16+

Зөлфия ШАКИРОВА: «Балалар тагын да кадерлерәк хәзер»

– Җәвит белән без – ике ул әти-әнисе. Өлкәне Илһам университетта укыта. Политология белән күптәннән кызыксына, студентларга шул юнәлештә белем бирә. Эше үзенә бик ошый. Искәндәребез бөтенләй башка төрле бала. Ул – иҗади.

Зөлфия ШАКИРОВА: «Балалар тагын да кадерлерәк хәзер»

– Җәвит белән без – ике ул әти-әнисе. Өлкәне Илһам университетта укыта. Политология белән күптәннән кызыксына, студентларга шул юнәлештә белем бирә. Эше үзенә бик ошый. Искәндәребез бөтенләй башка төрле бала. Ул – иҗади.

Башта төзелеш институтына укырга кергән иде, II курстан аны ташлап, журналистика факультетына күчте. Җырлый башлады. «Синең кебекләр күп, йөрмә», – дип күпме генә әйтсәм дә, тыңламады. Ул «рэп» дигән юнәлешне мин һич кенә дә аңламыйм. Ачуланганыма: «Әни, син миннән көнләшәсең, шуңа шулай дип әйтәсең», – ди. Ярар, яшьлектә була торган күренешләр, бераз вакыт узгач туктар әле.

Әмма икенче яктан, аның өчен сөенәбез дә. Ул бит тәмәке тартып, сыра эчеп йөрми. Бүлмәсенә бикләнеп, көн-төн шигырь яза. Кайчак төнге өчтә-дүрттә: «Әни, шигырь яздым, укып кара әле», – дип, смс җибәрә (мин күрше бүлмәдә генә инде үзе). Элек урыс телендә язды, аннары, мин сорагач, татарчага күчте. Шигырьләре үземә дә ошый: бик матур һәм мәгънәле.

Оныклар тугач, балалар тагын да кадерлерәк хәзер. Баладан туган балага карыйм да үземнекеләрне ничек калдырып гастрольгә чыгып киттем икән дим. Хәзерге акылым булса, калдырмас идем. Ә без инде дөнья куганбыз, аларның киләчәге өчен тырышканбыз. Әллә ни үкенерлек әйберләр юк, чөнки балалар күпчелек әти-әни, туганнар белән булды. Үскәчрәк, Нурия исемле ханым карашты. Нишлисең, эш тә бик ошый, тамашачылар белән дә очрашасы килә... Әле дә, бер атна өйдә утырсак, каядыр чыгып китәсе килә башлый. Гастрольдә йөрү канга сеңгән.

Аллага шөкер, балаларыбыз тәрбияле булып үсте, йөзебезгә кызыллык китергәннәре юк. Әмма без аларны әле дә тәрбияләргә тырышабыз, киңәшләребезне кызганмыйбыз. Ничек кенә дәү булып үссәләр дә, ата-ананың күңеле – балаларда... 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы икегез дя булган кешеляр шуна ббалалар да яхшы кешеляр.

    Мөһим

    loading