16+

Журналист һөнәр алыштырса...

Бөтендөнья пәрәвезе ярдәмендә күпләп сату-алулар нык популярлык казанган. Иң эреләренең үз сайтлары бар, икенчеләре социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырган, өченчеләренең ватсапта үз чатлары бар. Аларның хисабы иксез-чиксез...

Журналист һөнәр алыштырса...

Бөтендөнья пәрәвезе ярдәмендә күпләп сату-алулар нык популярлык казанган. Иң эреләренең үз сайтлары бар, икенчеләре социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырган, өченчеләренең ватсапта үз чатлары бар. Аларның хисабы иксез-чиксез...

Төркемнәргә язылучылар биредә заказ бирә, товарның кайчан кайтачагы һәм башка бик күп төрле кызыксындырган сорауларына җавап таба ала.
Бала ялына чыккач (аның нәкъ алты елга сузылачагын кем белгән бит!), шул төр кәсеп белән шөгыльләнү турында уйлана башладым. Бөтендөнья пәрәвезенә кереп, шул хакта өйрәтүче сайт­ларны ахырыннан башына чаклы «сукалап» чыккач, эш планы схемасын төзедем.
Кешеләр белән аралашу беркайчан да авырлык тудыр­ганы юк иде. Шулай булгач, тәвәккәлләдек.


Үзегез дә беләсез: кибетләр җитештерүчеләр бәясенә бермә-бер өстәмә процент (наценка) куеп эш итә. Шуңа әйберләр кыйммәткә чыга. Шул рәвешле, күпләп сатып алуның үзенә күрә уңайлыклары бар: интернет аша сатып алу белән җенләнә башлагач, җаена чыга башладым – биредә син товарны 30-50 процентка арзанрак сатып аласың.

Балама көзге өске кием кирәк иде. Шундый төр товар җитештерүчеләрне таптым, алар арасыннан да үзеңә кулаен сайларга кирәк, әйтик, кайберләре физик затлар белән эшләми, һәм минималь күпләп сату күләме дә шактый. Әйтик, 30 мең сумнан артык. Әлбәттә, бу өлкәдә беренче адымын атлаучы оештыручы моның чаклы суммага заказ җыя алмаячак. Шуңа минималь суммасы аз булган җитештерүчеләрне эзли башладым.

Үземә кулаен тапкач, әлеге сайттагы товарларны дус кызларым, танышларым, туганнарым, хезмәттәшләремә тәкъдим итеп, аларны да кызыксындыра, җәлеп итә алдым. Янәсе, менә карагыз, биредә продукциягә бәяләр нинди арзан, сыйфаты да нәкъ кибетнеке, әйдәгез, кушылыгыз! Социаль челтәрдә үз төркемемне булдырып, бирегә кешеләр чакыра башладым. Дус-туганнар, аларның танышлары – чыбыксыз телефон нык булышты бу юнәлештә. Кыска вакыт эчендә шактый клиент җыелды.

Иң мөһиме – интернет аша эш иткәндә, төркемгә кешеләрне җәлеп итәрлек, матур, зәвык­лы, сыйфатлы фотолар урнаштыру кирәклегенә төшендем, клиент­лар шуңа карап заказ бирә дә инде.

Социаль челтәрдәге төркемем сан ягыннан, көн үсәсен төн үсеп, бер ел эчендә 4 мең кешегә җитте. Сер түгел, авырлыклар шактый, тәэмин итүчеләр, клиентлар, ягъни заказчылар белән эшләү нык кыен, араларында ниндиләре генә юк.

Мисал өчен: хатын-кыз күлмәкләре буенча заказлар туплап, Украинадагы тәэмин итүчегә интернет аша заявка калдырдым. Аларның менеджеры, минем белән элемтәгә кереп: «Күләм, артикул буенча бар да бар, заказыгыз кабул ителде», – дип, түләү кәгазе җибәрде, мин банкка барып, шуны түләп кайттым, чекның фотосын юлладым. Болар миңа яза башладылар, имештер, акча юк, килмәде әле... товарны җыя һәм җибәрә алмыйбыз... Өч көн үтте, хәбәр юк. Банкка да шалтыраттым, «Акчагыз сез биргән исап-хисап счетына күчте, һәм инде алар аны алганнар да».

Мондыйлар белән эшләгәнче дип, заказлардан баш тарттым, прокуратура, полиция белән янап, җитәкчеләренә чыгып, ике атна шуның белән чиләндем. Хокук саклау органнарында танышларым эшләве дә ярдәм итте, алар шул тәэмин итүчеләр турында базалары аша мәгълүмат туплап бирделәр. Әле ярый мондый этләнеп йөрүебезнең файдасы булды, акчаны кире кайтардылар. Интернет аша кара исемлектә торучы тәэмин итүчеләр арасында болар да бар, полициядә шулай, диделәр.

Шуннан соң, чәйне өреп кабарга өйрәндем. 35 меңгә якын акча бит ул, җирдә аунап ятмый. Әгәр дә төпченеп йөрмәсәм, төп башына утырып калган булыр идем.
Көндәшлек Казанда нык көчле. Клиентларга социаль төркем аша хатлар язып, минем төркемемә күчегез, миндә 10-20 сумга бәяләр арзанрак дип өндәүчеләр дә булды. Менә шундый «заказчыларны урлау» белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Мондый төркемнәрнең гомере кыска, бер-ике ай эшләп карыйлар да, клиент һәм заказлар булмагач, бу эштән ваз кичәләр.


Гомумән, интернет аша заказ бирү өчен нык тәвәккәл булу кирәк. Беренчедән, мондый төр сатучының юкка чыгуы ихтимал. Әгәр оештыручы социаль челтәрдә билгеле түгел һәм товар тәкъдим итә торган сәхифәсендә (аккаунтында) клиентларыннан бәяләмәсе юк яисә ниндидер шик-шөбһә тудыра икән, биредә заказ бирүдән баш тартырга кирәк. Чөнки мин «оештыручы» дип танытып, кешеләрдән заказ өчен акча җыеп, соңрак әлеге кешенең могҗизалы рәвештә югалу ихтималы бар. Мондый төр алдакчылар белән дөнья тулган. Җитмәсә, үз акчаңны кире таләп итә дә алмыйсың, чөнки акча распискасыз кабул ителә, һәм акча күчерелгән картаның чит кеше исеменә ачылган булуы да мөмкин.

Ә мондый ялган «оештыручыны» эзләтү – печән өеменнән энә эзләү белән бер.
Заказ биреп сатып алуларның төп һәм иң мөһим җитешсезлеге – киемне киеп, карап, капшап, тикшереп булмый. Сиңа ни килгән – шуңа канәгать буласың. Әмма экономияләү дигән төшенчәне онытмыйк, биредә без товарны бермә-бер арзанга алабыз. Әйтик, кибеттә ул 900 сум торса, шуны ук 300 сумга заказ биреп алырга мөмкин.

Иң кызыксындырган өлеше – керем алу турында әйтеп үтик. Мисал китерәм – 35 мең сумлык заказ җыйдың икән, шуңа 20 процент оештыручы эшен кушасың.
Менә шул алда әйтелгән суммадан гына да 7000 сум акча килә (моңа үткәргән вакытың, телефон, интернет чыгымнары, заказны транспорт белән барып алган өчен тоткан чыгымнар керә). Шуны да исәпкә алыйк, биредә арзан бәягә генә үзеңә дә әйбер заказ биреп аласың.

Хәзер авылларда да мондый төр алып-сатулар киң таралды, Яшел Үзәндә дә бихисап алар.
– Өч ел элек эшли башладым. Бала белән өйдә утыр­ган вакытта, яннан бер тиен керсә дә, хуп бит, дип башладым эшемне. Заказ бирүчеләрнең күбесе Яшел Үзәннең үзеннән һәм Волжскидан. Заказларны өйдән килеп алалар яисә үзем товарларны тарату оештырам, билгеле бер урында һәм сәгатьтә, – дип сөйли Антонина Николаева. – Хезмәт хак­лары бик түбән авыл кешеләренең, шуңа күбрәк арзанга бала киемнәре, распродажадагы күлмәкләр алалар. Үземнең гел миннән генә алучы клиентларым бар. Шөкер, зарланмыйм, кереп тора.

Уртак сатып алу вакытында ничек алданмаска? Хокук белгече Марат Гайнуллин киңәше:

– Интернет аша заказ биргәнче, оештыручы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгьлүмат туплагыз, аңардан заказ бирүчеләрнең фикерләрен тыңлагыз. Акча тапшыру фактын һәрвакыт документаль рәвештә теркәгез (түләү турында квитанцияне сак­лагыз, терминал аша аның картасына күчерсәгез, тулы фамилия, исеме һәм паспорт мәгълүматлары белән расписка сорагыз). Һәм, әлбәттә, арттырып түләмәс өчен, шул ук тауарга бәяне башка урыннарда да чагыштырып карагыз. Шулай ук, әгәр сезгә оештыручының чын фамилиясе, исеме һәм атасының исеме билгеле икән, Федераль салым хезмәте сайты буенча тикшерегез, ул эшмәкәр булып торамы? Әгәр ул хосусый эшмәкәр буларак теркәлгән икән, сез аңа «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон тәртибендә дәгъва белдерә аласыз.
Белеп торыгыз: уртак сатып алуларда катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон белән якланмый. Чөнки ул юридик зат яки шәхси эшмәкәр булып торган сатып алучы гражданнар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләргә генә кагыла. Шуңа күрә катнашучылар һәм уртак сатып алуларны оештыручылар арасында конфликт­лы ситуацияләр РФ Граждан кодексының гомуми кагыйдәләре буенча хәл ителәчәк.

Лилия Гайнуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading