16+

«Үзең яхшы булсаң, сиңа да шундыйлар тартыла»

Нефтьчеләр арасында гаилә династияләре бик күп, аларның кайберләренең гомуми хезмәт стажы дистәләп кенә түгел, йөзәр еллап исәп­ләнә. Хезмәт биографияләрен «Прикамнефть» белән бәйләгән Долининнар нәселе – шуларның берсе, Федор Иванович үзе генә дә бу тармакта 40 елдан артык хезмәт куйган.

«Үзең яхшы булсаң, сиңа да шундыйлар тартыла»

Нефтьчеләр арасында гаилә династияләре бик күп, аларның кайберләренең гомуми хезмәт стажы дистәләп кенә түгел, йөзәр еллап исәп­ләнә. Хезмәт биографияләрен «Прикамнефть» белән бәйләгән Долининнар нәселе – шуларның берсе, Федор Иванович үзе генә дә бу тармакта 40 елдан артык хезмәт куйган.

Ул елларны берәмтекләп барлап чыксаң, шактый мул һәм кызык­лы хатирәләрне бер язмага гына сый­дырып та булмас. Федор Иванович – яхшы хәтерле, көр тавышлы, кызыклы әңгәмәдәш. Аның тавышы идарә бүлмәсен үтеп чыгып, коридорга хәтле ишетелеп торды бугай, бергә эшләгән хезмәттәшләре аның белән күрешергә дип кереп-чыгып йөрде. Ә биредә ул кадерле кунак, әлеге идарәнең төрле тармагында эшләп, аның тарихында эзен калдырган шәхес.
Мөслим – нефть төбәге түгел. Шунда туып-үскән егет ни рәвешле хезмәт биографиясен әлеге тармак белән бәйләгән? Федор Долинин туып-үскән авыл хәзер инде юк, Хрущев заманында, перспективасыз авыллар исемлегенә эләгеп, ул юкка чыккан. «Нефтьче булу-булмау соравына мин хәзер – дистә еллар шунда хезмәт куеп, аның бөтен нечкәлекләрен белеп, бик күп бас­кычларын узгач җавап бирә алам, ә яшь чакта моңа төгәл җавап юк иде. Нефть белән тәүге тапкыр танышуым бала чакта булды. Безнең авыл янында Азнакай нефтьчеләре скважина бораулаган иде, – дип сөйли Федор Иванович. – Разведчик-бораулаучыларны авылдагы өйләргә урнаштырдылар. Бездә гаиләсе белән яшәгәне нинди вазифаны башкаргандыр, әмма ул бик эшлек­ле кеше иде. Эш сменасын тәмамлап, өйгә кайткач та тик утырмады, йә ул ятьмә үрә, йә киез итек баса. Бу һөнәрләргә мине дә өйрәтте. Авыл халкы аңа киез итекләргә заказлар бирә иде. Ул бик авыр эш, мин хәзергә хәтле киез итек басуның бөтен эзлеклелеген хәтерлим, бик тырышсам баса да аламдыр әле, теге бораулаучы миңа аны бик яхшы өйрәткән иде». Бер булганнан гел була, ди, кара алтын табу өлкәсеннән читкәрәк китеп, Федор Долинин миңа итек басу эшен дә җентекләп сөйләп чыкты. Кайнар каструльдән алынган киез итекне формага салгач, сарык эчәгесе тарттырылган инструмент белән ышкылганын мин белми идем, бу хакта миңа нефть һәм газ табу идарәсенең элеккеге өлкән инженеры бәян итте. Башлангыч сыйныфта гына укыган малайның хәтеренә нык­лап кереп утырган булган, күрәсең. «Менә шундый кешегә минем соклануым көчле иде, әлеге татар бораулаучысына мин бик рәхмәтле. Алар бораулаган скважиналар анда хәзер дә бар, еллар узгач, минем шул авылдан икәнемне белгәч, аларны күрсәтүемне сораган иде. Беренче тапкыр нефть белән танышуым шулай булды».

Әлеге разведчик-бораулаучы белән очрашу бәлки күбрәк киез итек басу белән истә калыр да, шуның белән тәмамланыр да иде, әмма нефть белән яшь Долинин тагын бер кат очраша. «Ул хәзер генә интернет та, башкасы да бар, ә ул чакта кайдан белеп бетерәсең бөтенесен, кайдан мәгълүмат аласы? Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укырга китәргә иде исәп. Еракка китәсе килми, якын-тирәдә уку йортлары юк. Мәктәп директоры булып эшләүче әти техникумга барырга тәкъдим итте: урта белем дә аласың, белгечлек тә була, дип аңлатты. Иң якыны – Лениногорск нефть техникумы һәм мин шунда юл тоттым. Тулай торак юк, әтинең сөйләшкән танышларында яшисе килмәде, документларны алып, кайтып киттем». Әмма язмыш аңа тагын бер кат бу тармак белән очрашу мөмкинлеген әзерли һәм бусы инде аның гомер сукмагын шуңа бәйли.

«Геолог кына булма...»

«Бер сыйныфташым ул елны Октябрьский шәһәре техникумына керде, авылга кайтып, сызымнар белән утыра иде. Әлеге сызымнар мине кызыктырды, шуңа тагын аның техникум, тулай торак, секцияләр турында сөйләве дә өстәлде – бер елдан соң мин дә шунда барып укырга кердем. Документларны тапшырганда, миннән: «Нинди белгечлеккә барасың?» – дип сорадылар. Әни кайдан ишеткән булгандыр инде, «Улым, геолог кына булма, алар бит кырда гына йөриләр», – дигән иде. Уку-укыту бүлегендәгеләр: «Ир-егетләр күбрәк нефть скважиналарын эксплуатацияләү белгечлегенә бара», – дигәч, «Менә, әйдә мине дә шунда яз», – дип, документларны тапшырдым». – Федор Долинин бу турыда кызык иттереп сөйли.

Әле Дүртөйледә практика узганда, оператор булып көчен сынаган чорда, цех башлыгы аңа юллама алып, шунда эшкә кайтырга тәкъдим итә. Әмма аның ни өчендер ул якларга күңеле ятмый, ул Алабуганы сайлый: «Бу шәһәрне сайлавым очраклы түгел, аның белән бәйле берничә хатирә бар. Дүртенче сыйныфта укыганда, Түбән Камага пионер лагерена пароход белән барган идек, шунда Алабуга яныннан узып киттек, ул миңа бик ошаган иде. Әтием белән аның бертуганы биредә педагогика институында да укыган иделәр». Шулай итеп, ул Шишкин үзенең мәшһүр картиналарында данлаган шәһәргә килеп төп­ләнә. 1968 ел була бу – «Прикамнефть»тә Долининнарның династиясе башланган ел. «Аннан соң гаиләләре белән ир туганнарым да бирегә килде, тора-бара нефть тармагында эшли башладылар, улым белән кызым нефть институтын тәмамлады. Әлеге тармакта хәзер безнең балалар хезмәт куя», – дип сөйли Федор Долинин.

«Гомер буе яхшы кешеләр очрады»

Дүрт дистә елдан артык вакыт эчендә кемнәр белән генә бергә эшләнмәгән – Федор Иванович кайберсенең исемнәрен атап, алар белән бәйле булган хатирәләрне яңарта: «Мине нефть табу операторы булып эшкә алган, ул чакта икенче промысел башлыгы булган Шуваев Вячеслав Андреевич әле бүген дә исән-сау, Мәскәү өлкәсендә яши. Армия хезмәтеннән соң нефть чыгару бүлегендә инженер булып тәҗрибә туплагач, Шуваев миңа: «Сиңа бүлектә ятарга түгел, җитештерү өлкәсенә чыгарга кирәк», – дип, скважиналарга капиталь ремонт ясау цехына өлкән инженер итеп билгеләде». Аннан соңгы хезмәт биографиясен җир асты ремонтын ясау цехы башлыгы, үзәк инженерлык-технология цехы башлыгы урынбасары, нефть чыгару бүлеге җитәкчесе вазифалары баета. 17 ел идарәнең өлкән инженеры булып эшләгән Федор Долининның хезмәт стажы – 42 ел. Бу әле командировкаларны санамаганда, чөнки 70нче еллар ахырында Себердә дә нефть табуга өлеш кертә. «Татнефть» ул чорда анда зур эшләр башкара, биредән җиһазлар, белгечләр җибәрелә. Долинин үзе бу хакта: «Без, моны шаяртып: «Татарларның икенче тапкыр Себерне басып алуы», дип атый идек». Ул чорда Себердә хәлләр күпкә мөшкелрәк була әле, Татарстанда исә кара алтын системалы рәвештә җайга салынып табыла – ул чорга инде татарстанлылар өч дистә еллык тәҗрибә туплый.

Федор Иванович кызыклы хатирәләре белән бүлешүен дәвам итә: «Эшли башлагач, аттестация узганда, аппаратның өлкән белгечләре: «Үзең өйләнмәгән дә, ә сиңа институтка керергә кирәк», – диләр. «Мин барырга җыенган идем», – дим. «Сиңа тагын бер тәкъдим – өйләнергә», – ди аппараттагылар. Ул елны укырга кереп өлгермәдем, икенче елны тагын аттестация узганда: «Беренчесе үтәлмәде, мин икенчесеннән башладым – өйләндем», дидем. Ә институтка шул елны кердем. Дөрес, әүвәл белмичә, пединститутта ачылган техник факультетка кергәнмен, педагогика белән психологияне укый башлагач, моның миңа кирәкмәгәнен аңладым һәм нефть институтына күчтем». Тагын да кызыклысы – Кама суы җәелер алдыннан әзерлек эшләрен башкару. «Кама суы җәелгәнче скважиналарны күтәреп, аларга бару өчен дамбалар ясалу мин җир асты ремонты белән шөгыльләнгән чорга туры килде. Аларны җир өстеннән 10-12 метрга күтәрдек. Бер фотография саклана миндә, ул Кама суы җәелгәнче төшерелгән. Су җәелә башлагач (андагы агачлар киселеп беткән иде), шул җирдә булган җәнлек-җанварлар биеккәрәк күченде, дамба өсләрендә еланнар үрмәли иде. Ике күл су астында калды, зиратлар күчерелде».

Тәвәккәлләр максат куя икән, алар аңа барып җитү җаен да таба. Су астында калачак зур мәйдандагы башка әйберләрне күчереп булса, скважиналарны күчереп тә, консервацияләп югалтып та булмый – Җир-анабыз кара алтын кебек нигъмәтен биргән икән, кеше аны чыгару юлларын таба белергә тиеш, хәтта су астыннан да. Скважиналарны су өстенә хәтле күтәрү, аларны эшләтү-ремонтлау өчен дамбалар, утраулар ясау – үтә җаваплы һәм катлаулы эш һәм боларны «Прикамнефть»леләр башкарып чыга, бүген дә шундый шартларда нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Моңардан тыш әле чакрымнарга сузылган нефтьүткәргеч торбалар да су астында – аларны карап-тикшереп тору, әйләнә-тирә мохиткә зыян салу куркынычын будырмау да алар җилкәсендә, башкалардан аермалы буларак, «Прикамнефть» нефть табучыларының җаваплылыгы икеләтә-өчләтә күбрәк. Бу эшләрне коры җир өстендә башкару бер хәл, ә тереклекнең аерылыгысыз өлеше булган су белән бәйле территорияләрдә эшләү күпкә катлаулы һәм ул югары профессиональлек сорый. Шөкер, «Прикамнефть»некеләр бу эшләрне дистә еллар буе­на уңышлы башкарып килә, бу – Федор Долинин һәм аның кебек күпләгән фидакарь затларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әңгәмәдәшемнең әйтүенчә, аңа гомере буе яхшы кешеләр генә туры килгән, монда алда әйтелгән җаваплылык хисен тоеп, бердәм булып эшләүнең дә өлеше зурдыр. Кем нәрсә эзли – шуны таба, нәрсәне күрәсе килә – шуны күрә. Димәк, аңа һәрчак үзе кебекләр тартылган.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading