16+

Зөһрә Гыйбадуллина: «Тәрҗемәче булу өчен телне тою кирәк»

Бар җиргә өлгер гүзәл татар хатын-кызлары, шөкер, күп безнең. Шундыйларның берсе – Казаннан Зөһрә Гыйбадуллина.

Зөһрә Гыйбадуллина: «Тәрҗемәче булу өчен телне тою кирәк»

Бар җиргә өлгер гүзәл татар хатын-кызлары, шөкер, күп безнең. Шундыйларның берсе – Казаннан Зөһрә Гыйбадуллина.

Аның 12 яшьлек малае Йосыф белән тугыз яшьлек кызы Сафияне мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөртеп, әле балалар бакчасына да йөрмәүче ике яшьлек кызы Динәне кочаклап иренең кадерлесе булып утырыр мөмкинлеге бар. «Эшләмә!» дигән киртәләргә каршы яраткан эшенә ашыгуын, кырыкмаса кырык төрле сорауга чишелеш, җаваплар эзләвен филолог-тәрҗемәче хезмәтен ярату белән генә аңлатып буладыр.

Инглиз, төрек, гарәп телләрендә иркен аралаша ул. 2013 елда узган Универсиада вакытында студентлар шәһәрчегенең сырхауханәсенә эшкә чакыралар аны. Шуннан бирле әлеге оешмада да, республика клиник балалар хастаханәсендә дә чит илдән килгән делегация кунакларының, студенларның төп ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре белән ике арада арадашчы ул. Төп эшеннән тыш, аны шәһәребездә узган дөньякүләм футбол, авыр атлетика, су төрләре буенча чемпионатларда, хайдайвинг ярышы, Сочида узган олимпиадаларга да чакыралар.

– 3нче сыйныфта укыганда ук, үз теләгем белән 3нче гимназиягә күчеп, инглиз телен тирәнтен укый башладым. Кар-буран, яңгыр дими, Гадел Кутуй урамыннан Мәүлет урамына кадәр берничә транспортка утырып укырга йөри идем. Үсә төшкәч, төрек телен тирәнтен үзләштерү өчен, 149 нчы лицейга күчтем. Берничә елдан ул да җиңел була башлагач, гарәп телен өйрәнергә тотындым. Татар педагогик-гуманитар институтының чит телләр үзләштерү бүлегендә укый башлагач, укытучылар беренче елларда мине дәрескә йөрүдән азат иттеләр. «Син телне тоясың, ул синең каныңа сеңгән, ятлап сөйләшмисең», – дия торганнар иде.


 
– Гадәттә, чит телне яхшы белүчеләр Россиядә калмыйлар. Ә сез ничек туган шәһәрегездә төпләндегез?
– Моңа сәбәпче – язмыш димәсәм, ялгыш булыр. Чынлап та, I курста укыганда ук, Америка Кушма Штатларына балалар спорт лагерена эшкә киттем. Аннан кайткач, булачак тормыш иптәшем Искәндәр белән аралаша башладык. Икенче юлы китәргә әзерләнгәндә ул, сизенгән кебек: «Хәзер никах укытмасак, син кире кайтмыйсың», – диде. Минем 20 яшьлек вакытым, тиз генә ризалык та бирдем, өйләнештек тә. Анда да лагерьга эшкә килдем. Чынлап та, озатып йөрүчеләр булды. Берсе өйләнергә дә әзер иде. Яшь чак – юләр чактыр, никах укытылган иремә: «Мин монда калам, аерылышабыз» дип, электрон хат җибәрдем. Шуннан бураннар куптарды инде ул, куркытып, хатлар да язды, инглиз телен белүче дусты аша урындагы җитәкчеләргә каты гына янаулар да җиткерде. Шуннан соң гына аның чынлап та яратканын аңладым, ирем итеп кабул иттем. Аннары тормыш Казанда дәвам итте.

– Ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Иң элек ир-егетләр лицеенда инглиз телен укыттым. Анда география белән тарих фәннәрен дә конспектлап инглизчә алып бара идем. Балаларга шулкадәр ошый иде. Аннары иң зур тәҗрибәм Казандагы Швеция кибетләр челтәрендә булды. Җитәкчеләр Швециядән, эш куелышы, тәртип, хезмәткәрләргә мөнәсәбәт искитмәле иде инде. Мәсәлән, кеше нинди генә вазифага урнашса да, башта аны җиһаз җыярга өйрәтәләр иде. Бу – әлеге компаниягә мәхәббәт хисе уяту өчен эшләнелә. Анда инглиз телендәге документ эше өчен җаваплы идем. Ирем белән АКШта яшәп кайттык.


Әңгәмәдәшем бик күп илләрдә булган. Дуслары дөньяның төрле җирендә яши. Зөһрә төрле милләтләрнең ризыкларын яратып әзерли. 2013 елда хатын-кызлар өчен уздырылган «Нечкәбил» бәйгесендә катнашкан булган, анда грузин халык ашлары әзерләп, жюриның игътибарын җәлеп иткән.

– Балаларыгызны тәрбияләгәндә, нәрсәләргә игътибар итәсез?
– Улыбыз фехтование белән шөгыльләнә, кавказ халкы биюләре белән кызыксына, «Сакартвело» ансамбле солисты. Мәктәптә узган күп бәйгеләрдә катнаша. «Ел укучысы» исеменә лаек булды. Шулай ук «Мин бит татар малае» бәйгесендә өченче урын алды. Ул да чит телләр белән кызыксына. Узган ел бер ай Ирландиядә яшәп кайтты. Кызыбыз нәфис гимнастика, бию белән шөгыльләнә. Иң зур теләгебез – балаларыбыз чын кеше булсыннар иде.

Лилия Гатауллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading