Күптән түгел миңа Мәскәүдә Кутузов проспектында урнашкан дөньяда бердәнбер «Песиләр театры»нда аның хуҗасы – танылган клоун, РСФСРның халык артисты Юрий Куклачевның 70 яшьлек юбилей тантанасында булырга туры килде. Ә бу гаҗәеп талантлы, песиләр телен белүче бар дөньяга танылган клоун белән безне дустым педагог-психолог Люция Сөенбәк кызы Зөлкәрнәева таныштырды.
Казанда Левченко бистәсендә тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар өчен республика мәктәбе бар. Бүген Нәфис Галләмов исемен йөртә ул, кайчандыр Нәфис Әсгать улы анда директор, ә Люция Зөлкәрнәева психолог булып эшли иде. Чын мәгънәсендә: «Йөрәгемне балаларга бирәм!» – дип йөргән директор Юрий Куклачевны Казанга үзе чакырган булган. Чөнки биредә тәрбияләнүчеләрнең бик күбесе гомерендә бер тапкыр да циркта булганы, клоун күргәне булмаган. Шул чактан башланган дуслык бүген дә дәвам итә. Ә бер килүендә Юрий Дмитриевичның чыгышын карарга, шәфкатьлелек дәресен тыңларга чакырылган тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары арасында мин дә бар идем. Люция Сөенбәк кызы Зөлкәрнәева үзенең кандидатлык диссертациясен «Балачакка кире кайту» дип атаган һәм үз эшендә һәрдаим артист клоун киңәшенә таяна. Шуңа да якын дусты, киңәшчесен гомер бәйрәме белән котларга без бергәләп бардык.
Дөньяда шундый кешеләр була, алар янында кояш янәшәсендәге кебек: җылы, якты. Гүя алар тормышның бүтәннәр белмәгән ниндидер мөһим бер серен, хакыйкатен беләләр һәм аны үзләренең яшәү рәвешләре, эш-гамәлләре аша бүтәннәргә дә аңлатырга тырышалар.
Кешене ышаныч яшәтә
«Мин Сезгә ышанам». Бу сүзләр Юрий Дмитриевичның иң еш әйтелә торган сүзләредер, мөгаен. Ул аны кешеләргә, песиләргә дә еш кабатлый. Чөнки бу сүзләрнең тылсымын үз җилкәсендә татыган. Кечкенәдән телевизордан Чарли Чаплинны күреп калып клоун булырга, кешеләргә елмаю бүләк итәргә карар кылган Юрий алты тапкыр цирк училищесына керә алмыйча борынын салындырып: «Минем сәләтемә ышанмыйлар!» – дип өметен өзеп, өенә кайткач, әтисе аңа: «Ә мин сиңа ышанучы бер кешене беләм!» – ди. «Кем ул?» – дип сорый Юра. «Мин», – ди әтисе, улының күзләренә туры карап. Менә шушы ата ышанычы, аны акларга теләү булачак артистка дөньякүләм танылырлык көч бирә дә инде.
– Песиләр аркасында минем бөтен иҗат тормышым педагогик эшчәнлек белән турыдан-туры бәйләнгән булды. Беренче песи балам булгач та минем аны бик тә циркта күрсәтәсем килде. Ләкин бу булмаслык эш булып санала иде ул чакта. Галимнәр әйтүенчә, песиләр кеше белән 5 мең еллап бергә яшиләр. Ләкин кешеләр өчен һәрвакыт ачылмаган сер, табышмак булып калалар.Миңа хәтле берәүнең дә алар белән манежда чыгыш ясаганы булмаган, – дип искә ала ул үзенең песиләр белән дуслашу тарихын.
– Башта мин аларны цирктагы шикелле дрессировать итәргә тырыштым. Ләкин прәннек-камчы ысулы ярдәм итмәде. Песи баласының мин теләгән бер генә нәрсәгә дә өйрәнәсе, үзгәрәсе килмәде. Шуннан соң мин үзем үзгәрергә булдым. Үзгәрәм дип әйтергә генә җиңел. Минем бит инде гадәтләрем, тормышка мөнәсәбәтем, үз карашым бар иде ул вакытта. Песиләр белән дуслашыр өчен аларны уйнатырга һәм алар шикелле үк ихлас һәм яшермичә тормышка шатланырга кирәк иде. Баштарак «Вакытымны бушка уздырмыйммы икән?» дигән уйлар да кергәли иде башыма. Ләкин һәркөнне үз өстемдә эшләп, мин үземнең сабырлыгым һәм тырышлыгымның нәтиҗәсен күрә башладым. Миндә бөртекләп тәрбияләү сере ачылды.
Шулай итеп, мин песиләргә рәхмәт инде, үз-үземне үстерү программасы төзедем. Ә ул миңа тормышка яңача карарга ярдәм итте.
Очраклы очрашудан театрга кадәр
Язмыш үзенә дан китерәчәк песиләр, дөресрәге, урамдагы ташландык йолкыш песи баласы белән дә очраклы рәвештә генә таныштырган бит. Әгәр ул аның яныннан бүтәннәр шикелле күрми генә үтеп киткән булса? Юк шул, шәфкатьле йөрәк алай эшли алмаган. Юра Куклачев ятим песи баласын өенә алып кайтып юындырган, ашаткан, дәвалаган һәм ул аның беренчсе мырлаучы артисты булып киткән. Аның аягы җиңел булган: калган йөнтәс артистлар – элеккеге сукбай песиләр дә бәхетләре булганга очраклы рәвештә килеп тапканнар аны. Ә аннары шәфкатьле йөрәге өчен язмыш аңа зур дәрәҗә, дан, абруй бүләк иткән.
Бүген Куклачев театрында 200ләп песине дүрт төркемгә бүлеп, песиләр патшасының балалары, хатыны да шөгыльләнә. Аларның махсус театрлары, һәрберсенең бөтен шартлары булган үз өе бар. Театрда кая карама песиләр ясалган: идәндә дә, түшәмдә дә. Хәтта ишек тоткалары да песи башына охшаган. Бу бинада музей да бар. Анда Дмитрий Куклачевның дөньяда бердәнбер песиләр театрына бирелгән төрле бүләкләр җыелган. Кайлардан гына юк алар. Барлык илләрдән диярлек. Кайда чыгыш ясаганнар – шунда зур дан алганнар.
Безне Юрий агай Куклачев үзенең юбилее көнне театрында крокодил Гена кебек гармунда уйнап каршы алды. Юбилейларын төрле кеше төрлечә уздыра. Үзен мактатып, бүләк җыеп утыручыларны да күп күргән бар. Ә кемдер, киресенчә, күңел байлыгын башкаларга өләшә, шулай җанына канәгатьләнү ала. Юрий Дмитриевич та үзенең олы юбилеен якын дуслары, песиләре һәм балалар белән бергә уздырды. Залда – Мәскәүнең күп балалы гаиләләрендә үсүче һәм мөмкинлекләре чикле балалар. Аларны ишек төбендә үк атаклы клоунның бүләкләре – махсус биштәрләр каршы алды. Аларга тәм-томнар һәм Куклачевның «Игелек дәресләре» дигән китаплары салынган иде. Тамашаны алар тын да алмыйча карадылар. Тик артист хәйләкәр ул, мондый тамашаларында киләчәк кешеләренә яхшылык дәресләре дә бирә.
– Песиләр дә нәкъ кешеләр кебек, яратканны яраталар, – ди Юрий Дмитриевич.
Һәм һәрбер чыгышы белән, сабыйларны һәрбер җан иясен яратырга, игелекле булырга өйрәтә. Бары тик мәхәббәт кенә тылсымнар тудырырга, хәтта песиләрне дә баудан йөрергә һәм башка кызыклар күрсәтергә күнектерергә сәләтле. Бүген аның песиләрен бөтен дөнья белә. Кайберләре реклама геройларына да әйләнгән. Ә Бегемот кушаматлы песи «Мастер и Маргарита» фильмында төшкән.
1949 елның 12 апрелендә Мәскәүдә Юрий атлы малай туган. Әле бу вакытта Гагарин галәмгә очмаган, шуңа гап-гади көн булган. Аның нәкъ менә шул көнне тууында ниндидер бер мәгънә бар сыман. Тегесе дә, бусы да дөньяда беренче, һәм икесе дә безнең илдән. «Куклачев – песиләр галәменең Гагарины» дисәң дә һич арттыру булмас.
Казан кунагы
Без Мәскәүгә Куклачевны котлар өчен генә махсус барган идек. Ә аннан ул үзе Казанга, төгәлрәге, Иннополиска килде. Бүген аның дусты, фәнни шәкерте Люция Зөлкәрнәева әлеге киләчәк шәһәре мәктәбендә эшли. Чакыру уен да ул җиткергән шәһәр җитәкчеләренә. Тегеләре шатланып риза булганнар. Гел фән-техника яңалыклары белән генә кызыксынган балаларга мондый игелек-шәфкать дәресләренең бик зарур икәнен аңлаганнар, рәхмәт.
Ә поезддан каршы алырга аны элеккеге дуслары – тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар өчен республика мәктәбендә хәзер тәрбияләнүче егетләр каршы алды. Үзләре ясаган песи рәсемнәрен тотып. Ә Иннополиста Юрий Дмитриевичны кызыклы очрашулар көтте. Иң истә калганы Әсгать Галләмовның оныгы белән очрашу булгандыр.
Йөзеннән елмаю китмәсә дә, авырлыклар аны да еш сагалаган. Цирк училищесында укыганда, ул аягын пыялага бик нык кисә. Өч сәгать буе операция ясыйлар. Аксаклап кала. Аннары кулын да авырттыра. Аны училищедан чыгарыр өчен комиссия җыялар.
– Минем бик тә артист буласым килә, – ди Юра, – укыйм инде.
Егетнең үҗәтлеге директорга бик ошый – ул, искәрмә ясап булса да, аны училищеда калдыра. Аннары бөтен көчен, тырышлыгын шушы ышанычны аклар өчен куя булачак атаклы клоун.
– Һәркемдә талант бар. Аны бары тик эзләп табарга гына кирәк. Әгәр дә бүген син иртәгесе көн турында уйламыйсың икән, иртәгә сине бушлык көтә. Иң мөһиме, авырлыклар алдында куркып калмаска, сыгылып төшмәскә. Тормышта бернәрсә дә очраклы рәвештә генә булмый. Димәк, шулай кирәк булган, – дип, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты халык артисты.
Йолдыз ШӘРАПОВА,
Казан – Мәскәү – Казан
Комментарийлар