16+

Үзе әрсез, үзе матур   

Һәр хуҗалыкта диярлек, төзелештән соң пычкы чүбе, кирпеч ватыклары, эреле-ваклы ташлар, шул исәптән юлга түши торган вак таш, укмашып каткан  цемент кисәкләре кебек эшкә яраксыз калдыклар өелеп кала.

Үзе әрсез, үзе матур   

Һәр хуҗалыкта диярлек, төзелештән соң пычкы чүбе, кирпеч ватыклары, эреле-ваклы ташлар, шул исәптән юлга түши торган вак таш, укмашып каткан  цемент кисәкләре кебек эшкә яраксыз калдыклар өелеп кала.

 

Ихатаның ямен бозып тормасыннар дип, аларны чүплеккә илтеп түгү җаен карарга күнеккәнбез. Нигә әле бу яраксыз нәрсәләрне кояшлы урынга матурлап бер күчкә өеп, өстенә ком катыш туфрак түшәп, затлы Альп таучыгы ясап куймаска? Бу таучыкны бизәр өчен, үрмәләп үсеп, тиз арада тирәлекне тулысынча каплап алганга күрә, халык телендә “чәчәкле келәм” дип йөртелүче портулак үстерү аеруча отышлы. Портулак ярлы туфракта шаулап чәчәк ата, ул бары тик кояш нурларының турыдан-туры төшүенә һәм даими сугаруга гына мохтаҗ.

Әгәр тиресле туфракка утыртсак йә булмаса, юмартланып, ашлама сипсәк, үсемлек чәчәк атарга уйлап та карамаячак. Карап үстерү технологиясен төгәл үтәгәндә, портулак июньнән октябрь азагына чаклы шау чәчәктә балкып утыра. Иң кызыклысы шунда: һәр чәчәге нибары бер генә көн яши. Сулганына алмашка килүче яңа чәчәкләрнең күпләп яралуы аркасында, түтәл һәрдаим шау чәчәктә тора.

Портулакны газон читләрендә, сукмак буйларында, вазонда, гөл чүлмәгендә үстереп була. Аны орлыктан чәчеп үстерергә, сабагын кисеп алып тамырландырып үрчетергә ярый. Беренче елда шул рәвешле матавыклансак, икенче язда ул көздән үзе коеп калдырган орлыклардан тишелеп чыгар. Хәер, бу сыйфаты гади портулакка гына хас. Ә селекционерлар иҗат иткән бик эре чәчәкле гибридларны һәр елны чәчеп үстерергә туры килә. 

Портулакны апрельдә асты тишекле 6-8см тирәнлектәге пластик савытка чәчеп, кәлшәләрен тәрәзә төбендә үстереп чыгып, кыраулар срогы узгач, түтәлгә күчереп утырту кулай.  

Кибеттә сатылган әзер грунтта торф күп булганга күрә, бу субстратта портулак начар тишеләчәк. Иң отышлысы – составны үзең әзерләү. Тиресләнмәгән бакча туфрагына 4:1нисбәтендә елга комы кушып болгаткач, туфракны газ мичендә зарарсызландырып алабыз. Савыт төбенә, дренаж катламы итеп, 2 см калынлыкта гравий яки йомырка кабыгы, вермикулит салып калдырабыз. Туфрак өстен беркадәр тыгызлагач, яңгыр суы сибәбез. Портулак орлыклары бик вак, шунлыктан аны туфрак өстенә генә сибеп җибәрәбез.

Өстенә полиэтилен пленка ябып, җылы урында тишелдерәбез. Тишелеп чыккач. япмасын ачып, савытны якты тәрәзә төбенә куйдым. Суны төпләренә генә саклык белән сибәм. Сугарганнан соң, төпләренә коры туфрак яки ком сибеп җибәрергә кирәк. Икешәр чын яфрагы чыккач, портулакны сирәкләп күчереп утыртам. Көннәр болытлы торса, үсемлекләрне фитолампа астында яктыртырга туры килә. Рассаданы ачык грунтка кыраулар чоры узгач күчерәбез. Араларын 15-20 см калдырып утыртабыз. Беренче атнада көн саен сугарабыз, аннан соң атнага өч мәртәбә су сибәбез. Бу вакытка ул инде чәчәккә бөреләнгән була. Портулакны чәчкәннән соң 40 көн узгач, чәчәк ата башлый. Бу чәчәкнең төбен йомшартасы, тукландырасы, хәтта чүбен утыйсы юк. Аны хәтта бернинди тәҗрибәсе булмаган бакчачы да утыртып үстерә ала. Ул гадәттә чирләргә бирешми, корткычлардан курыкмый. 

Хәмидә Гарипова 

Казан

Фото: http://pixabay.com 

 


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading