16+

Вазыйх Фатыйхов: "Казанның ике бистәсен себерке белән тәэмин итәм...”

Балык Бистәсе районында яшәп иҗат итүче Вазыйх абый Фатыйховның хәлен белеп кайттык. Аны моңа кадәр шагыйрь, журналист, баш мөхәррир, җыр сүзләре авторы һәм нечкә күңелле, кешелекле шәхес буларак белә идем. Әңгәмәбездән соң, яңа сыйфатларын, шөгыльләрен ачып, соклануым тагын да артты.

Вазыйх Фатыйхов:  "Казанның ике бистәсен себерке белән тәэмин итәм...”

Балык Бистәсе районында яшәп иҗат итүче Вазыйх абый Фатыйховның хәлен белеп кайттык. Аны моңа кадәр шагыйрь, журналист, баш мөхәррир, җыр сүзләре авторы һәм нечкә күңелле, кешелекле шәхес буларак белә идем. Әңгәмәбездән соң, яңа сыйфатларын, шөгыльләрен ачып, соклануым тагын да артты.

Сүзем тормышны йөрәге аша күрүче, хәзерге көнкүрешкә, матбугатка карата төпле фикерле Вазыйх абый Фатыйхов турында.

– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Вазыйх абый?
– Аллага шөкер, лаеклы ялның бөтен рәхәтен, файдасын күреп, тормыштан тәм табып, иҗат итеп яшәгән көннәрем. Дөрес, иҗатка хәзер вакыт әзрәк кала, чөнки шөгыльләрем артты: мал-туар асрыйбыз, балалар бүләк иткән инкубаторда чебешләр чыгарабыз (бер сезонда өч тапкыр 70әр чеби чыга), умарталарыбыз бар. Үземә кызыклы тагын бер шөгыль таптым: мунча себеркесе бәйлим. Гаиләбез өчен генә башлаган эшне дусларым күреп алып, ел саен сатып алуны гадәткә керттеләр. Казанның ике бистәсен себерке белән тәэмин итәм. Берьюлы биш йөз данә алып китүче сатып алучыларым да бар.
Миңа аның акчасы түгел, нәтиҗәсе ошый. Кешеләрнең канәгать йөзен күрү, рәхмәт сүзен ишетү җаныма рәхәтлек бирә. Аннары мин бит табигать баласы. Урманга бер генә көн бармый калсам да, күңелемә урын таба алмый йөдим. Җәйне себерке җыюдан башлыйм. Аннан соң игътибарымны гөмбәләргә күчерәм. Быел гөмбә юк, булмас та ахры инде. Чикләвек, каен, мүк, җир җиләкләре, үләннәр, нарат бөресе, каен гөмбәсе – берсе дә читтә калмый. Ара-тирә бөрлегән очрый. Әле әрем җыеп бирүемне үтенүчеләр дә бар. Аның бәйләмнәрен кешеләр мунча ташлары өстенә хуш ис чыгарып торсын өчен элеп куялар. Урманнан бишәр төрле табигать нигъмәтләре белән кайткан чаклар була.

Урманга барган саен ниндидер кызыклы әйбергә тап буласың. Кабан дуңгызлары да, пошилар да очрый. Соңгы арада пошиларны аттылар, күрәмсең, – балалары гына күренә.
Кечкенә чакта әни белән урманга еш йөри идем. Бер баруыбызда ике бүре очрады. Әни шул чакта: “Улым, мин олы кеше инде. Ә сиңа әле яшисе дә яшисе. Әгәр бүреләр миңа ташланса – йөгер”, – диде. Шөкер, бүреләр безгә тимичә, читләтеп үтте. Әнинең шул вакытта әйткән сүзләре искә төшкән саен, күзләргә яшь килә.
Иҗатка әйләнеп кайтсак, Татарстан китап нәшриятына балалар өчен шигырьләр китабын туплап бирдем. Җыр сүзләре сораучылар бар, аларны да ара-тирә язгалыйм. Бүгенгеә шигырьләремә язылган 300дән артык җыр бар. Берсен дә сатып биргәнем булмады, гел бушка таратам.
Хатыным белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстердек. Дүрт оныгыбыз бар. Шуларның тәмен белеп, кунакка килүләренә һәрчак сөенеп яшәп ятыш.

– Бала чагыгызга кайтып килик әле.
– Әтисез үскәнгә, кечкенәдән уфалла арбасын тартырга туры килде. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булганлыктан, авыр эшләрнең берсе дә мине читләтеп узмады. Әтисезлегем аркасында кимсенгәнемне хәтерләмим. Бары бер очрак кына истә калган. Берсендә мине авыл малайлары кыйнап кайтарды. Шул вакытта: “Мин сезне әтигә әйтәм”, – дип, яныйсым килгән иде. “Әнигә әйтәм” дип, малайларны куркытып булмый бит. Елап өйгә кайткач, әни: “Еларлык булгач, кыйнаттырма”, – диде. Шуннан соң беркайчан да куркып торганым булмады, гел каршы сугыштым. Шуңа миңа “таза” дигән кушамат та тактылар әле.

– Шигырь язу сәләтегез кемнән күчкән?
– Әнидән. Студент чагымда без хәтта шигъри формада хат да алыша идек. Мин язган хатларны әни саклаган, ә үзем, кызганыч, җыеп бара белмәгәнмен.
Әниемә багышланган шигырьләрдән генә торган китабымны чыгара алдым. Бу зур хыялым иде. Шөкер, әни үзе исән чакта шигырьләрне каралама вариантта күреп өлгерде.

– “Авыл офыклары” газетасында 25 ел баш мөхәррир булып хезмәт куйдыгыз. Эштән китүе авыр булдымы?
– Лаеклы ялга чыккач, бер көн дә эшләмим дип, үземә сүз биргән идем. Сүземдә тордым. Мин эшкә ябышып яту яклы түгел. Үзеңнән соң килүче яшьләргә урын бирергә кирәк. Шунысы сөенечле, 38 шәкертем журналистика бүлеген тәмамлаган.
Бүген элеккеге вакытларга караганда да күбрәк эшлим. Вакыт җиткереп булмый. Тәүлегенә бер-ике сәгать кенә йоклаган чаклар да, бөтенләй йокламаган төннәр дә була.

– Үткәндә үкенечләр калмаганмы?
– Әгәр тормышны яңадан үтеп булса, үзем узган юлны кабаттан сайлар идем. Бары бер нәрсәгә генә үкенәм – артык йомшак булганмын. Таләпчән җитәкчене хөрмәт итәләр. Йомшак булсаң, синнән файдаланалар. Биш яхшылык кылып, бер мөрәҗәгатьне эшләп бетерә алмасаң, шул эшләнеп бетмәгәнен истә калдыралар. Әгәр үткән елларга кире кайтып булса, таләпчәнрәк булыр идем шикелле.

– Мәхәббәт темасына да кагылып үтик әле, Вазыйх абый.
– Очрашуларда, мәхәббәт бер генә тапкыр булмаска да мөмкин дисәм, кешеләр гаҗәпләнәләр. Ләкин үземнең тормышымнан чыгып, моны анык әйтә алам.
Дүртенче сыйныфта укыганда беренче тапкыр классташ кызга гашыйк булдым. Ул бәлки мәхәббәт тә булмагандыр инде. Һинд фильмнарын карарга клубка кинога бара идек. Кайтканда урам тулып халык агыла. Ул кызга якын да килә торган түгел. Алдан хат әзерләп куеп, учыма йомарлыйм. Каян белгәндер инде, янымнан үтеп киткән чакта, ошатып йөргән кыз аны эләктереп китә. Хатта: “Галимуллалар бурасының уң ягында очрашабыз”, – дип язылган була. Урамда кешеләр күренми башлагач, этләр ояларына кереп киткәч, сыйныфташым әкрен генә атлап очрашуга килә. Биш-ун минут кына сөйләшәбез дә, өенә кадәр озатам. “Саубул”, – дип тиз генә кереп китә иде.

Олырак классларда бер кызны яраттым. Очрашып йөрдек. Бер мәҗлестә икетуган абыйсы: “Син безнең нәсел кешесе түгел”, – диде. Әтисез үскәнгәдер инде, бу сүзләрне бик авыр кабул иттем. Шактый озак күңел ярасы төзәлә алмады. Аннары ул кыз юллама буенча бүтән җиргә укырга китте. Бер-ике тапкыр очрашуга килмәгәч, аралар өзелде.
Хатыныма бер күрүдә гашыйк булдым. Тәүге күрешүдә нинди күлмәктән булганы да күз алдымда тора. Ул икътисадчы булып эшләгән колхозга мине командировкага җибәргәннәр иде. Сорау табып, бер тапкыр кердем янына, икенче тапкыр... Колхоз рәисе ошатканымны сизгән ахры, Хәмдия исемле әбигә 10 кило ит яздырып, шунда бер кичкә йортка керергә кушып җибәрде. Кичен клубка чыктым. Булачак хатыным белән шунда күрешеп, йөреп киттек. Ул да мине бер күрүдә ошаткан булган.

– Сезнең шигырьләргә язылган иң популяр җырларның берсе – Габделфәт Сафин башкаруындагы “Соңгы кыңгырау” җыры. Аның язылу тарихын сөйләп үтегез әле, Вазыйх абый.
– Ул җырга сүзләр язганда бер егетне күз алдында тотып иҗат иттем. Җитмеш куплет килеп чыкты. Шулар арасыннан иң ошаганнарын сайлап алдык. Охшаш язмышлар язылган 300ләп хат килеп иреште. Кешеләр арасында ул җыр өчен орышучылар да булды.

– Бүгенге эстрадага мөнәсәбәтегез?
– Җырның көенә бик игътибар итмим, әмма сүзләрен ишетеп, йөрәк әрни. Хәзер күп җырчылар үзләре “шагыйрь”гә әйләнде. Гадәттә, ике-өч сүздән җыр укмаштыралар. Аңа мәгънә дә, фикер дә салынмый. Бүгенге заманда кемнең акчасы бар – шул сәхнәгә менә, шуның җырлары радио-телевидениедә көненә әллә ничәшәр тапкыр әйләндерелә. Тыңлап булмагач, сүндереп куюдан башка чара калмый.

– Вакытлы матбугатка карата фикерегезне дә беләсе килә.
– Журналистиканың да дәрәҗәсе төште. Хәзер интернет заманы диеп, күп игътибарны сайтларга юнәлтәләр, ә газеталарның сыйфаты аксый. Әле кулга газета тотып укырлык кешеләр бетмәгән бит, шуңа моның буенча да тиешенчә эш алып барасы иде. Телебезгә игътибар кимеде. Элек сөйләмебезне камилләштерү өчен газета-журналлар укырга кушсалар, хәзер исә аларны үрнәк итеп куеп булмый. Журналистларның эш сыйфаты яхшырсын өчен, хезмәт хакларын да арттырырга кирәк дип саныйм.

Шагыйрь буларак шуны әйтәсем килә: район, авылларда яшәүче язучылар читтәрәк калалар. Бу ниндидер чараларда катнашу буенча да, премияләр бирелгәндә дә сизелә. Үземне күз алдында тотып әйтмим. Миннән күпкә талантлырак язучы-шагыйрьләргә, Казанда яшәмәүләре аркасында, тиешле игътибар бирелми дигән шәхсән фикердә калам.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      ?? " Булганнан бар да була ", - дилэр шул. Хак сузлэр. Вазих абый турындагы бу язма- шул сузлэргэ тагын бер дэлил. Мин кабат уземнен элеккеге куршемэ сокландым. Бик тырыш, унган- булган кеше, доп- дорес. Кешелеклелек дигэннэн.... Кунелемдэ бер хатирэ ята. 1983- 1984 нче еллар тирэсе. Жэй.Студент чак. Экзаменнар арасында 1 конгэ генэ авылга кайттым. Кайтканда кон бик жылы иде, иртэгесен кинэт суытты. Мин юка кулмэктэн генэ. Авыл башында узгынчы машина котэбез... Суык... Вазих абый минем тунганны куреп, остеннэн пиджагын салып бирде дэ, узе кыска жинле кулмэктэн генэ калды. Куреп торам: узе дэ бик тунды, эмма бер кырын караш та ташламады. Мин моны гомерем буе гел рэхмэт сузлэре белэн искэ ала идем. Эмма узенэ эйтергэ, ничектер, форсат чыкмады. Вазих абый, сон булса да ун булсын дигэндэй, Сезгэ тагын бер кат зур рэхмэт! Гел шулай тормыштан ямь hэм тэм табып яшэргэ насыйп булсын сезгэ! ???

      Мөһим

      loading