16+

Үзебездән тора

И, яратабыз инде акчаны без. Яратмый да булмый, өеңнән чыгып кая гына барыйм дисәң дә – акча кирәк. Өеңнән чыкмасаң да – кирәк. Һәртөрле квитанция кыяфәтенә кереп талаучылар үзләре килеп җитә. Фатирга, утка, суга...

И, яратабыз инде акчаны без. Яратмый да булмый, өеңнән чыгып кая гына барыйм дисәң дә – акча кирәк. Өеңнән чыкмасаң да – кирәк. Һәртөрле квитанция кыяфәтенә кереп талаучылар үзләре килеп җитә. Фатирга, утка, суга...

Адәм баласы, соңгы ыштанын сала-сала, фәлән хакка фатир сатып ала һәм шул фатирында гомер буе тагын фәлән хәтле акча түләп яши. Кыскасы, акча кирәк. Ансыз булмый...

Без шулай уйлыйбыз.
Бер көн кибеткә чыктым. Кирәкле нәрсәләрне җыйдым инде. Чама белән бер мең тирәсе булырга тиеш. Сатучыга акча сузам. Теге баш чайкый:
– Юк, – ди, бик җитди кыяфәт белән. – Без акча кабул итмибез.
– Ничек инде... Ничек акча алмыйсыз?
– Депутатлар яңа закон чыгарды, – ди бу, һаман шул җитди килеш. – Хәзер бөтен нәрсәгә дә елмаю белән түләргә кирәк.
– Елмаю белән? – Минем хәтта тел аңкауга беректе. Сүзне дә әйләндереп әйтеп булмый. – Нинди елмаю?
– Ихлас елмаю, – дип аңлата кыз, мине мәктәп баласына тиңләп. – Сез ихлас итеп елмаясыз. Һәм шул түләүгә исәпләнә. Елмаегыз.

Ә елмаясы килми. Тамакка төер тыгылды. Сүз дә әйтеп булмый, елмаеп та булмый. Катып тик торам. Артта чират хасил булды. Ашыктыралар.
– Елмай инде, – диләр. – Тормыш авыр чакларда да елмаеп яшәдек бит. Хәзер менә елмай, бәхет килде, акча дип җан корытасы түгел, бөтен нәрсәне елмайганга бирәләр.

Ә елмаеп булмый. Аптырап була, аңгыраеп була. Елмаеп булмый. Һушым китүдән телне көчкә әйләндердем:
– Ә акча гына түләсәң ярамыймы?
– Юк, ярамый, – ди кыз, тынгысызлана башлап. – Югарыдан рөхсәт итмәделәр.
Ә арттагылар шаулаша:
– Нәрсә ул акча? Кәгазь!
– Ә елмаю ул – яктылык. Энергия.

Елмаерга теләп, ишеткән-белгән анекдотларны хәтерләргә тырышам. Искә төшми. Авызны ерган булам. Нык итеп ерам. Сатучы куркып артка чигенә:
– Сез нишлисез?!. – ди ул, коты алынып. – Бу бит җинаять!
– Нәрсә җинаять?
– Ясалма елмаю. Аның өчен, беләсезме, ничә елга утыртып куярга мөмкиннәр?!.
Утырту сүзен ишеткәч, мин алган әйберләрне калдырып чыгып сызу җаен карыйм. Алла сакласын! Һәм базарга йөгерәм. Хәзер рәхәт бит, кирәкле товар бөтен җирдә бар. Кибеттә якты йөз күрсәтмәсәләр, базарга керәсең, анда да булмаса, тагын башка урынга... Һи хәзер җан рәхәте. Базарга барып кирәкле әйберләрне тутырам да сатучыга теге меңлекне сузам. Ул аптырый:
– Сез нәрсә, күктән төштегезме әллә?!
Хәзер мин аптырыйм:
– Гафу итегез?
– Соң, хәзер бит валюта бүтән төрле.
Минем сизә торган җир җем-җем итеп куя. Ә тел үзенекен итә:
– Елмаюмы?
– Елмаю, – ди сатучы, күңеле булып. – Әйдәгез елмаегыз. Сездән ике ихлас елмаю.

– Ничек ике, – мәйтәм. – Шушының өченме? Монда бит ике кило да юк.
– Яхшы, елмаю ярым.
Ә мин елмая алмыйм. Авыз кибә, тел корый. Болай гына авыз ерсам, утыртып куярлар дип куркам.
– Бәлки акча гына бирергәдер?
– Ә миңа нигә ул кәгазь? – дип аптырый сатучы. – Кәгазь заманы узды.
Мин, берәр кызыклы хәл юкмы дип, тирә-юньгә караштырам. Юк. Кешеләр элек акчаны ничек сакласа, хәзер елмаюны шулай саклый икән. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Барысы җитди. Елмаеп булмасмы дип көчәнеп тагын бераз басып торам да китәргә ашыгам.

И заманның тизлекләре! Әле кайчан гына акча юк дип зарланып бетә алмый торган идек. Бөтен халык шуның артыннан чаба, шул кәгазь кисәге өчен җанын корбан итәргә, иң кадерле кешеләрен сатарга әзер иде. Һәм менә бер көнне... Әгәр бөтен кеше берьюлы «Акча түгел, ә елмаю мөһимрәк» дип уйлый икән, димәк елмаю тәхеткә менә. Барысы да үзебездән тора. Әгәр без, барыбыз бер булып, «акча түгел, ә матурлык, изгелек, күңел хөрлеге мөһим» дип уйлыйбыз икән...

Шундый уйлар белән өемә кайтып җиткәнне сизми дә калганмын. Гадәт буенча, почта тартмасына күз салдым. Ә анда гадәт буенча – квитанцияләр. Акча түләргәдер инде дип өметләнсәм, алай булып чыкмады. «Фатирда яшәгән, ут-газ яндырган өчен килеп өч тапкыр елмаеп китегез әле», – диелгән...
Әйткәндәй, бу язма да сезгә бушлай түгел. Укыдыгызмы? Сездән бер елмаю.

Фото: svopi.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading