16+

Журналистлар җыелган җирдә «Шәһри Казан» журналистына мәртәбәле бүләк тапшырылды

Россия матбугаты көне уңаеннан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар белән очрашты.

Журналистлар җыелган җирдә «Шәһри Казан» журналистына мәртәбәле бүләк тапшырылды

Россия матбугаты көне уңаеннан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар белән очрашты.

“Икеләтә бәйрәм бит. Матбугат көне белән беррәттән прокурорларның да һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Журналистлар төрле телдә, төрле чаралар: интернет, басма матбугат, радио, телевидение аша халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерә. Журналист – киңкырлы, җаваплы һөнәр. Эшегезгә бәяне хезмәтләрегез аша Татарстан халкы да бирә. Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары да республика журналистикасын югары бәяли”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә XXI гасырны яңа технологияләр алга киткән чор дип атарга мөмкин. Ләкин электрон коммуникация чаралары никадәр тирәнрәк үтеп кермәсен, журналист сүзе элеккечә әһәмияткә ия булып кала, аңа ихтыяҗ кимеми. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның Казанда булып узган футбол буенча дөнья чемпионатын актив яктыртуларын бәяләде, киләчәктә дә бары ышанычлы чыганакларга гына таянып, язганың өчен җаваплылык тоеп эшләргә өндәде. Чыгышында ул ветеран журналист, полиграфистларга аеруча рәхмәтен җиткерде.

– Безнең илдә журналистлар аеруча ихтирамга лаек, һәрвакыт “алгы сызыкта”, вакыйгаларның үзәгендә кайный. Җәмгыять сездән фактларны дөрес бәян итү белән беррәттән, яктыртылган вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикер дә көтә. Беркемгә дә сер түгел, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары күп очракта иҗтимагый фикер тудыра һәм рухи-әхлакый, сәяси юнәлеш бирә. Шуңа күрә сезнең иҗади осталыгыгыз, социаль җаваплы мөнәсәбәтегез һәм сәяси өлгергәнлек, толерантлык, гаделлек кебек сыйфатларыгыз эшегезнең асыл нигезен тәшкил итә. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия, Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам”, – диде Дәүләт Советы Рәисе котлавында.  

Россия матбугаты көнен журналистлар гадәти булмаган форматта бәйрәм иттеләр. Чыршы янында, истәлекләр белән уртаклашып, бер-берсе белән аралашып... Истәлекләр чыгышлар белән үрелеп барды. Журналистларны  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та тәбрикләде.

 Чараның Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узуы да юкка түгел. Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Президент Владимир Путин указы белән Россиядә 2019 елны Театр елы итеп уздырылачак.  

Журналистларга театрның эчке тормышы белән танышу, артистларның репетиция вакытын күзәтү мөмкинлеге дә бирелде. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театр тарихы белән таныштырды.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, дәүләт һәм муниципаль хакимият конструктив һәм урынлы тәнкыйтькә мохтаҗ. “Журналист – информатор, аналитик, киңәшче, язучы, тәнкыйтьче. Гадел, объектив анализ бирү, тиешле урында тәнкыйтьли белү кирәк”, - диде Фәрит Мөхәмммәтшин. Журналистларны “дүртенче хакимият” белән дә чагыштырды.  

Чарада журналистика үсешенә өлешен керткән журналистларга дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Алар арасында журналистыбыз Эльвира Мозаффарова да бар. Коллегабызга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә өлеш керткәне һәм  күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерелде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading