16+

Алтын куллы Зимфира Бакирова: «Эшемне күргәч, кәефләр күтәрелә»

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Зимфира Бакированың кулыннан килмәгән эше юк, өч баласына сөекле әни, мәктәптә укытучы булып эшләүдән тыш, ул кул эшләренә бик оста.

Алтын куллы Зимфира Бакирова: «Эшемне күргәч, кәефләр күтәрелә»

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Зимфира Бакированың кулыннан килмәгән эше юк, өч баласына сөекле әни, мәктәптә укытучы булып эшләүдән тыш, ул кул эшләренә бик оста.

Зимфира төрле материаллардан: фетрдан, атлас ленталардан, фоамираннан чәчәкләр ясый. Бу шөгыльне интернет аша үзләштергән.

Әңгәмәдәшем тумышы белән Үзбәкстан якларыннан. 2015 елда Татарстанга күченеп кайталар. Белгечлеге буенча башлангыч сыйныф укытучысы. Аның төп шөгыле – одеяллар тегү. Төрле материал кисәкләрен берләштереп, күз явын алырлык матур юрганнар сыра ул.

– Кул эшләре белән кечкенәдән кызыксынам. Бәйләргә Шәфига әбием белән, Мөгалимә әбиләрем өйрәттеләр. Шәфига әбиемә карап мин дә кечкенә материал кисәкләреннән төрле әйберләр тегәргә тели идем, ләкин башта килеп чыкмады. Ярты ел элек кабат бу эшкә утырдым. Әбием әйткәннәрне искә төшереп, интернеттан карый-карый беренче тапкыр кечкенә улыма одеял тектем. Эш нәтиҗәмне күргәч, кәефләр күтәрелеп китте. Тагын да яңа әйберләр тегәсем килә башлады, – ди Зимфира. Тора-бара ике кызына да матур одеяллар сырып биргән ул.

Бер одеялны тегү өчен ике-өч атна вакыт кирәк икән. Бүген биш одеялы әзер инде. Шундый ук ысул белән, вак материал кисәкләрен кушып салфеткалар, урындык япмалары, чәйнек тотар өчен чүпрәк җайланмалар да тегә. Бу эшкә кызларын да өйрәтә. Гомумән, балалары кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә аның. Олы кызы Мәдинә – әнисенең төп ярдәмчесе, уртанчысы Алинә дә апасыннан калышмый, ә төпчекләре Марсель, балалар бакчасына гына йөрсә дә, өй эшләрендә булыша.

– Одеяллар теккәч, кул эше белән шөгыльләнгәч тынычланып китәм, күңелгә рәхәт, эшемне башкалар белән дә бүлешәсем килә. Хыялым – киләчәктә матур күлмәкләр, итәкләр, блузкалар тегәргә өйрәнү. Бу эшкә кызларымны да өйрәтергә телим, – ди Зимфира.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зиифира одеалларны сатасызмы?

    Мөһим

    loading