16+

Зөлфия Идрисова: "Савыт-саба юу урынына 10-15 пирог пешерер идем"

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Пешекче-кондитер Зөлфия Идрисованың бәлеш-пирогларына күз салуга ук, аның үз эшенең остасы икәненә инанасың. Тәмен татып караганчы ук! Ә инде тәме! Искиткеч!

Зөлфия Идрисова: "Савыт-саба юу урынына 10-15 пирог пешерер идем"

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Пешекче-кондитер Зөлфия Идрисованың бәлеш-пирогларына күз салуга ук, аның үз эшенең остасы икәненә инанасың. Тәмен татып караганчы ук! Ә инде тәме! Искиткеч!

Мәктәпне тәмамлауга, ул “Заря” кондитер фабрикасына юл тота. Аның бәхетенә, фабриканың үзендә ике еллык уку курслары ачылган була. Зөлфия ханым шунда укып, кондитер-технолог һөнәрен үзләштерә. “Заря” фабрикасында эшләгәндә Мәскәүдәге атаклы “Большевик” кондитер предприятиесендә өч ай практика уза. Соңрак 7нче икмәк заводында эшләп ала. 

Кияүгә чыкканнан соң, ире белән Биектауга күчеп китә. Анда да кулинариядә эшли. Декрет ялында утырганда туганнары, таныш-белешләре туйларга, башка зур мәҗлесләргә камыр ризыклары пешереп бирүен сорый башлый. Ул вакытта машина да юк, кечкенә балаларны да үзем белән алып чыгып китә идем, дип искә ала яңа танышым. 

Балалары үсә төшкәч, сәүдә өлкәсенә кереп китә. Ике дистә елдан артык үз кибетләрен тоталар. Зур кибетләр ачылгач, сату кими башлый һәм берничәсен ябарга туры килә. Сәүдә эше җайга салынгач, кибетләре дә икәү генә калгач, Зөлфия ханым кабат үзенең яраткан эшенә әйләнеп кайта. Бүген ул заказга камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар пешереп сата. Пешерми калган бер генә көнем дә юк, ди. Ә төп булышчылары – ире Миңнехан, уллары Руслан белән Айнур һәм кызлары Зилә. Ит турау, фарш чыгару эшен өйдәге ирләр башкара. Моннан тыш, олы улы Руслан социаль челтәрләрдәге аккаунтларны үстерү, реклама эше белән шөгыльләнә. Кызы пироглар пешерергә булыша, бәлешкә, өчпочмакка дигән бәрәңгене турый. Барыбызга да эш җитә, ди хуҗабикә. 

Зөлфия ханыма тәмле итеп пешерү сәләте  әбисеннән һәм әнисеннән килгән. Моңа өстәп, тәҗрибәсе дә зур. Пешерү эшеннән тыш, мастер-класслар да уздыра, онлайн укулар да оештыра. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп өйрәнә, пешергән ризыкларының фотолары белән бүлешкәч, тагын да күңелле булып китә, ди әңгәмәдәшем. 

Заказга камыр ризыклары пешереп сатарга теләүчеләр дә укый аның курсларында. 
–    Бу бизнесны булдыру өчен югары белем дә, миллион сум акча да кирәкми. Пешерергә яратсагыз, хоббиегызны керем китерә торган эшкә дә әйләндереп була. Иң беренче, максатыгызны дөрес итеп кую кирәк. Көндәшләрегезне күзәтеп, үзегезне алардан аерып торган уникаль тәкъдим булдырыгыз. Артык төрле ассортимент булдырырга да ашыкмагыз. Аз, әмма сыйфатлы булсын. Товарның үз бәясен исәпләп, бәя куегыз. Бу керемне исәпләү өчен генә түгел, клиентка нинди ташлама ясап булуын да белеп торырга һәм чыгымнарны оптимальләштерергә ярдәм итә. Көндәшләрегез куйган бәяләрне дә өйрәнегез. Матур фотолар ясау һәм портфолио булдыру да мөһим. Хәзерге вакытта эстетик визуаль – уңышның 80 проценты. Үз аккаунтыгызны булдыру турында да уйлагыз, аны үстерергә дә иренмәскә кирәк, – ди тәҗрибәле кондитер. 

Камыры уңуның исә үз серләре бар икән.
–    Күңелең тыныч булу кирәк. Борчылган яки ачулы вакытта тотынсаң, камыр уңмый. Һәм әлбәттә инде бисмиллаңны әйтмичә эшеңне башларга ярамый, – ди. 

Ашарга пешерергә яратса да, кухняда теләми генә башкарган эше савыт-саба юу икән. Сайлау иреге булса, аның урынына 10-15 пирог пешерер идем, дип елмая ул. 
Үзенең иң яраткан ризыгы бәлеш белән токмачлы аш. Токмачны вакыт булуга ук җәеп кисеп куям, ди.

Фото: https://vk.com

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X