16+

Юто Хишияма: «Татар теленә мәхәббәтем җырлардан башланды»

Юто Хишияма, Япония, Токио чит телләр университеты аспиранты:

Юто Хишияма: «Татар теленә мәхәббәтем җырлардан башланды»

Юто Хишияма, Япония, Токио чит телләр университеты аспиранты:

– Мин Казанда ике ел яшәдем һәм Татарстанга гашыйк булдым. Татар теле белән танышлыгым университетта башланды. Без анда төрек телен өйрәндек. Телгә мәхәббәтем җырлардан башланды. «YouTube»тан татарча бик күп җырлар тыңладым. Сүзлекләр ярдәмендә татарча өйрәнә башладым. Диплом эшемнең темасы да «Татар теле орфографиясе» иде. Мин аны япон телендә яздым. Казанны күрәсе килү теләгем дә көчле булды, ә моның өчен татар телен яхшы белергә кирәк бит. Шуннан телне ныклап өйрәндем. 2014 елда хәтта татар теле буенча халыкара олимпиадада гран-при алдым. Казан дәүләт университетының татар факультетында укыдым. Миңа, татар җырларыннан кала, ризыкларыгыз да бик ошый. Аеруча өлеш белән чәк-чәкне яратам. Өчпочмакларны бик сагынам, аларны үзем дә пешереп ашыйм. Интернет-радиодан татарча җырлар тыңлыйм, татарча яңалыкларны күзәтеп барырга омтылам. 10 ноябрьдә Татарстан һәм татарлар турында япон телендә китабым чыгачак.

Казанга килгәч, мине татар теленең бик тар даирәдә кулланылуы гаҗәпләндерде. Күбесе рус телендә сөйләшә. Шушы көннәрдә татар теле тирәсендә барган вазгыять мине бик борчый. Татар теле онытылырга тиеш түгел. Ул онытылмасын, кулланылыш даирәсе киңәйсен, аны башка милләт кешеләре дә теләп өйрәнсен өчен, татарлар үзләре тырышырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading