Шәһри Казан

Юл иминлеге: Татарстан ниләр эшли?

Кәбисә елы шактый вакыйгалары белән истә калыр, мөгаен. Халык өчен бик үк уңышлы башланмады ул. Әле бер күңелсез хәбәр, әле икенчесе борчый. Кызганыч, юл һәлакәтләре дә артып китте.

Март аенда гына да республикада 200гә якын юл һәлакәте теркәлгән, анда 14 кеше һәлак булган. Юллардагы иминлек турында Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Ленар ГАБДРАХМАНОВ белән сөйләштек.

– Былтыргы нәтиҗәләр дә сөендерерлек түгел иде – Татарстанда юл һәлакәтләрендә 369 кеше һәлак булды. Балаларның юлда йөрү иминлеген кайгыртып, әлеге актуаль темага редакциябездә түгәрәк өстәл дә оештырдык. Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе нәрсәдә соң?
2019 елда республикада барлыгы 4525 юл һәлакәте теркәлде: 118 – машина йөртүче, 109 – пассажир, 131 җәяүленең гомере өзелде, 5 меңнән артык кеше тән җәрәхәте алды. Соңгы җиде ел эчендә юл һәлакәтләре һәм авариядә тән җәрәхәте алучылар саны ике тапкырга азайды. Бу – юл иминлеген кайгыртуга зур игътибар бирү нәтиҗәсе дә. Статистик мәгълүматлар буенча, былтыр юл һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне үтәмәве белән бәйле. Шулай ук тизлек сакламау, каршы як полосага чыгу сәбәпле дә һәлакәтләр еш булып тора. Барлык юл һәлакәтләренең 341ендә төп сәбәп – машина йөртүче спиртлы эчемлек кулланган булган. Машина йөртү таныклыгы булмаган йә кеше аны тәртип бозып алдырган килеш рульгә утырган, балаларны креслоларда утыртып йөртмәү очраклары да еш күзәтелә.

– Машинаны исерек килеш йөртүчеләр соңгы елларда кимемәдеме?
– 2018 ел белән чагыштырганда, былтыр руль артына исерек килеш утыручылар саны кимегән иде. Әмма быел алар тагын арта башлады. Статистиканы карасак, 2019 елның ике аенда спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөртүче 1937 кеше тоткарланган булса, быелның гыйнвар-февралендә бу сан 2247гә җитте. Бу мәсьәләдә кисәтү эшләрен катгыйландырырга кирәк булачак.

– 2030 елга юл һәлакәтләрен бөтенләй булдырмау бурычы куелган. Бу максатта республикада нишләргә җыенасыз? «Юл хәрәкәте иминлеге» стратегиясе ничек тормышка ашырыла? – 2018 елның гыйнварында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы стратегиясе кабул ителде. Аның кысаларында, 2024 елга кадәр максатлар билгеләнде. Шулай ук 2030 елга юлларда үлем очракларын 0 процентка калдыру бурычы куелды. Россия Президентының Май указлары буенча җиде ел эчендә юл һәлакәтләрендә үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметә алдык. Бүген «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Аның структурасына дүрт федераль проект кергән. Шул исәптән «Юл хәрәкәте иминлеге» проекты да.

ПРОЕКТНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУДА АВТОМОБИЛЬ ЮЛЛАРЫНДАГЫ ИМИНЛЕКНЕ ТӘЭМИН ИТҮ ӨЧЕН МАХСУС ТЕХНИК ҖАЙЛАНМАЛАР БҮЛЕП БИРЕЛӘ.

«Юл челтәре» проекты нигезендә, юлның сыйфатына, һәлакәтләр еш була торган урыннарга игътибар арттырыла. Быел да юлларда светофорлар урнаштыру, юл билгеләре кую, җәяүле чыга торган юлларны төзекләндерү, тротуарлар ясау күздә тотыла.

Реклама

Юл һәлакәтләренә 60 яшьтән узганнар еш эләгә.
– Былтыр юл һәлакәтендә үлүчеләрнең 21,9 проценты – 60 яшьтән өлкәннәр. Шуңа да юлда өлкән яшьтәгеләрне күрсәгез, икеләтә җаваплылык тоеп, саграк, игътибарлырак булыгыз.

– Хәзер кайбер төр штрафларны 50 процентлы ташлама белән түләү мөмкинлеге бар. Тик бу кагыйдәне бетерергә телиләр, дип ишеткән идем. Бу хәбәр дөресме?
– 2014 елның 22 декабреннән кабул ителгән 437нче канун нигезендә, Россия административ кодексының 32.2нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, 20 көн эчендә кайбер штрафларны 50 процент ташлама белән түләргә була. Әлегә бу ташламаны бетерергә җыенмыйлар.
 



Статистика буенча, былтыр республикада юл һәлакәтләрендә һәлак булучыларның күпчелеге – 60 яшьтән узганнар. Саннарны барласак, юлда барлык һәлак булучыларның 19 процентын – 30-40 яшьлекләр, 17,3 процентын – 40-50 һәм 17,6 процентын 50-60 яшьлекләр тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: