16+

Зөһрә Сәлахова: «Талкыш пешерергә тотыну – Аллаһы Тәгаләдән бүләк булды»

Талкыш кәләвәне пешерү өчен сабырлык һәм ихтыяр көче кирәк. Беләгең дә нык булсын. Талкыш ул ашарга гына тәмле, ә аны әзерләгәнче, җиде кат тир чыгарасың.

Зөһрә Сәлахова: «Талкыш пешерергә тотыну – Аллаһы Тәгаләдән бүләк булды»

Талкыш кәләвәне пешерү өчен сабырлык һәм ихтыяр көче кирәк. Беләгең дә нык булсын. Талкыш ул ашарга гына тәмле, ә аны әзерләгәнче, җиде кат тир чыгарасың.

– Талкышны беренче тапкыр пешерә башлаганда, минем дә барып чыкмады. Аның өчен бик күп борчылырга да, еларга да туры килде. Аннары үз җаена төште, – ди баллы ризык әзерләү остасы Зөһрә Сәлахова. Талкыш эшләп сата башлавы да юктан гына түгел. Анысын ул, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер бүләк, ди. Аллаһ аңа сынауны да, шул авырлыктан чыгу юлын да үзе биргән.

Зөһрә тумышы белән Арча районының Починок-Поник авылыннан. Һөнәре буенча – җәмәгать туклануы технологы. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, кооператив техникумына укырга керә, аннары укуын институтта дәвам итә. Ике уку йортын да кызыл дипломга тәмамлап, эшкә урнаша. Әмма тиздән кияүгә чыгып, авылга кайтып китә.

«Талкыш пешерергә тотыну – Аллаһы Тәгаләдән бүләк булды», – ди Зөһрә – Авылны, бакча эшен бик яратам, шуңа да шәһәрдән күчеп китү авыр булмады, – ди Зөһрә. – Безнең белән каенанам да яши. Бик дус-тату булып яшибез, әни безгә бик булышып тора. Бакча тутырып, яшелчә үстерәбез, кош-кортларыбыз, малларыбыз да бар. Аллаһка шөкер, яңа йорт җиткердек. Булачак ире Рамил белән ул социаль челтәр аша таныша. Бер-берләре белән якыннан танышкач, никах укыталар һәм Рамилнең туган авылы Мөндештә яши башлыйлар. Бүген алар өч яшьлек уллары Данирны үстерәләр. 2019 елның җәендә Рамил инфаркт кичерә. Аңа бу вакытта 32 генә яшь була.

– Сынаулар шактый булды, иремә бик күп операцияләр кичерергә туры килде. Әни – пенсиядә, мин – декрет ялында, ирем – вакытлыча өйдә. Җыеп куйган соңгы ике мең сум акчаны алдым да Казанга барып, талкыш ясарга өйрәнеп кайттым. Ни өчен нәкъ менә талкыш икәнен дә белмим. Нишләптер күз алдыма шул килде. Бу шуның кадәр тиз булды, үзем дә сизми калдым. Әллә төшем бул- дымы дип тә гаҗәпләндем. Аллаһтан ул бер билге булды кебек. Финанс ягын яхшырту өчен генә түгел, авыр уйлардан онытылып тору өчен дә кирәк булгандыр. Баштарак барып та чыкмый иде. Аннары җаен таптым аның. Талкышны авыз итеп караган кешеләрдән рәхмәт һәм мактау сүзләрен ишеткәч, бөтен авырлыгы да онытыла, – ди Зөһрә.

Талкыш кәләвәдән тыш ул токмач кисеп сата. Аларны авылдашларына да, кибетләргә куеп та сата. Эшен үстерү өчен грантлар да алган. Ярминкәләргә дә еш йөри.
Декрет ялыннан соң авыл мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә дә урнашкан.

– Эшемне бик яратам, балаларга төрле түгәрәкләр алып барабыз, концертлар оештырабыз, театрлар куябыз. Атна саен диярлек Казанга ярминкәгә йөрим. Каенанам булмаса, болай йөри алмас идем. Баланы аңа ышанып калдырам, – ди ул.
Талкыш ясаганда исә иң мөһиме сизгерлек кирәк икән.

– Бу эштә һәр секунд кадерле. Карамеле катып китсә, аны берни дә эшләтеп булмый. Шуңа тизлек тә кирәк. Ә тәҗрибә вакыты белән үзе килә, – ди Зөһрә.
Тәҗрибәң булган саен, осталыгың да арта, аның белән танылу да килә. Зөһрәнең талкышларын күрергә дип Мәскәү депутаты да, республиканың социаль яклау министры да, район җитәкчесе дә килеп, тәм-томнарыннан авыз иткәннәр.









 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец

    Мөһим

    loading