25 кенә кеше яши торган кечкенә Мәртен авылы агрофирмасында Лимузин токымлы сыерлар үрчетәләр.
Ләкин 12 ел элек Төмән һәм Пермьнан алып кайтылган сөтлебикәләр без гадәти тормышта күреп ияләшкән малкайлардан бик нык аерыла. Үгезләр кебек зур, тулы гәүдәле сыерларны сөт өчен түгел, ә ит өчен үрчетәләр икән.
Лимузин – ярымкыргый токым, шуңа күрә гадәти сыерларга караганда агрессиврак. Бигрәк тә бозаулаган вакытларында якын килергә куркыныч икән. Бозауларын да трактор белән тарттырып алабыз, диләр.
– Сыерлар май ахырыннан бозаулый башлый. Иң авыр вакыт та менә шул, – дип сөйләде безгә ферма мөдире Әюп Хафизов. – Октябрьгә кадәр бозаулатабыз, чөнки бу вакытта коры да, җылы да. Бозауларны аналарыннан алты-җиде айда гына аерабыз. Бу вакытта аларның авырлыгы 180-200 килограммга җитә. Лимузиннарның сөте аз, ләкин бик майлы, диләр. Без аларны саумыйбыз, чөнки якын китермиләр. Аның каравы итләре бик сыйфатлы һәм туклыклы. Мәрмәр ит. Мин аларның акыллы булуларына да сокланам. Алар янына болай гына, карап, күзәтеп чыгар өчен генә кергәндә, миңа игътибар да итмиләр, ә нидер эшләргә керәм икән (мәсәлән, берсен аерып чыгарга), аларның карашлары да, үз-үзләрен тотышлары да шундук үзгәрә.
Агрофирма директоры Әскар Фатыйхов әйтүенчә, 2015 елда биредәге терлекләрнең гомуми баш саны 670 булса, бүген 900гә җиткән. Сыерлар – 300 баш. 2015 елда терлекләр өчен бер абзар төзелсә, тагын бер елдан соң бозаулар өчен яңадан 200 башка исәпләнгән заманча ангар салынган.
Без барганда, сыерлар көтүдә иде. Ферма янында гына аларны электркөтүче саклый. Бераздан болынлыкка чыгарачаклар.
Фермадагы күп эшләрне трактор ярдәмендә башкаралар. Малларга ризыкны да ул тарата. Шуңа күрә биредә нибары биш кенә кеше эшли һәм һәр кеше төрле-төрле эшләрне башкара. Көтүен дә көтә, ашарына да сала, асларын да чистарта.
Минем өчен тагын бер кызыклы факт шул булды: сыерларның бу токымы сенаж ашамый. Аларның рационында – яхшы, сыйфатлы силос, салам һәм фураж. Һәм үз вакытында көнгә ике тапкыр чиста су бирергә кирәк. Әюп абый әйтүенчә, алар тупас азыкны яхшырак үзләштерә икән.
Моннан тыш, аларның бердәмлек инстинкты көчле, ди. Бу сыерлар бер-берсеннән аерылмыйлар. Көтүдә таралышмыйлар, бердәм булып йөриләр.
Әскар Фатыйхов сүзләренә караганда, сыерларның уртача авырлыгы 600 килограммга җитә. Ә үгез хәтта 1000 һәм аннан да зуррак була ди.
– Минуска китеп эшли торган эш димәс идем. Узган ел рентабельлек 13 процентны тәшкил итте. 200дән артык бозау туды. Бер килограмм ит җитештерүнең үзкыйммәте – 105 сум, ул 130 сумнан сатылды. Ит җитештерү күләме 1020 центнер булды. Тырышсаң, технологияләрне вакытында һәм дөрес итеп үтәсәң, уңышка ирешергә була, – ди Әскар Фатыйхов.
Кечкенә генә авыл янында мондый зур эш башкаруларына сокланып кайттык. Кеше саны аз булуга карамастан, салада быел гына өр-яңа мәчет һәм обелиск та ачылган.
Саба, Мәртен
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар