16+

Юмор символына бер гасыр: “Чаян” журналы күргәзмәсе

 Бөтендөнья көлке көне уңаеннан «Kazan Mall» сәүдә үзәгендә «Чаян»  журналы күргәзмәсе ачылды. Анда соңгы елларда чаянчы рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән.

Юмор символына бер гасыр: “Чаян” журналы күргәзмәсе

 Бөтендөнья көлке көне уңаеннан «Kazan Mall» сәүдә үзәгендә «Чаян»  журналы күргәзмәсе ачылды. Анда соңгы елларда чаянчы рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән.

Тарихка күз салсак

«Чаян» ның туган көне — 1923 елның гыйнвары. Моннан 100 ел элек шагыйрь, язучы һәм драматург Фатих Бурнаш җитәкчелегендә журналның беренче номеры чыга, кара-ак басма укучыларның йөрәкләрен яулый һәм көлкенең символына әверелә. «Чаян» га килгән беренче татар карикатурачыларының берсе Госман Арсланов була. 

Журналның тарихы бай: 1941 елның июнендә сугыш чорының бердәнбер «Чаян» номеры чыга. Шуннан соң журналның басмасы ун елга туктала. «Чаянның» икенче туган көне»  — 1951 елның декабре. Бу вакытта «Чаян» рәссамнар коллективында яңа исемнәр барлыкка килә. Павел Новичков һәм Иосиф Бобровицкийдан тыш, инде оешкан осталар — Джагфар Булат, Эрнст Гельмс, шулай ук урта һәм кече буын карикатуристлары төркеме дә журналда уңышлы гына хезмәт итә башлый. 

XXI гасыр «Чаяны» 

Хәзерге вакытта «Чаян» үз эшен актив алып бара, журнал ике телдә чыга, аның заманча оештырылган сайты бар, социаль челтәрләре дә артта калмый. Журналның төп проблемасы, баш мөхәррир Рафаэль Халилуллов сүзләре буенча, инициативалы, креатив яшь журналистлар җитмәүдә. «Студентлар практикага килгәндә: «Миңа тема бирегез, мин шул турында язам», дип мөрәҗәгать итәләр, тик безгә менә шул теманы үзе уйлап таба алмаган, активлык күрсәтмәгән журналистлар кирәкми. «Чаян» – юморга багышланган матбугат, ә юмор бит ул тапкырлар өчен, тема сорап йөргән кешеләр белән безгә эшләргә авыр. «Чаян» журналисты, башка басма хезмәткәрләреннән аермалы буларак, юмор хисенә, язу һәм рәсем ясау сәләтенә ия булырга тиеш» –, дип ассызыклады ул.

Шаблоннардан баш тартабыз

Гадәттә әлеге күргәзмәләр музейларда, галереяләрдә уза, тик замана алга баргач, күргәзмә дигән күренеш тә үз локациясен алмаштыра, халыкка «якынаша».

«Күргәзмәне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Бүгенге көндә яшьләр вакытны нәкъ менә сәүдә үзәкләрендә үткәрергә ярата, чөнки биредә карарлык нәрсәләр бар. Миңа калса, чит мәйданчыкларда, музейларда, галереяләрдә күргәзмәләр үткәрү – ниндидер шаблонга әверелде, хәзерге заманда инде актуаль түгел. Моннан тыш, анда кешеләрнең тар контингенты килә. Ә безнең бурыч – басма матбугатны популярлаштерү, бай тарихлы журналларның бөтен матурлыгын күрсәтү. Әлеге максатлы чаралар өчен сәүдә үзәкләре – идеаль мәйдан. Бу инде «Татмедиа»ның өченче күргәзмәсе һәм нәтиҗәләр сөендергеч, безгә укучылардан кире элемтә килә, алар моңа карата битараф түгел. Мондый күргәзмәләр уздырып без укучыларыбызга «үз журналын» табарга булышабыз», – дип билгеләп үтте АҖ «Татмедиа» PR-директоры Ләйсән Сафина.

Татар мәзәкләре, сез кайда?

«Чаян» ике телдә чыкса да, әлеге күргәзмәдә рус телендә язылган инсталляцияләр генә тәкъдим ителгән. «Татар мәзәкләре кайда соң?» дигән сорау биргәч, оештыручылар: «Барысына да аңлашылсын өчен руссча ясарга булдык»,  – дип җавап кайтардылар. Моңсу күренеш... Димәк, приоритетта массакүләм ихтыяҗ, ә журналның уникальлеге, ике телдә булуы түгел.

Күргәзмә бер атна дәвам итәчәк, ул «Каzan Moll» ның өченче катында урнашкан. 

Айназ Сөләйманова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading