16+

Үзара салым булган җирдә үзара аңлашусыз булмый

Бу ялларда авылларда референдумнар узды. Халык үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирде. Бишенче ел гамәлдә булган әлеге программа - авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм. Бу хакта Кировта җирле үзидарәне төзекләндерү буенча узган совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин да искәрткән иде. Ул Татарстандагы үзара салымны уңай бәяләп, башка төбәкләргә дә бу алымны кулланырга өндәде.

Үзара салым булган җирдә үзара аңлашусыз булмый

Бу ялларда авылларда референдумнар узды. Халык үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирде. Бишенче ел гамәлдә булган әлеге программа - авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм. Бу хакта Кировта җирле үзидарәне төзекләндерү буенча узган совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин да искәрткән иде. Ул Татарстандагы үзара салымны уңай бәяләп, башка төбәкләргә дә бу алымны кулланырга өндәде.

19 ноябрь көнне республиканың 43 районында 1706 сайлау участогы эшләде. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, тавыш бирү барышын “Бердәм Россия”, “Яблоко”, “Парнас” һәм КПРФ партияләре вәкилләре күзәткән. Барлыгы 569 мең 589 кеше тавыш бирүдә катнашкан, бу барлык сайлаучыларның 66,26 процентын тәшкил итә.

Яшел Үзән районының Норлат авылында референдум бер бәйрәмгә әйләнгән. Авылда яңа ачылган мәдәният йортында бу көнне концерт гөрләгән.

- Норлат җирлеге биш авылны берләштерә. Барлыгы 2550 кеше исәпләнә. Бу юлы, алдагы еллар белән чагыштырганда, халык аеруча актив иде. Өлкән яшьтәгеләр референдумны бер ел да калдырмый. Халыкның үз авылының киләчәге өчен битараф булмавы сөендерә. Үзара салым акчасының файдасы бар, нәтиҗә күзгә күренә. Халык үзара аңлашып, ремонт эшләрен чиратка сала. Соңгы елларда авылыбыз күзгә күренеп үзгәрде, матурланды. Үзебез дә сокланабыз. Урамнар якты, балалар өчен мәйданчыклар бар, яшәр өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз, чишмәләргә, коеларга зур игътибар бирелә, – ди Норлат авыл җирлеге башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Лидия Тюканова.
Халык үз ризалыгы белән җыйган салым акчасының 1 сумына дәүләттән 4 сум өстәп бирелә. Норлат авылында былтыр халыктан җыелган 269 мең 200 сум акча дәүләттән миллион сумнан артык булып әйләнеп кайткан. Бу акчаларга юллар төзекләндерелгән. Быел кечкенә урамнарны, тыкрыкларны рәткә китерү күздә тотыла. Акчаны изге эштә кулланырга да тели авыл халкы. Чишмәләрне төзекләндерү, зиратны чистарту эшләренә дә өлеш чыгаралар. Референдум барышында халык гозерләрен дә җиткерде. Кемдер чүплек савытын махсус рәшәткә белән әйләндереп алуны сорый, икенче берәүләр балалар мәйданчыгы кирәк, ди. Күперләрне ремонтлау да мөһим. Кыскасы, барысы да чиратка салынып хәл ителә.

Үзара салым булган җирдә, үзара аңлашусыз булмый. Баксаң, уртак фикергә килә алмаган авыллар бар икән. Әйтик, былтыр Яшел Үзәннең өч авылында тавыш бирүләргә берәү дә килмәгән. Быел 14 җирлектә референдум бөтенләй узмаган.
Үзара салым акчасын төрле җирдә төрлечә җыялар. Яшел Үзән районының Норлат авылы халкы 200 сумнан җыелышса, күршедәге Акъегет авылында 600 сум биргәннәр. Хәтта, 2000 сумнан җыешкан җирлекләр дә бар икән. Кайбыч районының Кошман авылында быел үзара салым 500 сум тәшкил иткән.

– Акча кызганыч түгел, 500 сум авылыбыз өчен сәдака булсын. Шөкер, юлларыбыз бар, датчик куйдылар, хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында су килә. Эшләсеннәр генә, без канәгать, – диләр пенсионерлар Гөлгенә Фәйзуллина белән Люция Нәфыйкова.
Аларның участокларында 96 процент кеше тавыш биргән. Киләсе елга үзара салым акчасына Кошманда буаны ремонтлау, балалар мәйданчыгы ясау, паркны әйләндереп алу, Урсак урманчылыгында колонкалар һәм коеларны төзекләндерергә ниятлиләр.

Программа эшли генә башлаган елда 93 участоктан үзара салым акчасы 3,7 миллион сум гына җыелган булса, былтыр 796 җирлектән183,4 миллион сум салым җыя алганнар. Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2018-2020 елларга бюджеттан бу программа өчен ел саен 1 миллиард сум акча каралган.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading