16+

Үзең белән ризык алып керергә ярамый дигәнгә ышанмагыз. Ярый...

«Үзеңнең ризык белән ярамый!». Кинотеатр яки аквапаркка барсаң, андагы хезмәткәрләр шундый кисәтүне ясап кына тора. Чынлыкта, үзеңнең ризык белән кинога яки аквапаркка керергә ярый. Бу – законлы гамәл.

Үзең белән ризык алып керергә ярамый дигәнгә ышанмагыз. Ярый...

«Үзеңнең ризык белән ярамый!». Кинотеатр яки аквапаркка барсаң, андагы хезмәткәрләр шундый кисәтүне ясап кына тора. Чынлыкта, үзеңнең ризык белән кинога яки аквапаркка керергә ярый. Бу – законлы гамәл.

Канун һәм «кагыйдәләр»
Әгәр дә канун буенча һәр кеше үз ризыгы белән килә ала икән, ни өчен безгә «ярамый» диләр соң? Җавап гади: күңел ачу үзәкләренең хуҗалары да, гади хезмәткәрләре дә кануннарны укымаган булса кирәк. Аның каравы, үзләре уйлап тапкан канунны яттан өйрәнеп, халыкның хокукларын бозалар. Ашыйсыгыз килдеме? Рәхим итеп җирле кафеда ашарга яраклы әйбер сатып алыгыз. Гәрчә андагы гади су, супермаркеттагыга караганда, өч тапкырга кыйммәтрәк торса да.
Шуны да истә тотарга кирәк, аквапарк, кинотеатр һәм башка шундый күңел ачу үзәкләре өчен ризык һәм эчемлекләр сату – керем алуның аерым ысулы. Өстәвенә, уңышлы да. Шуңа күрә канунга бернинди катнашы булмаган төрле кагыйдәләр һәм тыюлар кертелә. Югыйсә, судларда, әгәр шундый тыюга ачуы чыккан кеше дәгъва бирсә, күңел ачу үзәкләре һәрвакыт оттыра икән.

Татарстанда да аквапарк хуҗасы Россия Югары судына шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән. Чөнки моңа кадәр суд аның файдасына булмаган карар чыгарагн. Ләкин ул анда да «җиңелә». Судья карары буенча, Россия Конституциясе, Гражданлык кодексы һәм Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, күңел ачу үзәкләре клиентлары үзләренең ризыгын алып килергә тулы хокукка ия, ә аквапаркның эчке «кагыйдәләрен» яңадан карарга һәм кануннарга туры китерергә кирәк.

Санкт-Петербургтагы аквапаркларның берсе суд карары буенча шулай ук килүчеләргә үзләре белән ашарга һәм эчемлекләр китерүне тыйган өчен штраф алган. Оешма тиз арада кагыйдәләрне яңадан караган, һәм шуннан соң җитәкчелек штраф түләүдән азат ителгән. Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да эчемлекләргә дә кагыла. Кинога яки аквапаркка үз эчемлекләрең белән керергә ярый. Шуңа да карамастан, әгәр сездән барыбер ризык һәм эчемлекләрне калдырырга яки бинадан чыгып китәргә таләп итсәләр, нишләргә?

Иң мөһиме – низагны булдырмый калырга һәм килешергә тырышыгыз. Кинотеатр яки аквапарк хезмәткәренә, килүчеләр үзләре белән ашарга һәм эчемлекләр алып килергә канун буенча хокуклы, дип аңлатыгыз. Әгәр бу да  хезмәткәрләргә тәэсир итмәсә, аларга канунны бозган өчен штрафлар турында сөйләгез. Роспотребнадзорга һәм прокуратурага шикаять язарга вәгъдә итегез. Хәзер моны хәтта телефоннан  онлайн гына ясарга да мөмкин.

Мөгаен, сезнең тәвәккәллегегез файда китерер. Әгәр юк икән, шикаятьләр языгыз. Оешманы тикшерәчәкләр һәм штрафка тартачаклар. Анда эчке кагыйдәләрне үзгәртәчәкләр: «Ризык һәм эчемлекләр белән керү тыелган» пункты да юкка чыгачак.

Ә хәзер ситуациягә икенче яктан карыйк. Үзем белән булган хәлне мисал итеп китерәм. Бер тапкыр кинотеатрда артымда «күңелле» кешеләр утырган иде. Алар кино карарга түгел, ә ашарга килгән кебек тоелды. Кәгазьгә төрелгән булса да, исерткеч эчемлек икәне аңлашылды. Шуңа өстәп, кабымлыкларының да исе таралды. Сеанс буена кыштыр-кыштыр килде болар. Аларны бөтен зал күрә алмый кебек тоелды. Ләкин сүз әйтеп тә булмый, чөнки бу затлар юридик яктан канунны бозмый.   

Әйе, канунда нинди ризык алып керергә мөмкин икәнлеге ачыкланмый. Шулай да җәмәгать урынның шәхси кухня түгел икәнен истә тотарга кирәк. Иң беренче чиратта, бу – күңел ачу һәм ял итү урыны булып кала бирә. 

Шуны да истә тотыгыз: әгәр сезнең ризык һәм эчемлекләр аквапарк яки кинотеатр милкенә зыян китерсә, сезгә штраф түләргә туры киләчәк.

Лилия Яфизова.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading