16+

Үзе ял, үзе дәва: «Татнефть» шифаханәләре файдалы ял тәкъдим итә

Елына бер тапкыр шифаханәгә барып дәваланып кайтуны үзе өчен язылмаган канун итеп кабул итә белгәннәр мең өлеш ота. Чит илләргә барып, дөнья күреп кайту да бик яхшы, шулай да, ял белән дәвалануның икесен бер итеп шифаханәгә бару кеше сәламәтлеге өчен мең өлеш файдалы.

Үзе ял, үзе дәва: «Татнефть» шифаханәләре файдалы ял тәкъдим итә

Елына бер тапкыр шифаханәгә барып дәваланып кайтуны үзе өчен язылмаган канун итеп кабул итә белгәннәр мең өлеш ота. Чит илләргә барып, дөнья күреп кайту да бик яхшы, шулай да, ял белән дәвалануның икесен бер итеп шифаханәгә бару кеше сәламәтлеге өчен мең өлеш файдалы.

«Күршебез «Татнефть» предприятиеләренең берсендә эшли. Ел саен үзләренең компанияләренә караган берәр шифаханәгә барып ял итеп, дәваланып кайта. Мактап, сөйләп бетерә алмый. «Татнефть» шифаханәләренә ул тармакта эшләмәүче кешеләр дә бара аламы?»

Гөлшат Шәйдуллина, Чистай.

Елына бер тапкыр шифаханәгә барып дәваланып кайтуны үзе өчен язылмаган канун итеп кабул итә белгәннәр мең өлеш ота. Чит илләргә барып, дөнья күреп кайту да бик яхшы, шулай да, ял белән дәвалануның икесен бер итеп шифаханәгә бару кеше сәламәтлеге өчен мең өлеш файдалы. Шөкер, бүгенге көндә сайлап алу мөмкинлеге зур. Шул күпләр арасында «Татнефть» компаниясенә караган шифаханәләр үзләренең төзеклекләре, заманча җиһазлар, дәвалану мөмкинлекләренең күплеге һәм рәхәтләнеп ял итү өчен шартлар булу белән аерылып тора. Чистай шәһәреннән хат юллаган Гөлшат Шәйдуллинаны куандыра алабыз: аларда ял итү өчен «Татнефть» предприятиеләрендә эшләү мәҗбүри түгел. Әлбәттә, компаниядә эшләүчеләр һәм шуннан лаеклы ялга чыгучылар өчен ташламалы бәяләр каралган. Үзе юллама алып килергә уйлаган кешеләр өчен дә бәяләр бик кулай, ә иң мөһиме – шифаханәләрнең мөмкинлекләре зур. Әйдәгез, кайберләре белән танышып үтик.

Җирдәге «Космос»

Алабуганы без рәссам Иван Шишкин картиналары, шагыйрә Марина Цветаева, данлыклы кавалерист Надежда Дурова һәм, ниһаять, серле Шайтан каласы аша беләбез. Ә бу юлы мин аны бөтенләй башка яктан ачтым. Гүзәл табигатьле шәһәрдән ерак түгел, «Түбән Кама» милли паркы эчендә, менә дигән ял итү урыны бар икән. «Космос» шифаханәсенә халык дәваланырга, сәламәтлекләрен ныгытырга гына түгел, ял көннәрен күңелле һәм актив үткәрергә дә килә. Шифаханә нарат урманында урнашкан. Янәшәсендә генә Кама елгасы ага. Шишкинны атаклы картиналарын иҗат итәргә рухландырган әлеге гүзәл урыннардан бетмәс энергия, көч алып кайтасың. Шифаханә территориясендә өсте ябулы бассейн эшли, прокатка велосипед, чаңгы алып була. Чаңгы базасы узган ел бөтен инвентарьларын яңарткан. Скандинавия йөреше өчен махсус таяклар һәркемгә җитәрлек. Спорт яратучылар өчен урамда тренажерлар да куелган. Җәй көне монда понилар да яши икән, теләүчеләр өчен махсус ат мәктәбеннән атлар да китерәләр. Спорт залында волейбол, баскетбол уйныйлар, бильярд, шашка-шахмат, теннис өстәлләре дә җитәрлек. Балалар өчен уен мәйданчыклары куелган. Кышка шугалак ясарга җыеналар. Шашлык пешерү өчен мангалын да, шампурын да шушында ук прокатка алып торып була. Теләүчеләргә Алабугага, якындагы башка истәлекле урыннарга экскурсияләр дә оештырыла.

«Космос» шифаханәсенә Алабуга шәһәре белән танышырга килүчеләр дә туктала. Ял итәргә теләүчеләрне үзләренә җәлеп итү өчен, шифаханә республика туристлык операторлары белән эшли. Гомумән, «Татнефть»нең барлык шифаханәләре Татарстанның Шифаханәләр ассоциациясенә кергән. Үзләренең сайтлары һәрдаим яңартылып тора.
Дәваланырга килүчеләр өчен биредә аерым корпус. Анда яшиләр дә, дәвалану процедураларын да үтәләр. Тагын ике корпус аерым тора. Берсендә спорт залы, конференц-зал урнашкан. Икенче корпуста җәйге балалар лагере, кышкы ял итү базасы эшли. Монда Яңа ел каршыларга, гаиләләре белән кышкы каникулларны үткәрергә килүчеләр яши.
«Космос» шифаханәсе директоры Рамил Сәфәров әйтүенчә, биредә «Татнефть» хезмәткәрләре генә дәваланып калмый, теләгән һәр кеше өчен аның ишекләре ачык.

– Шифаханәдә ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк-кан тамырлары һәм буын-терәк аппараты авыруларыннан интегүчеләр тернәкләнә. Киләчәктә тагын бер профиль өстәргә ниятлибез. Һөнәрем буенча мин ортопед-травматолог. Россиядә травма алган авырулар өчен реабилитация уза торган шифаханәләр үсеш алган дип әйтеп булмый. Бу яктан без әле аксыйбыз. Шуңа да шифаханәне шул яктан да махсуслаштырасы килә. Ул Бубновский системасы буенча эшләр дип уйлыйбыз, – ди ул.

«Космос» үзенең магний, натрий, кальцийга бай минераль суы һәм кислород коктейле белән данлыклы. Шифаханәдә барысы 40тан артык дәвалану процедурасы тәкъдим ителә. Массаж, кедр бочкасы, физиотерапия, магнит, электр, лазер, ләм, үләннәр, су белән дәвалау, ингаляция, ароматерапия, кислород, озон терапиясе, вакуумлы массаж, әллә ничә төрле душ, шул исәптән коры углеәче душ – аларны санап бетерерлек түгел. Монда җылылык, ягъни парафин һәм озокерит (табигый углеводород) белән дә дәвалыйлар. Алар тән тиресен һәм тукымаларны җылыта һәм кан әйләнеше һәм матдәләр алмашы көчәя. Терәк-хәрәкәт аппараты, нерв авырулары, матдәләр алмашы бозылганнарга су астындагы душ тәкъдим итәләр, анысы аркага, аякларга массаж ясый. Иммун системасын, кан әйләнешен яхшырту, стрессны бетерү, ябыктыру максатыннан, шифаханәдә альфа-капсула дигән аппарат кулланалар.
– Болардан кала климатотерапиябез дә бар, – дип елмая шифаханә директоры Рамил Сәфәров, – нарат урманы – фитонцидларга бай һава – сулыш органнары авыруларыннан дәвалау, еш кына салкын тиеп чирләүчеләр өчен менә дигән табигый процедура.

«Җәлил» сезне көтә

Сарман районында урнашкан «Җәлил» шифаханәсе «Татнефть»нең дәвалау учреждениеләре арасында узган смотр-конкурста гына түгел, бөтенроссия бәйгеләрендә берничә ел рәттән көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән, «Гаилә белән ял итү һәм дәвалану өчен иң яхшы урын» номинациясендә дипломга ия булган. Биредә 30 төрдән артык дәвалау ысулы кулланыла. Халык Җәлилгә кан әйләнеше, нерв, бәвел куу системасы, сулыш алу, ашкайнату органнары, гинекология авыруларыннан дәваланырга, аяк-кулдагы сызланулардан котылырга дип килә.

«Татнефть» компаниясе шифаханәне әледән-әле яңа җиһазлар белән тулыландырып тора. Күптән түгел генә кайтартылган магнитотурботронның буыннар авыртуы, кан басымы, невроз, депрессия, кан тамырлары киңәю, тромбофлебит, миомадан дәвалаганда файдасы зур. Берничә аппаратны алыштыра торган «физиотерапевтик комбайн» да – яңа җиһазларның берсе. Артрит һәм артроз белән интегүчеләргә – лимфомассажер, үпкә-тын юллары авырулары, йөрәк-кан тамырлары системасы, буын чирләре булганда, коры углекислый газ ванналары, тоз мәгарәсе, организмны озон белән баету каралган. Кислород коктейльләре, үлән чәйләре, бассейн... Әлеге исемлекне шактый озак дәвам итеп булыр иде. «Җәлил» шифаханәсенең янә бер горурлыгы – йодлы-бромлы ванналар. Суны үзләренең скважиналарыннан алалар. Ул тынычландыргыч сыйфатка ия. Климакс вакытында хатын-кызлар да файдасын күрә. Озокерит белән дәвалый торган кабинет аша да бик күпләр уза. Чират булмасын дип, соңгы елларда ике сменада эшли башлаганнар. Дәвалану шимбә-якшәмбе көннәрендә дә туктамый. «Җәлил» шифаханәсенең бары тик 50 генә кешегә исәпләнелгәнен дә әйтсәк, анда ничек тыныч, уңайлы икәнлеген күз алдына китерү кыен булмас. Барып ял итеп кайтканнар, «Җәлил» шифаханәсендә үз өеңдәге кебек рәхәт, диләр. Әби-бабайлар белән матур итеп татарча сөйләшәләр икән. Өлкәннәрнең моңа күңелләре бик булган.

«Ромашкино»

Зәй районында урнашкан «Ромашкино» шифаханәсе турында да берничә сүз әйтеп китәсе килә. Ул минераль су чыганаклары, бик сирәк очрый торган үзлеккә ия булган быкырдыгы, искитмәле табигате белән үзенчәлекле. Шифаханә бик күп федераль һәм төбәкара конкурсларда җиңү яулаган, лауреат исемнәрен алган.
Биредә сулыш органнары, нерв системасы, ашказаны, эчәк, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасына кергән авыруларны дәвалыйлар.


«Татнефть» карамагында 11 шифаханә бар. Аларның һәркайсында ял итү һәм дәвалану өчен иң югары таләпләргә җавап бирерлек шартлар тудырылган

Әлмәт районында «ЯН» һәм «Здоровье» 8(8553)37-50-00
Азнакайда «Азнакаевский» 8(85592)7-79-38
Нурлатта «Лучезарный» 8(84345)2-22-57
Түбән Камада «Шифалы» 8(8555)24-20-74
Бөгелмәдә «Лилия» 8(85594)7-64-62
Сарман районында «Җәлил» 8(85559)6-30-84
Лениногорскида «Лениногорский» 8(85595)4-30-60
Баулыда «Иволга» 8(85569)4-09-03
Алабугада «Космос» 8(85557)2-66-26
Зәйдә «Ромашкино» 8(85558)5-80-33

Дилбәр Гарифуллина, Зөлфия Хәлиуллина

Реклама хокукында. Каршы йогынтысы булу ихтимал.
Алдан белгеч белән киңәшләшегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading