16+

Юмореска: «Татарлар тараканнан яралган...»

Кеше олыгая барган саен акыл туплый: язучыга, шагыйрьгә, галимгә әверелә. Ул тормышка, инде мәгълүм тәгълимат-кагыйдәләргә яңача карый.

Юмореска: «Татарлар тараканнан яралган...»

Кеше олыгая барган саен акыл туплый: язучыга, шагыйрьгә, галимгә әверелә. Ул тормышка, инде мәгълүм тәгълимат-кагыйдәләргә яңача карый.

Яшьләр андыйларны “җиңеләйгән” яки “түбәсе авышкан” дип бәяли, әлбәттә. Гомер искиткеч тиз уза, аларның да “тузга язмаган” ачышлар ясап йөриселәре алда әле. Алтмыштан узгач, миңа да фәндәге төрле “ялгышлар” күренә башлады, җәмәгать. Мәсәлән, хөрмәтле Дарвин әфәнде “кеше маймылдан барлыкка килгән” дип, һич кенә дә дөрес әйтмәгән ул. Минемчә, татарлар тараканнан яралган. “Юк, без – ак бүре балалары”, – дип каршы төшәр кайбер милләттәшләр. Килешәм, борынгы заманнарда кыю, ирек яратучы бүре булганбыздыр. Ләкин, нык кырылырга керешкәч, тараканнарга әверелеп, ярыкларга кереп качканбыз. Җанисәп алучылардан куркып, “татар” дип әйтәсе урынга “та-та-р-акан” дип, тотлыгып, пышылдаганбыз.

Маймылларны “теләсә ничек көн күрегез” дип, үз язмышларына калдырып карагыз әле сез. Күптән җир йөзеннән юкка чыгарлар иде инде. Тараканнар бер тәгам ризыксыз айлар дәвамында яши ала, ди. Әле үрчи!

Татарларның тараканнан яралганлыгы турындагы ачышымны Гиннес китабына тәкъдим итәргә ниятләп торам. Премиянең бер өлешен язучы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышларга туры килер, кәнишне. Ул студентлар белән “ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәнеп” шушы төшенчәне күпкә алданрак өйрәнә башлаган кеше иде, баһыр. Тик, “татарлар-таракан” дип расларга гына өлгермәде.

Фән белән тирәнтен кызыксынган иптәшләр минем белән һаман да килешмәскә тырышыр. Татарлар алар сарыктан, тавыктан, дуңгыздан, эттән, төлкедән, еланнан һәм тагын әллә нинди җәнлек-кошлардан яралган, дияр. Юк, бу тараканның төре, токымы һәм холык сыйфаты рәвешләре генә. Мәсәлән, без миңгерәүләргә – “таракан сарыгы”, усалларга – “таракан эте”, зәһәрләргә – “таракан еланы”, хәйләкәрләргә – “таракан төлкесе” һәм башка чагыштырулар китерә алабыз.

Һиндстандагы халыкларда филләргә, күселәргә, сыерларга табыну –изгеләштерү галәмәте бар. Балаларыгызны “тараканнар – алар татарлар” дип, тәрбияләп үстерә күрмәгез, берүк. Таракан күзегезгә чалынса, сыртына кундырыгыз. Бәлки, тараканнар: “Ярыкка посып яшәү туйдырды”, – дип, кабаттан ак бүреләргә әверелер.

Фото:https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading