16+

Зөлфирә Шәйдуллинаның гаиләсендә зур югалту

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның абыйсы вафат. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

Зөлфирә Шәйдуллинаның гаиләсендә зур югалту

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның абыйсы вафат. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

"Июнь аенда кызың Гөлшат дәү әни янына чыгып, «Әби, мин страшный сон күрдем» дигән… кем белгән бит бу синең газапларыңның башлану билгесе икәнен… Икенче көнгә син инде һәрвакыттыгыча иртәнге 3тә торып, малларыңны карап, эшкә чыгып китмәдең, Ильшат абый…

8 айга якын яшәү өчен көрәштең! Йөрәгең шуның кадәр таза булган синең! Ул газаплапларны дошманыңа да теләмәссең!

Безнең туйда әнигә әйткән сүзеңне дә гел йөрәк түрендә йөртермен. «Мин аның әтисе урынына калган кеше бит инде», — дип. Безне үз балаларың кебек яратканың өчен, туганлыкның җепләрен гел ныгытып торганың өчен, безнең гаиләгә төрле яклап булышканың өчен, булганың өчен рәхмәт сиңа!

Син кайдадыр бик еракка киткән кебек кенә… Синең белән йөрәкнең тагы бер өлеше кителде… Әтиләр белән күрешкәнсеңдер.Һичшиксез җәннәтнең иң түрендә урын әзерләгәннәрдер үзеңә.

Бүген сине соңгы юлга озаттык. Урының җәннәттә булсын, Илшат абый. Абый, зинхар, безне бөтенләй ятим калдырмагыз, ичмасам кайвакыт төшләргә кергәләгез. Без дә сезне догасыз тотмабыз.

Я Раббым, бүтән якын кешеләребезне алма», — дип язган җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading