үги әнисе Мөшәрәфә җиңгине дә мин яхшы хәтерлим. Шөкер, бик йомшак, киң күңелле апа иде ул. Шулай булмаса, һәр җәйдә Илдус абый үзе дә, аның ишле туганнары – Кырым якларыннан офицер Мирзаһит абый, Таҗикстаннан укытучы Фәния апа, Себердән нефтьче Марс абый, Алтайдан Ардинат абый (соңрак күп еллар Әлмәт райбашкарма рәисе урынбасары) үги әни янына кайтып йөри алмаслар иде. Алар берсе дә юк инде, бары тик төпчек сеңелләре Розалия генә Азнакайда, ире Әдип белән матур, тигез тормышта яшәп ята. 60нчы елларда авылда алардагы кебек алма бакчалары бик юк иде әле, мин анда еш була идем. Хәтердән чыкмый: ул елларда Сабир абзый Мөшәрәфә апа белән парлашып, җәйге кичке көннәрдә, авылда көтүләр кайткач, сыерлар савылгач, әкрен генә урам әйләнеп кайтырга чыгалар иде. Һәр капка төбе тулы халык, олысы-кечесе шунда, халык аралаша, бер-берсеннән качып яшәми. Бай да юк, ярлы да, җитәкченең дә, колхозчының да төп байлыгы – ихатадагы бер сыер. Һәркем эшләп ашый, хәзерге кебек эшләмичә ашауга ирешү өчен мәкерле көрәш беркемнең дә башына килми. Кешеләрнең бер-берсен дус-туган күргән заманнар иде әле ул, бер-берсеннән күпсенү, көнләшүләр юк заман. Бүген безнең авылның унберьеллык урта мәктәбендә 80ләп бала укыса, ул вакытлардагы сигезьеллык мәктәптә 800 тирәсе укучы укыган еллар булган. Әнә шул мохиттә күркәм холык та, эш сөю, тормышны җигелеп тарту сыйфатлары да формалаша булачак шагыйрьдә. Кыскасы, вакытында туып, вакытсыз дөнья куя ул.
Үзенең васыяты буенча шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең җәсәде ата-бабалары җирләнгән туган авылында түгел, ә үзе хезмәт куйган һәм яшәгән Туйкә авылында җирләнде. Туган авылыбызда безнең нәселдән 1962 елгы Фазылҗан төпләнеп калды, ул – югары белемле инженер-механик, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Урсай авыл җирлеге Советы депутаты.

Илдус абый гаиләсендә җәмәгате Рәйсә апа туганының ятим калган улы Вәкил дә җил-яңгыр күрми үсте, соңрак аның бәхетсез язмышы йөрәкләрне өтте. Озакламый Илдус абыйның гына түгел, бөтен нәселебезнең олы хәсрәте булып, мәктәп тәмамлаган елны, институтка кереп кайту белән, уллары Илнур фаҗигале төстә вафат булды. Әнә шул чакта да йөрәген кан елатып, байтак шигырьләр язды ул. 

Татарстан Югары Советы депутаты булгач та, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты булгач та, ул гади булып калды. 60 яше тулгач, пенсиягә чыгып эштән китте, рәхәтләнеп иҗат итте.
Тукай премиясе биргән булсалар да, аның яралы күңеленә ул әллә ни дәва була алмас иде. Аны гадирәк әйберләр шатландырды: укытучы-остазыбыз, язучы Мәхмүт Хәсәнов премиясе белән бүләкләнгән берничә шигырь җыентыгы авторы Тәкыя апа Шәрипованың туган авылы Кара-Зиректә (Ютазы районы) укучылар белән очрашу вакытындагы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрь Дамир Гарифуллин төзеп биргән шәҗәрәне кулга алган вакыттагы шатланулары минем күз алдымда тора. Без бер-беребез белән яңа әдәби әсәрләр алмашкалап укый идек: соңгы тапкыр ул миңа – Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» романын, мин аңа Ринат Мөхәммәдиевнең «Күзачкысыз буран» романын биреп тордым. Үзе яратып аралаша торган каләмдәшләре бар иде аның. Россиянең атказанган артисты җырчы Салават Фәтхетдинов белән очрашу, аңардан ишеткән ихлас җылы сүзләр Илдус абыйның бераз булса да гомерен озайтты. Балачакта су коенып үскән Ык елгасын һәм аның балыкларын, үз умарталыгындагы бал кортларын һәм аларның балын ярата иде. Һәм, әлбәттә, оныклары чыр-чуын һәм аларның борчуын барыннан да бигрәк яратты...

«Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», дип өзгәләнгән иде узган гасыр башында Габдулла Тукай. Әлеге язмамның башын шагыйрьнең шул шигыре белән башлавым тикмәгә түгел. Илдус Гыйләҗевнең шуңа аваздаш «Нигә алай?» шигыре бер очраклылык кынамы, әллә бер гасыр үтеп тә кешелек дөньясы һаман бер урында, бер сазлыкта газапланамы – чагыштырып, нәтиҗә ясасыннар диеп, махсус язып калдырганмы ул аны? Үзеннән сорарга соң инде.
Габдулла Тукай һәм Илдус Гыйләҗевләрнең рухлары шат булсын иде: алар гомере генә җитмәгән керләнгән дөньяны пакьләү, шапшак дөньяны пөхтәлеккә тиендерү эшен дәвам итәрлек милләт уллары һәм кызлары бар бит әле бездә. Чират – аларга.

Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре рус, инглиз яки төрек телләренә дә тәрҗемә ителмәгән, алар өчен әллә ни зур премияләр дә бирелмәгән. Китаплары укып бетермәслек күп тә түгел. Әмма күңелемдә шундый бер якты өмет яши: бәлки әле аның шигырьләрен укып өлгермәгәннәрдер. Аның шигырьләре киләчәк өчен язылгандыр. Хәзер шигырь кайгысымыни соң кешедә. Килер бер көн: кешеләр интернет аша булса да, шигырь укып яши башларлар. Менә шунда шагыйрь Илдус Гыйләҗев «яңадан туар».

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай районы, Урсай авылы. 
Россия журналистлар берлеге әгъзасы.

«Туган җир» 

(И туган тел, и матур тел. 
Г. Тукай)
И туган җир, и матур җир,
Кендек каным тамган җир.
Атам-анам гомер иткән,
Бабамнардан калган җир.
Суларында коендырган,
Туендырган җайлы җир.
Иген уңган, җәнлек тулган,
Кара һәм ак майлы җир.
Татар җанлы вә иманлы
Оныкларга калыр җир.
...Бөтен гөнаһларым белән
Куенына алыр җир!

Илдус Гыйләҗев.

Рәсемдә: Шагыйрьнең балачагы. Урсай, Ык буе (1956)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X