Шәһри Казан

Үзмәшгульләрне төзелешкә кертәләрме?

Төзелеш оешмалары үзмәшгульләрне эшкә җәлеп итә аламы? Алган очракта, алар нинди хезмәт килешүе белән эшләргә тиеш? Төзелеш объектында бәхетсезлек очрагы булганда, үзмәшгульләргә компенсация­не кем түли?

Үзмәшгульләр өчен яңа закон чыгарылганнан соң, төзелеш оешмалары җитәкчеләрендә шундый сораулар туган. Әлеге сорау­ларын алар Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советына юллаган. Кичә прокуратура, салым инспекциясе, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, дәүләт хезмәт инспекциясе һәм төзелеш бизнесы вәкилләре, бер өстәл артына җыелышып, шул хакта фикер алыштылар.

Эксперт төркеме җитәкчесе Венера Камалова сүзләренчә, үзмәшгульләр өчен кертелгән салым схемасын куллана алучы һөнәрләрне билгеләү критерие әле һаман да юк. Төзелеш тармагында, әйтик, кайбер белгечләрне эшкә яллау бернинди дә куркыныч тудырмый, ә менә куркынычсызлык ягыннан чыгып караганда, төзелеш объектына теләсә кемне дә кертеп булмый. Шуңа да төзелеш бизнесы вәкилләре, һөнәрләрнең авырлыгына карап категорияләргә бүлсәләр, кайсыларын эшкә ялларга, кайсыларын эшкә алмаска икәнен алдан белеп торыр идек, диләр. Аларның әйтүенчә, төзелеш объектында куркынычсызлык буенча җаваплылык алар өстендә кала. Монысы – бер мәсьәлә. Төзелеш тармагында эшләүчеләрне ике арадагы хезмәттәшлек мәсьәләсе дә борчый.
Үзмәшгульләр Пенсия һәм Социаль иминият фондына акча күчерми. Алар фәкать салым гына түли. Сәламәтлегенә зыян килгән очракта, аңа беркайдан бернинди акча килми. Шуны истә тотып, Татарстандагы бер иминият компаниясе үзмәшгульләр өчен яңа бер продукт булдырган. Әлеге компания вәкиле белдергәнчә, үзмәшгуль бүген үзен бер елга иминиятләштерә ала. Өч төрле тариф куелган: 3 мең, 5 мең яки 7 мең. Эшкә яраклылык сәләтен югалтуы турындагы документларны күрсәткәннән соң, аңа компенсация түләнә, дип белдерде компания вәкиле.

Реклама

Үзмәшгульләр үзләре теләгән очракта да Социаль иминият фондына иминият кертемнәре түли алмый. Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге – дәүләт учреждениесе идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров сүзләренчә, үзмәшгульләр турындагы законда бу каралмаган.

Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Елена Горюнова исә 17 үзмәшгульнең үзләре теләп Пенсия фондына взнос түләүләрен әйтте. Халыкны үзмәшгуль булып теркәлгән пенсионерларның, әйтик, фатирын арендага биреп торучының пенсиясе индексацияләнәме дигән сорау да борчый икән. Елена Горюнова, борчылырлык сәбәп юк, пенсияләре индексацияләнә, дип белдерде.
Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкиле Алсу Зәйнетдинова исә, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча төзелеш объектына гына хас таләпләр бар, дип кисәтте. Үзмәшгуль кеше аларга җавап бирмәскә дә мөмкин икән. Шуңа да төзелеш оешмалары җитәкчеләренә моны истә тотарга кирәк була. Ә кемнәрне төзелешкә кертергә ярый, кемнәрне – юк, бу сорау һаман ачык кала бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: