28 ноябрь 2022 яңалыклары
-
28 ноябрь 2022 - 16:56Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә инвалидлар декадасын үткәрүгә җаваплы карарга боердыБарлык хезмәтләрнең көйле эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә булган бозлы яңгыр нәтиҗәсендәге авариянең нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетереп булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
-
28 ноябрь 2022 - 16:23"Күрәм, тормышыңда нәрсәдер булган..."Чистайда яшәүче хатын, күрәзәче битлеге артына яшеренеп, дусларыннан акчага алган. Аңа тылсымлы шарга да карарга кирәкмәгән, ул бит дус кызлары турында болай да яхшы белә.
-
28 ноябрь 2022 - 14:48В рамках форума «Казаныш» пройдет дискуссия о преобразовании промышленных зон в креативные кластерыУчастники смогут обсудить, как дать второй шанс старым промышленным территориям и грамотно обустроить в них креативные пространства.
-
28 ноябрь 2022 - 14:24Мобилизацияләнгән татарстанлыларга 350 артык “әни бәлеше” тапшырылдыТатарстанда Россия хатын-кызлар берлегенең региональ бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган “Әни бәлеше” республика акциясе дәвам итә. Аңа бөтен республикадан диярлек мобилизацияләнгән хәрбиләргә күчтәнәчләр һәм кирәкле әйберләр җибәрүче хатын-кызлар кушылды.
-
28 ноябрь 2022 - 13:39Зөлфия Идрисова: "Савыт-саба юу урынына 10-15 пирог пешерер идем"Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Пешекче-кондитер Зөлфия Идрисованың бәлеш-пирогларына күз салуга ук, аның үз эшенең остасы икәненә инанасың. Тәмен татып караганчы ук! Ә инде тәме! Искиткеч!
-
28 ноябрь 2022 - 13:28Бездә дә булган икән бит матур кызлар һәм хатыннар. Күрмәгәнбез генә...Безнең электр подстанциясенә яңа сәркатиб кыз эшкә урнашты. Чибәрнең дә чибәре иде әлеге туташ. Аның безгә килүе кырмыска оясын таяк тыгып болгатуга тиң булды. Коллективтагы 100 кешенең бишесендә “коронавирус ачыкланды” дигән хәбәргә дә моның кадәр тыз-быз килмәгән идек. Сәркатиб кызның йөзе янып торган лампочкалардай балкый.
-
28 ноябрь 2022 - 13:25“Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләрендә кемнәр җиңгән?29 ноябрь көнне 18.30 сәгатьтә Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә ТӘРТИП радиосы оештырган ике зур бәйгенең йомгаклау чарасы булачак. Радиотыңлаучылар яратып өлгергән “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләре быел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
-
28 ноябрь 2022 - 13:22"Алган билет бәясен капларлык та булмады", яки лотерея хикмәтләреАвтобуста янымда барган ханымның телефоннан сөйләшкәнен ирексез рәвештә тыңлап бардым. Ахирәтенә быел да пачкасы белән лотерея билетларын сатып алганын әйтте. Дусты узган елгы уңышы белән кызыксынды булса кирәк. Күршем: «Юк, алган билет бәясен капларлык та булмады», – дип җавап кайтарды. Әһә, минәйтәм, быел да бу эшкә алынгач, минем янымда баручы апа оптимист бугай.
-
28 ноябрь 2022 - 10:50Әтнә театры артистларыннан концертКазанның бер төркем журналистлары Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында милли концерт карап кайтты. Үзенчәлеге шунда – барлык номерлар да театр артистлары тарафыннан башкарыла. Әлеге концерт Кыргызстан татарлары өчен әзерләнгән булган.
-
28 ноябрь 2022 - 09:54Чистомэн: “Әле дә супергерой булырга тырышам”Безнең заман супергерое ул! Яшел битлектән, кара күзлектән. Командировкага, ял итәргә барган җиреннән яки узып барышлый машинасын туктата да, капчык алып, шундагы чүпне җыештырып та куя. Сүзем Артур Матис-Сираҗиев турында. Социаль челтәрләрдә ул Чистомэн буларак билгеле.
-
28 ноябрь 2022 - 09:53Декабрьдә һава торышы нинди булачак?Республика территориясендә явым-төшемнәр аз булачак.
-
28 ноябрь 2022 - 09:20Тагын арта... Бәяләр ни рәвешле үзгәрәчәк?2022 елның 1 декабреннән республикада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар ничек үзгәрәчәк?
-
28 ноябрь 2022 - 09:06Инвалид балаларга берьюлы ике пенсия алырга рөхсәт итәчәкләр?Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Премьер министр Михаил Мишустинга инвалид балаларга берьюлы ике пенсия алырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте – туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча. Бу хакта РИА Новости яза.
-
28 ноябрь 2022 - 08:36"Башта кызым юл һәлакәтендә үлде, аннан улым яман чирдән китеп барды..."Газетагызга яшьләр күп яза. Һәрберсендә әлеге дә баягы мәхәббәт, хыянәт проблемасы. Кайберләрен укыйм да, көлеп куям. Яшьлек – юләрлек, дип юкка әйтмиләрдер инде. Хәзерге яшьләр иркендә, рәхәттә яши, безнең кебек кыенлык күрмәгән алар.
-
28 ноябрь 2022 - 08:29“Гаепле як – күбрәк хатын-кызлар”Рамил Габдулвәлиев Әлмәт шәһәрендә туып үскән, бүген Казанда суд эксперты булып эшли. Аның белән иминият оешмасына дәгъва белдерү нечкәлекләре хакында сөйләштек.