И без тәмуг белән оҗмах турында сөйләшергә яратабыз инде, аны әллә нинди рәвешләрдә күз алдына китерәбез. Күкләрнең җиденче катында, дибез. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Андый варианты да бардыр. Ә икенче яктан карасаң, алар безнең аяк астыбызда. Тик бернинди фәрештәләре генә күренми.
Әйтик, кемдер нәрсәдер урлады ди. Ну, тотылудан курка бит инде ул. Менә башлана тегенең өчен тәмуг. Шылт иткән тавыш ишетелсә дә, дертләп куя. Берәр хәбәр ишетсә дә, күңелен ялкын ялмый. Тотыла инде ваграк бур булса. Андыйларны, иртәме-соңмы, барыбер тоталар. Тотылгач, тәмугның тагын ничәнчедер каты башлана. Якыннарын, туганнарын хәфага салды бит инде. Бөтен мир алдында гарьлеккә калды. Бурлык – бер гөнаһ булса, тотылу – икенче гөнаһ. Гомумән, җиренә җиткереп эшләнмәгән һәр гамәл – гөнаһ. Ә бурлык – аеруча… Адәм үтерүне исәпкә алмаганда…
Анысы тагы да яманрак. Хурлыгы да, җәзасы да зуррак. Бурлыкны әле кемдер гафу итәргә дә мөмкин. Безнең чорда бигрәк тә. Ә үтерү… Аллага шөкер, монысы әлегә гадәткә кермәгән. Һәрхәлдә, бурлык кебек үк ачыктан-ачык эшләнми. Шуңа аның газабы да авыррак. Тәмуг инде бер сүз белән әйткәндә. Бу очракта хәтта тотылу да яхшырактыр әле. Тотылды, утырып чыкты – җаны беркадәр җиңеләеп калды. Ә тотылмаса, шул газапны бөтен гомере белән күтәреп йөрергә мәҗбүр. Коточкыч инде. Ходай якыннарыңа күрсәтмәсен.
Җинаять кенә түгел, башка хаталар да һәрвакыт газап китерә. Кайдадыр ялгышасың икән, шунда ук диярлек аның нәтиҗәсен күрәсең, газапланырга мәҗбүр буласың. Әйтик, ачык авызланып йөреп, акчаңны төшереп калдырдың, ди. Әллә ни зур зыян да түгел бугай инде, тик син барыбер газапланасың. Кайда төшердем икән, дип эзлисең. Шул урыннарны 40 тапкыр әйләнеп чыгасың, тапмасаң, тынычлана да алмыйсың. Хәтта аннан башка акчаң булса да, югалту хисе озак кына дәвам итә. Чирле кеше кебек йөрисең.
Чир дигәннән… Һәртөрле авырулар да безгә җәза итеп биреләдер әле ул. Дөрес ашамадың – ашказаны тирәсенә көч килә, дөрес эчмәдең – бавыр шакылдап чыга. Яхшылап киенеп йөрмәдең – салкын тия, үпкәгә көч килә. Дөрес сүз әйтмәдең – ипи шүрлегенә дә эләгергә мөмкин.
Дөрес яшәү рәвеше алып барган кешеләр сирәк авырый, диләр. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Ләкин бөтенләй авырмый торган кеше булмый бугай. Анысы да гаҗәп түгел инде, дөрес яшәүнең нинди булырга тиешлеген беребез дә тулысынча аңлап бетерми бит. Хәтта дин юлыннан китүчеләр дә вакыт-вакыт ялгышып куя. Дөрес тормыш рәвеше алып барам дип үз саулыгын, күңел халәтен кайгыртып кына сәламәт ризык ашап, стресслардан сакланырга тырышып яшәүчеләр дә. Шулай булгач, башкаларга ни сан инде.
Гади тормышта, әйтик, авылда 5-6 мең хезмәт хакы алып, бөтен вакытын йорт-курасын хәстәрләүгә сарыф итеп яшәүчеләр бар, бөтен гомерен юлда үткәреп, төрле кафеларда тукланып гомер итүчеләр... Болар инде үзенең сәламәтлеге турында иң соңыннан гына уйлый ала.
Һәртөрле авырулар, күңел газаплары безнең дөрес яшәмәвебез өчен җәзадыр. Ул җәзалар заман ахры җитеп кешеләрне тәмуг бүлмәләренә урнаштырып бетергәнче үк килеп җитә. Бәлки бу адәм баласының холык-фигылен төзәтү өчен эшләнәдер, бәлки тәмуг газапларына монда ук күнегә торсыннар диптер. Анысын төгәл генә әйтеп булмый инде.
Менә үзем дә авырып ятам әле. Моңа кадәр гел оҗмахка эләгермен шикелле тоела иде. Авыргач, тәмуг та искә төшә икән ул. Ялгышларың, хаталарың искә төшә… Шушы хәлдән котылсам, беркайчан да ялгышмам, гел дөрес яшәрмен, дип ант эчәсең. Ә савыккач, бар да онытыла.
Кем ничектер, ә мин моны яхшы беләм. Безнең нәфсебез, омтылышларыбыз, йомшаклыгыбыз бөтен җәзалардан да көчлерәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар