16+

Заман Хозыр Ильясы

Мәгъсүм Гәрәевкә – 85 яшь

Заман Хозыр Ильясы

Мәгъсүм Гәрәевкә – 85 яшь

«Заман Хозыр Ильясы». Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев якын дустына атап язылган шигырьләренең берсен менә шулай тәмамлый. Шушы өч сүз журналист һәм язучы, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәев тормышының асылын һәм киң колачлы эшчәнлеген һәрь­яклап ача.

Шәүкәт Галиев кенә түгел, шигырь-поэмалары 97 илдә басылган Евгений Евтушенко, Татарстанның халык язучысы-шагыйрьләре Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Равил Файзуллин, Әхсән Баян, Гамил Афзал, Лена Шагыйрьҗан... барлыгы 29 әдип Мәгъсүм Гәрәев һәм аның иҗаты турында матбугатта үз сүзләрен әйттеләр. Язмаларда бүгенге юбилярның республикабызның аксакал язучылар Шурасы рәисе булган чордагы игелекле эшләре дә ачык чагыла.

Мәгъсүм Гәрәев Питрәч райо­нының Шале (Мәгъсүм ага туган авылын шулай атау яклы. – Ред.) авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Мәликә, әтисе Гәрәй Шакировлар Шале халкын 1917 елга хәтле дә һәм аннан соң да гарәп, латин хәрефләре, кириллица белән укыр­га-язарга өйрәтә. Гәрәй 1930 һәм 1937 елларда ТАССР НКВДсы «өчлеге» карары белән башта – биш, аннары ун елга ГУЛАГка сөрелә. Йортлар һәм мал-мөлкәт конфискацияләнә. Гәрәй Шакиров 1944 елның 2 апрелендә Красноярск краенда төрмәдә ачтан авырып үлә. Мәликә Шакирова кызлары Зәйтүнә һәм Сәгъдәтне, уллары Мәхмүт һәм Мәгъсүмне берүзе тәрбияләп үстерә, балалар югары белем алалар. Зәйтүнә мәктәптә татар теле һәм әдәбият укыта, Сәгъдәт башлангыч сыйныфларда эшли. Мәхмүт – физика-математика укытучысы. Гәрәйләр нәселенең педагогика өлкәсендәге стажы 500 елдан артып китә.

Мәгъсүм Гәрәев, Шале урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел ВЛКСМның Питрәч район комитетында икенче секретарь хезмәтен башкара. Аннары Казан дәүләт педагогогия институтының физика-математика факультетына керә. Икенче курста укыганда, аны Татарстан радиосына эшкә чакырып алалар. Шуннан ул берөзлексез 60 ел радио­да, газета-журнал редакцияләрендә хезмәт итә. Төп эшеннән аерылмыйча, 20 ел дәвамында Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыта. Берничә тапкыр Мәскәү университетының журналистика факультетына кабул итү имтиханнары алуда катнаша. СССР Тышкы эшләр министрлыгы курсларында укып, 39 чит ил журналистлары белән эшли. Журналистларның иҗат конкурсларында лауреат була. Сочида үсә торган бөтен дөньяга данлыклы Дуслык агачына Муса Җәлил исемле ботак ялгый. Агачның һәр ботагы дөньякүләм дан алган атаклы шәхесләр исеме белән аталган. Аны үстерүдә 167 ил вәкилләре катнаша. Мәгъсүм Гәрәевкә Сочи шәһәренең Мактаулы гражданы исеме бирелә. Кузбассның ташкүмер шахталарында эшләүче татарлар турында язган очерклары өчен ул Прокопьевск шәһәренең Мактаулы шахтеры исеменә лаек була.

Кино сәнгатендә дә Мәгъ­сүм Гәрәев исеме чагылып китә. Бу дөнья күләмендә танылган киносценарист һәм режиссер, СССРның халык артисты Эльдар Рязанов белән бәйле. Аның «Ирония судьбы, или с легким паром» кинокомедиясе Мәгъ­сүм Гәрәев идеясе буенча төшерелә. Ул болай башлана. Татар журналисты Казанның «Родина» кинотеатрында кино сөючеләр клубы оештыра. Анда Татарстанның башкаласына килгән кино артистлары, режиссерлар белән очрашулар үткәрә.

Эльдар Рязанов белән очрашуда Мәгъсүм Гәрәев, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының «Победа» колхозларын бутап, алар арасында адашып йөрүе турында сөйли. Менә шушы кызык вакыйга Эльдар Рязановта фильм төшерү турында фикер тудыра. Режиссер кинокомедия­сен күрсәтергә Казанга алып килә, аның тарихын сөйләп бирә.

Мәгъсүм Гәрәев мәшһүр клоун СССРның халык артисты Олег Попов белән дә дуслаша. Цирк артис­ты шамакай юлын Казанда башлый. Журналист һәм артист, Татарстан башкаласы урамнарында юл йөрү кагыйдәләрен бозып, милиционерларны алдап берничә сюжет язалар. Попов аларны СССРның башка шәһәрләре циркларында да уйный.

Мәгъсүм Гәрәев – 1995-1998 елларда «Шәһри Казан» газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге редакторы. Аның халыкара аренада танылган шәхесләр турында иҗат портретларын яза башлавы нәкъ менә шушы чорга туры килә. Аның кайберләре «Шәһри Казан»да дөнья күрә.
Мәгъсүм Гәрәев шундый бөекләр тормышыннан берсеннән-берсе калын дүрт китап чыгара: «Мин, Чуен Гәрәй малае...», «Җаның кыйбатмы, малыңмы?..», «Яшәсен Мин!..» һәм «Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре». Җыен­тыклар Россиянең татарлар күп яши торган регионнарына җибәрелә. Томнарның икесе ЮНЕСКО­ның Париждагы үзәк китапханәсе фондына алына.

ҖЫРЛЫ ИҖАТ

Мәгъсүмне 50нче еллар ахырыннан беләм. Татарстан радиосыннан яңа тавыш ишетелә башлады.

Мәгъсүм Гәрәев тавышы иде ул. Яшь егет журналистика өлкәсендә Ходай биргән сәләтен, талантын үз сүзе, үз фикере белән танытырга тотынды.

Шул вакытта ук аның репортажларында, интервьюларында үз каләме көченә ышану сизелә иде. Без аның белән аралаша идек, туган авылы Шалегә дә бергә кайтып йөрдек. Егеттә өметле журналистның бөтен сыйфатларын күрә, тоя идем. Шөкер, бәямдә ялгышмаганмын. 40 ел инде аның каләменнән нинди генә материаллар чыкмады. Башта радиода гөрләде, аннары газеталарда, «Казан утлары», «Сөембикә» («Азат хатын»), «Ялкын» журналларында очерклары, публицистик мәкаләләре чыга торды.

Мин тәгаен шуны әйтә алам: Мәгъсүм Гәрәевне татар әдәбиятында нәфис публицис­тика тудыручыларның берсе буларак беләм. Аның очерклары күтәренке рухта языла, пуб­лицистик карашында, публицистик сүзендә көндәлек тормышны бөтен каршылыклары белән сизгер тою ярылып ята. Мәгъсүмнең очерк-язмаларындагы геройлары әдәби әсәрләр персонажларына тиң ул. Матур-матур образлар тудыра белә. Берәүнекенә дә охшамаган йөгерек, образлы теле бар. Иҗаты җыр­лы булуының сере дә, минемчә, нәкъ менә үзенчәлекле җор телендә. Бүгенгедәй авыр заманда пафослы әйберләр яза. Халыкның рухын саклап калуда мондый материаллар бүген бик кирәк.

Тукай туган җирне – минем Арчамны бик ярата ул. Соңгы алты-җиде ел эчендә Игенче агай турында 50дән артык очерк-новелла язган. Арча җирен ул «Солтанатлы җир» дип атады. Арча җирен ачык китап итеп актарып бирде. «Арча – Татарстанның игенчелек башкаласы», «рухи башкаласы» дигән сүзтезмәләрен дә кертте. Мәгъсүм Гәрәев Гариф Ахунов белән «Арча җиренең ачык китабы» дигән документаль повесть язып бастырды. Алар бу әсәрдә тулы бер районның күмәк портре­тын, Арча икмәгенең образын гәүдәләндергән. Повесть матбугатта уңай бәя алды. «Татарстан хәбәрләре» газетасында шагыйрь Нияз Акмал «Ачык йөзле китап» дигән күләмле мәкаләсен шушы әсәргә багышлаган иде.

Ул әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең күренекле шәхесләре турында бик матур, үзенчәлекле иҗат портретлары яза. Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази һәм Мирсәй Әмир, Илһам Шакиров, Гөлсем Сөйләйманова, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, Зилә Сөнгатуллина, Гөлзадага багыш­ланган (алар бик күп, санап бетерергә мөмкин түгел) очеркларында геройларының иҗатын һәм шәхесен без белмәгән яклары белән ачып бирә.

Мәгъсүмебез – бик тә иркен күңелле, ярдәмчел, шәфкатьле кеше. Бу сыйфатлары тумыштан килә, нәселдән килә бугай. Апамы ул, сеңелме, әллә әбекәйме-бабакаймы, шәһәрдә яисә авылда эшләүче гап-гади кешеме, укучы баламы, аның мөгаллимеме, зур галимме, әдәбият-сәнгать кешеләреме – Мәгъсүм Гәрәевнең һәркайсы белән уртаклашасы фикере, алар турында әйтер сүзе бар. Сүзен гыйбрәтле итеп әйтә белә. Журналист өчен бу – бик кирәк сыйфат. Шуңа күрә булса кирәк, минем Арчамда гына түгел, Балтачта да, Азнакайда, Тәтештә, Кама Тамагында, Сарманда, Зәйдә, Ютазыда да аны үз туганнары кебек яраталар. Питрәче турында әйткән дә юк инде. Туган ягының җырлар кошы ул. Аның җыры шундый саф, шундый тәэсирле, җырлап язганнарын укыганда, хәтта картаеп беткән ялгыз гөлчәчәк куагы да кинәт яшәреп китәдер сыман тоела миңа.

Җырлы иҗатыңның гомере озын булсын, улым Мәгъсүм!

Гомәр БӘШИРОВ, Татарстанның халык язучысы.
17 апрель, 1997 ел.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading