16+

Юл буена төнге күбәләкләр алабута ашаудан чирканып чыкканмы?

Быелгы җәйдә тугандаш күршеләр – башкорт белән татарның күңелендә ризасызлык хисләре уяткан, ике арага таяк тыгуга тиң бер вакыйга шау-шу кузгаткан иде.

Быелгы җәйдә тугандаш күршеләр – башкорт белән татарның күңелендә ризасызлык хисләре уяткан, ике арага таяк тыгуга тиң бер вакыйга шау-шу кузгаткан иде.

Сәбәпчесе – Башкортстанның шактый танылган рәссамы (кызганыч, исем-фамилиясе исемнән чыккан. – Авт.). Ул тәнен сатып көн күрүче фахишәнең карикатурасын башына татар түбәтәе киертеп ясаган булган.

Җәмәгатьчелектә тискәре резонанс тудырган әлеге хәлгә Башкортстан Респуб­ликасы башлыгы Радий Хәбиров та битараф калмады. Ул, ватандашының әлеге иҗат җимеше аркасында гасырлар дәвамында яшәп килгән халыклар дуслыгы какшау ихтималы зур булуын истә тотып, рәссамга каты шелтә белдерде, аның күргәзмәсен тыйды.

Татарда «Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә» дигән канатлы гыйбарә бар. Чынбарлыкта авызыбыз кыек булганга башкорт рәссамы ни дәрәҗәдә гаепле икән соң? Казанның Восстание урамында, Көньяк трассасында җилбәзәк төнге күбәләкләрнең тән сатуы турында кайсыбызның ишеткәне йә күргәне юк? Яз башыннан шушы көнгә чак­лы М7 трассасының Коры Елгадан алып Кадыш күперенә чаклы булган өлешендә юл буенда озын ботлы, шәрә артлы, кара челтәр колготка кигән, күкрәкләрен ачып салган «путана»лар иртәдән кичкә чаклы тезелеп тора. Элек алар ерак юлларга йөк ташучы машиналарга утырып китеп, шоферларга хезмәт күрсәтә, шулар хисабына ашап-яшәп, юлда йөри торган булган икән. Ә боларының сутенерлары яңалык уйлап тапкан. Янәшәдәге посадкага кертеп куелган дистәгә якын җиңел машина мини-бордель ролен үти. Көндезге ыштансыз күбәләкләр трассадан аулап алып кергән клиентларына шуларның эчендә генә хезмәт күрсәтә.

Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә, диләр. Былтыргы җәйдә каен посадкасына гөмбәгә барган күрше карчык­лары Асия һәм Һиндия әбекәйләр боларның өстенә килеп чыккан. Намаз карчык­лары «кычыткан чыпчыклары»ның ишеге ачып куелган җиңел машинадагы мавыктыргыч мәхәббәт уенының шаһиты булган.

Әбекәйләрнең бу гайре табигый хәлгә исләре киткән.
Каен җиләгенә баргач, үзем дә гомер булмаганны, яшь каенлыкта адашып, үзебезнең машинаны куеп калдырган аланны таба алмыйча, тәмам хәлдән тайдым. Сәгать буе ары-бире сугылып аптырап йөри торгач, агачлар арасыннан көмеш төсле машина көзгесенең кояшта ялтырап торуын күреп алдым, эчемә җылы керде. «Ирем машинаны юлга якынрак итеп күчереп куйган лабаса!» – дигән уй башымнан йөгереп үтте.
Шатлана-шатлана килеп җитеп, аны-моны уйламыйча, ишеген ачыйм дисәм, машина эчендә шәрә ир белән хатын әүмәкләшеп ята. Машинаның маркасы, төсе нәкъ безнеке кебек булуы очраклы хәл, ишек тоткасына үрелгәнче, номерына күз салмавыма үзем гаепле. Әле дә ярый әзмәвердәй ир мине күреп алмады, комачаулап йөргәнем өчен, бозау башыдай йодрыгы белән маңгаема берне кундырмады...

Җил исмичә, яфрак селкенми, диләр. Башкорт рәссамы да Мәскәүдән Уфага кайтып килгәндә Казанны әйләнеп узган чакта, олы юл читендә тәнен сатып торучы чибәркәйләрне үз күзләре белән күргән булса кирәк. Сәнгать кешесенең сизгер йөрәкле, үткер күзле булуы гаҗәпмени? Чынбарлык­та булган хәлне ничек бар, шулай сурәтләве аркасында кыен ашады.

Татарстаныбыз, гүзәл башкалабыз күп күрсәткечләр буенча илдә алдагы урыннарны били, шуңа сөенеп, горурланып яшибез. Әдәп-әхлакка өйрәтүче ислам динен тотучы татарларның башкаласы, мәдәният-сәнгать үзәге булган Казанга орынып диярлек узган олы юлда көпә-көндез бөтен кеше алдында оятсызларча тән сатулары – җөмһүриятебезнең хәләл хезмәт белән табылган абруен төшерүче үтә дә хурлыклы гамәл. Бал тулы мичкәгә дегет тамызуга тиң.

Заманында бөтен тирә-юньне дер калтыратып торган, «Казан феномены» саналган башкисәр бандитлар өерләрен юк итә алган, бүгенге көндә республика халкын имин шартларда яшәтүче Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ни өчен моңа битараф икән соң? Җиңел юл белән килгән акча хакына намусын җуйган сутенерларны, күрәләтә колга әверелгән, тормыш төбенә тәгәрәгән җилбәзәк кызларны гына авызлыклый алмаслар идемени?

Узган бәйрәмдә янәдән әлеге юлдан узарга туры килде. Ачы җилле салкын көндә юл читендә ярым-йорты киенгән, шәрә ботлы җиде чибәркәйнең таптанып, үз-үзләрен кочаклап, калтыранып торуын күрдем. «Кыйбласын югалткан чибәркәйләр, сез кемнәрнең кадерләп үстергән балалары? Әти-әниләрегез сезнең нинди кәсеп белән шөгыльләнүегезне беләме? Акылыгызга килегез! Фахишәләрнең венерик һәм башка чирләр йоктырып, яше 40ка да җитә алмыйча, тәннәре череп үләчәге хакында ишеткәнегез яки укыганыгыз юкмыни?» – дип кычкырасым килде. Алар белән якыннан аралашып мәкалә язган бер журналист: «Акча эшләргә трассага чыгып баскан фахишәләр арасында авыр хәлле гаиләләрдә үскәннәр, элек ятимнәр йортларында тәрбияләнгәннәр күп. Казан вузларында укучы ярым ач студентлар, төрле авыр хәлләргә тарып, кыйбласын югалткан хатыннар, декрет ялында утыручы, ирләре ташлап киткәч, сабыйларын туендыра алмаучы ялгыз аналар шактый. Өстән төшкән фәрман аркасында уку елы уртасында мәктәптән кыс­рыклап чыгарылган, эш таба алмыйча тинтерәп йөреп, тәмам интеккәч, тайгак юлга баскан бер татар теле укытучысын (!) да очраттым», – дип сөйләгән иде. Тамак – тәмуг дисәләр дә, тән сатып көн күрү безнең милләткә хас гамәл түгел. Ирләре сугышка киткәндә алтышар-җидешәр бала кочаклап, ач-ялангач калган әбекәйләребез, алабута белән кычыткан ашы ашаса ашаган, тәнен сатарга юлга чыгып басмаган бит. Ә без, кыек авызны турайтасы урынга, көзгегә үпкәләп маташкан булабыз...

Хәмидә Гарипова, Казан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк дерес сузлэр. Оят(((

    Мөһим

    loading