16+

Зират турында 3 сорау

Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат ӘЮПОВ җавап бирә:

Зират турында 3 сорау

Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат ӘЮПОВ җавап бирә:

1. Авылыбызда элек зират булган җир бар. Аны инде әби-бабайлар гына хәтерли, каберләр калмаган. Бу җирне ничек тә булса уратып алырга кирәкме?

Наил Садриев, Балтач.

– Кирәк. Зират булган җирдә төзелеш эшләре дә алып барырга киңәш итмим. Казан – Чаллы юлында Алабуга шәһәре тирәсендә дә элеккеге зират урынына юл салганнар иде. Анда һәрвакыт авария­ләр булды. Моңа халык күтәрелеп чыкты. Хәзер шул җирне урап уза торган юл салганнар. Андый очрак­лар бик күп.

 

2. Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?

Резидә Сабирова, Балык Бистәсе.

– Кеше күмгәндә ярамый. Калган очракларда тәһарәтеңне алып, гаурәтләреңне каплап керсәң була. Пәйгамбәребез башта хатын-кызга зиратка керүне тыйган. Аннан кире уйлаган. Хатын-кыз да, зиратка кереп, якыннарына дога укый ала дигән. Зират кешегә гыйбрәт алу урыны да әле.

Хәзер кешеләр ашаганнарын, кая барганнарын гына түгел, туганнарының каберләрен дә фотога төшереп, социаль челтәрләргә куя башлады.

 

3. Алай эшләргә ярыймы?

Алинә Зарипова, Теләче.

– Бу минем шәхси фикерем – ярамый! Син бит анда якыныңа дога кылу өчен барасың. Зиратка баруыңны фотога төшерү ул – кемгә дә булса күрсәтү өчен башкарылган гамәл. Ислам динендә гомумән күрсәтеп эшләргә ярамый. Сәдака биреп, без әҗерен алабыз. Мин сәдака бирдем әле дип кычкырып йөрсәң, аның әҗер-савабы бетә. Зиратка барып дога кылып та, син үзеңнең әҗереңне аласың. Аны кайтып сөйлисең, интернетка урнаштырасың икән, әҗере булмый дигән сүз инде. Бу – якыннарың өчен башкарылган гамәл булырга тиеш, ә мактану өчен түгел.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading