16+

Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” 

Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.

Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” 

Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.

— Данил улыбызга 2 яшь иде. Бала бит, нишләтәсең, кирәксә дә кирәкмәсә дә елый, көйсезләнә. Аяз улым елак түгел иде дә, һәр бала үз холкы белән туа. Елый дип, баланы кыйнап та, әрләп булмый, юатасың, назлыйсың — һәр әти-әнигә таныш хәл. Көннәрдән бер көнне ишек шакыйлар. Барып ачтым. Өстәге күршебез. Ишек төбенә үк кереп басты бу. Әле түргә үтәсе! Аркылы торам. “Сезнең балагыз елак. Минем тынычлыгымны боза, йокларга комачалый”, - ди. “Балабыз кечкенә шул, еламыйча гына үсмәсләр инде, берүк гафу итегез. Нишләтим, юри кыйнап елатмыйбыз. Көйсезләнә башлауга ничек юатасын да белмибез”, - дим. Шул арада Данил да йөгереп килде. Әни дә зал ишегеннән башын тыкты. Данилны күргәч: “Бу бала бөтенләй дөрес түгел. Моны психиатрга күрсәтергә, махсус учреждениедә дәваларга кирәк. Үзегезнең хәлегездән килмәсә, берәр белгечкә бирегез”, - димәсенме. Башта телсез калдым. “Ул үзе җүнсез хатын, ник сөйләшеп торасың? Чыгарып җибәр дә яп ишегеңне!” - ди әни. Эшебез  тыгыз чакларда балаларга күз-колак булырга әле дә әнине алып киләбез. Ул вакытта да әни бездә иде. Ишек төбендә торган зур гына йомшак уенчык — мәчене күреп: “Соң мәче тәрбияләгән бала ничек тәртипле булсын...” - дип китте тезеп. Данил да балалыгы белән шаккаткан. “Менә, үзенә әйтегез... “Күрәсеңме, улым, син елаган өчен күрше апасы ачуланып кергән, еламыйбыз бүтән яме”, - дим әле Данилга. Ничек кирәк алай, этеп-төртеп диярлек чыгарып җибәрдем моны. Подъезда чыккач та ярты сәгать сөйләнде.

— Болай гына тынычланмагандыр шикелле...
— Юк. Көненә бер-ике мәртәбә батарей шакый иде, күнектек. Берзаман гаиләбез белән гастрольгә генә киткән идек, опека бүлегеннән шалтыратылар. Минем өстән шикаять гаризасы кергән! Башта ышанмадым, номерымны бутаганнардыр, дим, ничек инде минем балалар сукбайланып йөрсеннәр. Сөйләшә торгач, аңлаштык — мин!.. Балаларны әбиләре карый, безне теләсә кая йөриләр, дигәннәр. “Гаиләбез белән республика җитәкчесе программасы нигезендә, дәүләт тарафыннан финансланган “Әниләр һәм бәбиләр” концертында чыгыш ясыйбыз, балалар да үзебез белән!” - дим боларга. Сүзсез калдылар. Кайткач килергә куштылар. Киттек. Ишектән кергәч тә танып алдылар инде, аптырадылар. “Һәр шикаятьне рәсмиләштерергә, тикшерергә тиеш бит без”, - диләр. Аязны өйдә хоккей уйный, урамда эт куа, дип, иренмичә дүрт бит шикаять язган күршекәй. Аязны үзбез дә өйдә күргәнебез юк. Ул бала иртүк мәктәпкә йөгерә, көндезге икенче яртыга кайтып, ашый да, Питрәчкә китә, хоккейга. Өйдән көндезге сәгать өч тулганда чыкмаса өлгерми, барасы да ерак, аннары сәгать дүрттә инде боз өстенә кереп басарга тиешләр. Тренировкалары сигездә генә тәмамлана, йә такси җибәрәм, йә берәр әти-әни эләктерә — алдан килешәбез, йә үзем. Кайтышына дәресләре көтә. Өйдә бәрелеп-сугылып хоккей уйнарлыкмы? Ипотекага төзелгән йортларның сыйфаты чынлап та мактанырлык түгел, әллә диварлары юка белмим, кайсы күршенең нишләгәнен мин дә ишетеп торам...

— Мәсьәләне ничек хәл иттегез?
— Үзебезнең әйбәт әти-әни икәнлекне дәлилләр өчен мәктәптән, бала йөргән түгәрәкләрдән белешмәләр җыеп илттек. Әле анда да: “Әйбәт гаилә”, - дигән сүз булырга тиеш икән. Белешмә язучылар да: “Сездән чынлап та шундый белешмә сорадылармы? Тапшыруларгызны миллионлаган татар карый! Сез бит Зәмирә үзе! Балагыз да бер дигән!” - дип шаккатканнар иде. Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...

— Тынычландымы шуннан соң?
— Юк! Тагын концертта чак, полициядән шалтыраталар. Бу юлы ПДН хезмәткәрләре. “Улыгызны кыйныйсыз икән, елатасыз. Нигә алай итәсез? Эш ачабыз”, - диләр. “Олысын кыйнарлык түгел, ике метрлы егет инде ул, буем җитми! Ә кечкенәсенә бармак белән дә чиертә алмыйсың, болай да бик елак”, - дип ничекләр телем әйләндереп әйткәнмендер. Кайткач та аңлашырга киттек. Монысы рус кызы, кемлегемне танымады, диккать белән тыңлады, сөйләп бирдем. Тагын шундый ук белешмәләр җыеп китердек. Шикаять кергәч, килеп безнең ничек яшәвебезне күреп китәргә тиешләр бит, килделәр. Аязның йоклаган, дәрес хәзерләгән җирен кереп карагач, күрше өчен гафу үтенеп чыгып киттеләр.

— Андый күрше белән яшәүләре бик кыен.
— Хәзер бит, өченчесен дә алып кайттык, балалар ишәйде. Макс белән дә сөйләшәбез. Балаларның түгәрәкләре дә бик күп. Таң атуга балалар дип йөгерә башлыйбыз, илтәбез, алып кайтабыз, тагын илтәбез, көтеп торабыз, дигәндәй. Өйгә кайтып җиткәнче кайчагында төн була яза. Әле менә Аязны каникул вакытында Түбән Кама шәһәренә тренировкага китердек. Болай да атна саен ике шәһәр арасында без. Аллаһы боерса Түбән Каманың “Реактор” яшьләр хоккей командасына күчеп уйнаячак, Аяз - капкачы. Хоккейда бу үзе бер баскычка югары күтәрелү.

— Күрше золымына дучар булып яшәгәнче, нигә үзен акылга утыртырга уйламадыгыз?
— Әни дә, дуслар да әйткәннәр иде. Башта сабыр иттем. Аннары  “Орловка”да йорт салырга керештек. Күчәсе бит, ник өстәмә проблемалар тудырып, үзебезнең вакытны алып, ахмак белән булышыйк? Ниһаять, йортыбызны өлгертеп күчендек. Бер-ике ай элек кенә ул фатирны да саттык. “Яратам” торак комплексыннан затлырак фатир алдык, балалар үсеп килә, киләчәкне уйладык. Хәзер Аллаһыга мең шөкер, балалар өйдә футбол уйныйлар, сүз әйтүче юк. Алайса, теге фатирда юкка үзәккә үттеләр...

— Гыйбрәт итеп сөйләрлек...
— Әле бит аннан соң да тынычлык бирмәде. Без йортка күчендек, Аязга мәктәбе якын, дип, әни белән икесе берничә ай шунда яшәп тордылар. Мин телевизор карыйм, Аяз үз бүлмәсендә, ишекне тупсасыннан төшерерлек итеп кыйный бу. Ачтым. “Ник өйдә дә хоккей уйный ул, бер почмактан икенчесенә шуып йөри...” — ди. Әллә соң башка күршеләрнең тавышланганын без дип уйлый микән?” - дип әни дә аптыраган. Кем белгән инде кеше акылын? Икенче көнне Аязны урамда күреп, кыйнарга ук ябышкан иде. Кеше баласына кагылырга, ни хакы бар аның?..

— Ишле гаиләдә балалар да тик тормый, сикерешкән тавышлар шулай ишетелмәдеме икән?
— Мин үзебезне бик тыныч яшәдек, дип акламыйм. Балалар йөгерешә дә, сикерә дә. Бөтен гаиләдә дә бер хәл. Сәламәт бала тик кенә утырып тора алмый. Ләкин кара тавыш чыгарырлык дәрәҗәдә өйдә хоккей да уйнамадылар, туп та типмәделәр. 

— Яңа нигезле булуыгыз белән ихластан котлыйбыз! 
— Рәхмәт. Йортыбыз зур, иркен, үз көчебез  белән җиткердек. “Кемнәр булышты?” - дип сораучыларга ике әни дим, икесе дә пенсионер! Без кайтып кермичә эшләгәндә алар балаларны карый — төп ярдәмнәре. Аязга — 17, Данилга — 7, Камиләбезгә 2 яшь тулды. Матур гына үсәләр, бәхетләрен бирсен Хак Тәгалә. Түшәмгә менәрлек итеп, пыр килеп уйнауларына карыйм да, теге көннәрнең артта калганына куанам.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼‍♂️

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сездэн аста яшэгэн курше зарланса, эле ничек тэ анлап булыр иде, э оске этажда яшэучегэ ничек шулкадэр тавыш килсен ди?! Психикасы дорес хатын булмаган ул, бэйлэнешми бик дорес эшлэгэнсез. Тынычлыгыгыз, тазалыгыгыз, бэзетегез булсын

        Мөһим

        loading
        2
        X