16+

Юлыңа куян чыкса, балык каба

Бу ялларда Балтач районы бер зур спорт мәйданчыгын хәтерләтте. Итекле хоккей, кызлар хоккее, күңелле спартакиада, картинг буенча ярышлар... Бер Арбор авылы егетләре генә дә алты команда җыйналып, волейбол буенча көч сынаштылар.

Юлыңа куян чыкса, балык каба

Бу ялларда Балтач районы бер зур спорт мәйданчыгын хәтерләтте. Итекле хоккей, кызлар хоккее, күңелле спартакиада, картинг буенча ярышлар... Бер Арбор авылы егетләре генә дә алты команда җыйналып, волейбол буенча көч сынаштылар.

Бүгенге көндә республика районнарында таралып киткән тау бәйрәме, кышкы чаңгы юллары, җигүле атлар чабышы кебек бәйрәмнәрнең дә башлангычы Балтач икәнлеген бәлки әле күпләр белми торгандыр да. Тагын бер бик тә үзенчәлекле бәйрәм – балык тотучылар ярышы да район чикләрен үтеп бара. Табигый елга күлләргә әллә ни бай булмаса да, балыкчылар күп Балтачта. Районның «Хыял» яшьләр үзәге һәм Балыкчылар союзы белән берлектә үтә торган балык тотучылар фестивале дә ун елга якын оештырыла икән.

Бертуган абыем Харис Хадиев та балыкчы. Авылга кайткан саен ул иртән икедә, өчтә торып 200 чакрым ераклыкка балык тотарга дип җыенып чыгып китүләрен, аннан соң 4-5 км араны карда бата-чума җәяү үтүләрен, күктәге айның серлелеген, Нократ елгасы буендагы чыршы, наратларның зифалыгын, матурлыгын, бөтен газапларның да үзенә күрә бер рәхәте барлыгын шул тиклем тәфсилләп, матур итеп сөйли ки, көннәрдән бер көнне үзем дә аларга ияреп чыгып китәргә рухи яктан әзерләнеп бетәм кебек. Мин дә бер барам әле дип, быелгы кыш та үтеп китте. Хыял бөтенләй үк чынга ашмады дип әйтеп булмый, Балтач районының Нормабаш авылында үткән Балыкчылар фестивалендә мин дә катнаштым. Әлеге фестивальгә тирә-күрше районнардан, хәтта Казаннан, Чаллыдан, Менделеевскидан хәтле килгәннәр иде. Иң өлкән катнашучыга – 72 яшь, Зыятдинов Карәм абый Балтачның үзеннән, иң нәни балыкчы – Биктәш авылыннан Зәмир Лапшин, аңа әле дүрт кенә яшь. Мине иң гаҗәпләндергәне балыкчы хатын-кызлар булдылар. Әдилә Гыйльманова, Ирина Мусикова, Кристина Григорьевалар, ирләр белән янәшә басып, боз тиштеләр, балык тоттылар. Иң ерактан килүчеләр дип Чаллыдан килгән алты балыкчыга да бүләкләр тапшырдылар.

– Аучылык, балыкчылык безнең каныбызда, борынгы чорлардан ук сакланып килгән, – ди районның иң тәҗрибәле балыкчыларының берсе – төп судья Илдус Галиев.

Балыкчылар боз астыннан балык эзләгән арада, аның белән әңгәмә кордык.

– Илдус Харисович, соңгы елларда балык тотарга йөрүчеләр күбәйде кебек. Моны нәрсә белән аңлатыр идегез?

– Тормыш мәшәкатьләре артты, шуңа балыкчылар, аучылар арта. Беребезгә дә сер түгел, беренче карашка бик җитү тормышта яшибез кебек, шул ук вакытта күпләр җанына тынычлык таба алмый. Боларның барысыннан арынып, онытылып тору өчен кеше балыкка, ауга йөри.

– Балыкчылар артыр, балыгы җитәме соң бар кешегә дә? Балык тотучыларга карата яңа кануннар турында ни әйтерсез?

– Кармак салган саен, балык капмый. Чын балыкчыларның күбесе тоткан һәр балыгын өйгә дә алып кайтмый әле – суга кире җибәрә. Әле алай гына түгел, безнең район балыкчылары зур сулыкларга барып күпләп балык тотып, үзебезнең елгаларга, плотиналарга җибәрәләр. Мин үзем дә балыкка бары тик судак өчен генә йөрим. Дөрес итеп аңлагыз: балыкчының бик сирәгенә генә балык кирәк. Безнең өчен аның процессы кызык, мавыктыргыч. Яңа кануннарга килсәк, алар бик кирәк.

Германияне генә алсак та: балык тоту өчен анда махсус укырга, имтихан тапшырырга һәм балык тоту өчен рөхсәт кәгазьләре алырга кирәк. Алар белән чагыштырганда, безнең кануннар йомшак әле. Мисал өчен, судакның озынлыгы 39 смдан ким булмаска тиеш. Димәк, 40 смлыны үзең белән аласың, 39 см булса, суга кире җибәрәсең. Син тоткан балыкларның авырлыгы 5 килограммнан артмаска тиеш. 5 кг судакны тоту өчен әле шактый тырышырга кирәк. Бер баруда борау белән 150шәр тишек тишәсең. Судак бит ул төптә ята. Төпкә берәр метр ара калдырып җимне тотасың, ул аны сикереп менеп каба. Шушы мизгел өчен әллә ниләр бирергә әзер буласың да инде...

– Читтән карап торганда, балыкчылар бик бердәм халык. Күтәрелеп китеп, революция дә ясарга сәләтлеләр кебек. Бу бердәмлек язылмаган кануннарга нигезләнәдер инде.

– Бердәмлек балыкчыларда бар һәм ул әкренләп тәрбияләнә, аның нигезендә – балыкчылар этикасы. Безнең район балыкчылары өч ватсап төркеменә берләшкән. Берсе тулгач (анда 256 кешедән артык теркәп булмый), икенчесен төзибез. Анда керергә теләүчеләр бик күп, чират торалар. Мин аларның администраторы. Кайчандыр балыкчылар форумнары була торган иде, без анда балык тоту буенча тәҗрибә уртаклашып, теоретик белем туплый идек. Хәзер мондый форумнарны ватсап кебек электрон аралашу чаралары алмаштырды. Сүз дә юк, ул тиз арада хәбәр таратырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта тирән белемне, мәгълүматны аның аша гына җиткереп бетереп булмый. Күзгә-күз карап, тере аралашу, әлбәттә, башка. Ватсап группаларының максаты нәкъ менә балыкчы этикасын тәрбияләү. Группаларда сүгенү сүзләре кулланып язу, интернеттагы роликларны кую, теге яки бу милләтне кимсетү тыела. Кем санламый, аны группадан чыгарабыз. Таләпләрнең тагын берсе – үзеңнең тәҗрибәң белән уртаклашу. Кая барып нинди балык тоткансың, фотоотчет куярга тиешсен. Балык тоту бит ул бик сәер нәрсә. Бер үк алдавычлар, бер үк кармак белән янәшә утырып балык тот, бер кешегә керә, икенчесенә – юк. Балыкчыны һәрвакыт икеләнү һәм өметләнү йөртә. Аның кызыгы да шунда. Менә монда барам да кармак салам һәм балык алам диярлек булса, балык тотуның кызыгы да булмас иде. Син кайдан балык тотканыңны әйтеп кенә, теге кеше дә бара да балык тота дигән сүз түгел әле. Шуңа күрә зур елгаларга барасың икән, төп-төгәл адресны әйтеп картада төп-төгәл урынны билгелисең, ә инде кечкенә елгада тотасың икән, балыгыңны гына күрсәтәсең. Югыйсә әлеге кечкенә инешкә бөтен балыкчылар ябырылып аны бөтенләй таларга мөмкин. Кама кебек зур елгалар үз-үзләрен саклый алалар. Хәтта экологик зыян күрсәләр дә, бик озак булмаган аралыкта үз хәлләренә кайтып, үзләрен тулыландыралар. Кечкенә елгага зыян салынса, әйтик, пычрак су, зарарлы матдәләр агызсалар, савыгу өчен дистәләгән еллар кирәк. Әле аннан соң да елга бөтенләй җансыз булып калмаса.

Илдус Галиев – шул тиклем кызыклы әңгәмәдәш, аның хөкемдарлык итәсе булмаса, мин туңмасам, аны сәгатьләр буе тыңлап торырга булыр иде. Болай булса, һичшиксез мин дә балык тотарга барачакмын... мөгаен, җәй көне барырмын.

Балыкчы сынамышлары
Балыкка барганда балык котлеты, йомырка, балык икрасы алып барырга ярамый.
Тулган айда балык капмый.
Иң сыналган сынамыш – юлыңа куян очраса, һичшиксез балык эләгәчәк.
Җылыдан кинәт суытса, балык тотармын димә.

Елга балыгыннан консерв әзерләү
Әлеге рецепт белән Рафилә Һадиева уртаклашты. 
Ризыклар күләме: елга балыгы – 1 яки 2 кг (балыкның ничек кабуына карап), 3 баш суган, уртача зурлыктагы 2 кишер, 300 грамм кәбестә, 500 грамм помидор (җәйдән суыткычта катырылганы), 6 данә канәфер, борыч, 5-6 данә лавр яфрагы, 2 чәй кашыгы тоз, 3 чәй кашыгы шикәр комы, 270 грамм томат пастасы, 3 аш кашыгы уксус
Суганны турап, кишерне кырып бер стакан сыек майда кыздырабыз. Шуңа кәбестә, помидор, тәмләткечләрне салып, аз гына пешереп алабыз һәм аның янына вак кисәкләргә турап балык салабыз. Кайнап чыкканнан соң, сүрән утта дүрт сәгать пешерәбез. Калын чуен белән духовкага тыгарга да мөмкин. 15 минут кала, уксус салабыз. Безнең консервабыз әзер, исәнлектә ашарга язсын.

Зөлфия Хәлиуллина

Әлфия ХӘЛИУЛЛИНА фотолары.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading