16+

Юлия Грачева: «Кайбер эзтабарлар мәетләрнең калдыкларын җирдән тартып алалар, мин моны һәлак булганнарны хөрмәтләмәү дип саныйм»

Татарстанның баш суд приставлары күптән түгел Карелиядән кайтты. Атна дәвамында хезмәткәрләр «Хәтер вахтасы-2018» Россия күләмендәге акция кысаларында казу-эзләнү эшләре алып бардылар.

Юлия Грачева: «Кайбер эзтабарлар мәетләрнең калдыкларын җирдән тартып алалар, мин моны һәлак булганнарны хөрмәтләмәү дип саныйм»

Татарстанның баш суд приставлары күптән түгел Карелиядән кайтты. Атна дәвамында хезмәткәрләр «Хәтер вахтасы-2018» Россия күләмендәге акция кысаларында казу-эзләнү эшләре алып бардылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларның җәсәдләрен барладылар.
Татарстаннан, Карелиядән, Комидан, Ямал-Ненец автоном округы, Оренбург, Екатеринбургтан эзләүчеләрне Татарстанның баш суд приставында оператив кизү тору бүлеге суд приставы Юлия Грачева җитәкләгән. Юлиянең мондый эшләрдә беренче генә катнашуы түгел, тәҗрибәсе җитәрлек.
– Кайбер эзтабарлар мәетләрнең калдыкларын җирдән тартып алалар. Мин моны һәлак булганнарны хөрмәтләмәү дип саныйм. Шуңа да сугышчыларны археологик алым белән күтәрәбез, сөякләрне җирдән саклык белән генә алабыз, аларның ничек җирләнгәнен карыйбыз, – ди Юлия Грачева.
«Хәтер вахтасы» акциясендә Мари Эл, Чувашия кебек республикалардан, Россиянең башка төбәкләреннән дә суд приставлары катнашкан. Алар барлыгы 56 солдатның сөяген тапкан.

Татарстан баш суд приставлары хезмәткәрләреннән торган алты кешелек «Ак Барс» төркеме инде берничә ел Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны эзләү белән мәшгуль. Әлеге төркемдәге егетләр-кызлар күп нәрсәне Татарстанның «Отечество» берләшмәсе яшьләр иҗтимагый оешмасыннан өйрәнә. Моңа кадәр Орлов өлкәсенең суд приставлары якташыбыз – Лаеш районының Тарлаш авылыннан сугышка киткән 1902 елгы 356нчы укчы дивизиясеннән Иван Шестерниковның мәетен тапкан иде. 70 ел узганнан соң, батырларча һәлак булган ватандашыбызның җәсәден туган ягына алып кайтып җирләделәр.

Фотода: Юлия Грачева җитәкчелегендәге төркем 21 мәет калдыкларын күтәргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X