Шәһри Казан

Үз җырыңны җырла, күңелем!

Рухия Ахунҗанова – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1991), югары категорияле укытучы (1994). 1995 елдан Җәлил бистәсендә яши.

Республика газета-журналларында һәм күмәк җыентыкларда 1975 елдан бирле басыла. Татар театрының 100 еллыгы (2006, I урын), Риза Фәхреддин һәм Фатих Кәрим юбилейлары (2009, III урын), ‹‹Бөек Җиңү кайтавазы›› (2010, I урын) республикакүләм әдәби бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.

Татарстан АССРның 90 еллыгына багышланган ‹‹Татарстан һәм татар халкы тарихы›› республикакүләм бәйгесендә I урынга (2009) һәм Гран-прига (2010) лаек була. Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының ‹‹Илһам чишмәсе›› әдәби-иҗат бәйгесендә (2011, 2012) I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. 2013 елда Гран-прига лаек була.
Авторның ‹‹Җырлы чишмә›› (Татарстан китап нәшрияты, 2012) һәм ‹‹Олуг шәһәрдә кунакта›› (‹‹Илһам›› нәшрияты, 2013, 3 тарихи хикәя), ‹‹Шәһре Биләрдә кунакта›› (Татарстан китап нәшрияты, 2015) җыентыклары дөнья күрә. Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе (2013), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны (2014).


Сөю серләре

Хисләр каян алсын ялкын,
Үзең утка кермәгәч,
Сөю диңгезләрен кичеп
Еламагач, көлмәгәч?!

Ялкындай дөрләп янмагач,
Көю буламыни ул?!
Күз яшьләрсез генә сөю
Сөю буламыни ул?


Үрә идең...

Тарап үрә идең чәчләремне,
Бөртеген дә очырмый җилгә.
Озын толым, димәк, татар кызы
Максат булган үстерү илгә.

Чигәдән үк алып үрә идең,
Бисмиллалап, минем толымны.
Нинди шаукым, заман зилзиләсе
Адаштырды кыйбла-юлымны?

Җилгә очып, кош алмасын, дидең,
Сырхау иңәр газиз башыңа.
Кошлар оя корсын өченгәме,
Чәч очырдык, ашыга-ашыга?

Кайда туры килсә, шунда кисеп,
Чәчебезне басып тарадык.
Әниләрнең җан күк киңәшенә
Нигә бармак аша карадык?!

...Утырып тарап, җыеп бар син аны,
Чит урынга чәчең ташлама.
Сәламәтлек белән әдәплелек,
Бәлки, чәч тараудан башлана?!


Чынга ашмый калган хыялым

Син бит, бәгърем, хисләремнән ташып,
Чынга ашмый калган хыялым.
Язлар алып килгән ак болытка
Исемеңне синең уямын.

Икәү бергә көтеп алалмадык
Хыялдагы сихри кичләрне.
Яшьлек сулды. Моңсу сагышлардан
Күңелләрем тулып нечкәрде.

Кер кунмаган язгы чәчәкләргә
Яшьлек серләремне сөйләдем.
Сит бит минем йөрәк серләремне
Чәчәкләргә төрдең, сөйгәнем.

Көз дә кебек, яз да...
Көзгә кергән саен, нигә
Күңел һаман язда,
Яшәгән гомеркәйләрем
Күп тә кебек, аз да!

Реклама

Сабыр канатлары – көздән,
Хисләр генә яздан.
Каршылыклы тойгыларым
Көз дә кебек, яз да.

Исем табылмаган халәт
Көз дә кебек, яз да...
Шул халәттә үткән гомер
Күп тә кебек, аз да...


Язмышыма язган...

Үзем көзгә керәм, күрәм алда
Шигъри язларымны.
Шигыремә бирәм, шигыремә
Йөрәк назларымны.

Шигъри хисләр канатлана көзен,
Ярсу алып яздан.
Язгы ярсу, көзге сагыш минем
Язмышыма язган.


Идел бит ул...

(«Су буйлап» җырын әнием җырлый иде.)

«Идел бит ул – тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул...»
Әниләрдәге тирән хис
Иделкәйгә тиң бит ул.

Иделкәем, Иделкәем,
Иделкәем, агасың.
Әниемнең изге хисен
Килә җырга саласым...

Идел бит ул бик мул сулы,
Суы диңгезгә китә.
Әниләрдәге зирәклек
Безне чын кеше итә.

Идел буйларында йөрдем,
Тугайларын буйладым.
Әнкәй йөрәгеннән чыккан
Җыр турында уйладым.


АсылъЯр

Алсу Зәйнетдиновага
Бөтен җаның-тәнең белән
Моңнар дөньясында син.
Карлыгачлар үреп биргән
Сөю оясында син.

Имәнкискәнең тарихи
Җилләре синдә икән.
Җырыңда илне зурлыйсың,
Бабаң икмәген иккән.

Дилбәр булып бик күпләрнең
Хәтерендә калдың син.
Яланаяклы чибәр кыз,
Хөрмәт яулап алдың син.

Милләтемнең асыл кызы,
Юлың еракка дәшә.
Тормыш сәхнәсендә дә син
Гөлләрдәй балкып яшә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: