16+

«Зур үскәч әнигә бер эш тә эшләтмәс идем, дип хыяллана идем»

Гаиләдә дүрт бала – өч малай, бер кыз үстеләр алар. Хәтимә белән Юныс Сәлахиевларның бәгырь җимешләре.

«Зур үскәч әнигә бер эш тә эшләтмәс идем, дип хыяллана идем»

Гаиләдә дүрт бала – өч малай, бер кыз үстеләр алар. Хәтимә белән Юныс Сәлахиевларның бәгырь җимешләре.

Туган җиргә хезмәт итүче буын. Ата-баба туфрагының кадерен белүче, гомер буе Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш төбәге халкына хезмәт итүче эшсөярләр. Гаилә бөтенлеген кайгыртып, ата-ана фатихасында яшәүчеләр. 

 – Безнең нәселдә бер генә максат бар – туган җиргә хезмәт итү, – ди хәзерге вакытта Котлы Бөкәш табиблык амбулатория җитәкчесе Рафаэль Сәлахиев.
– Һәм ике генә һөнәр иясе бар – педагоглар белән табиблар, – дип сүзгә кушылды аңа энесе Нәкыйф Юнысович.
Мин әле аларга тагын хисапчы, банкир, мененджер һөнәрләрен дә өстәр идем. Чөнки гаиләләр ишәйгән саен һөнәрләр дә арта бара.

Табиблык әниләре Хәтимәнең әнисеннән килә икән. Бөтен тирә-якка танылган сөннәтче Шәрифелҗамал әби хакындагы хатирәләрне сагынып та, сокланып та искә алдылар.

...Әнә, сөннәтче Шәрифелҗамал тагын бәби каршыларга җыена. Шатлыгы зур аның. Шулай булмыйни... Кызы Хәтимә өченчегә малай тапты. Ике улы Нурислам, Рафаэль, кызы Рәсимәгә иптәшкә тагын бер малай алып кайтты. Кияве Юныс шатлыгын кая куярга белми. Шәрифелҗамал сөннәт кайчысын әллә кайчан әзерләп куйды инде. Ничәмә-ничә дистәләгән ир баланы сөннәткә утыртты ул. Оныклары да үз кулыннан уздылар. Бу йола һәр мөселманның изге бурычы.
 Шәрифелҗамал кебек сөннәтче әби-бабайлар санаулы гына. 

– “Кулы җиңел”,– дип күрше - тирә авыллардан, башка районнардан да килеп алалар. Сабыр, йомшак куллы, тәҗрибәле сөннәтче була Шәрифелҗамал. Бакыйлыкка күчкәнче кызы Хәтимә белән кияве Юныс гаиләсендә яши. Оныкларын үстерешә. Олыгайган көннәрендә дә сөннәтчелекне ташламый.
Хәтеремдә Юныс абзыйның көләч йөзе гәүдәләнә. Бөек Ватан сугышы ветераны. 7 ел сугышта булган ир-егет. Беренче һәм икенче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән. Берлинга кадәр барып җиткән. Япон сугышында катнашкан.

Район газетасында эшли башлаган елларым. Калинин исемендәге колхозга командировкага килгәндә иң беренче ындыр табагы мөдире Юныс абзый янына сугылам. Колхоздагы бөтен яңалыкны аннан да яхшырак белүче юк. 

– Рәсимә кызым килгән, – дип, каршылый ул мине. Кызы Рәсимә белән исемнәр дә туры килә бит. - Юлдан килгән кешене сүз белән сыйламыйлар, әйдә Сабира апаң янына кереп чыгыйк! – дип, ындыр табагындагы ашханәгә алып керә.

Сабира апа тәмле ризыклар белән генә түгел, тәмле теле белән дә сыйлый.
–Син киләсен белгәндәй борчак ашы пешердем бүген. Кабартмаларым да өлгерде, – дип өстәлгә ризыкларын тезә. –Эшемне яратам, наный. Бөтен куанычым шушында. Пешергән ашларымны яратып, рәхмәт әйтеп китүләре зур куаныч миңа. Нәчәлнигем дә әйбәт, – ди Сабира апа, Юныс абзыйга ишарәләп.
Икмәк көшелләре арасыннан хуҗаларча атлаучы Юныс абзыйга ашлык җилгәрүче хатын-кызлар: “Кызың килдемени?” – дип сүз кушып калалар. 
–Телләре генә түгел, куллары да елгыр боларның, – дип елмая ул. 

Минем кайсы машина белән кырга чыгасымны да үзе хәл итеп куя. 
– Безнең комбайнчылар төнлә дә эшли. Аларга карап кайтырга бик соңга калма! Районга ашлык илтүче машина белән китәргә өлгерәсең бар, – дип мине басуга озатып кала.

Җаны-тәне белән туган җиренә береккән, яшәү ямен аңа хезмәт итүдә тапкан Юныс Фәтхетдин улы Сәлахиев тормыш иптәше Хәтимә белән балаларын да һөнәрле итәргә, укытырга тырышалар, туган җирне яратырга өйрәтәләр. Беренче булып олы уллары Нурислам Казан медицина институтына укырга керә. Авырып китү сәбәпле, укуын ташларга туры килә аңа. Аннары ветеринария табибы һөнәрен үзләштереп, Котлы Бөкәш ветстанциясенә эшкә кайта. 3 ел эчендә сәләтле белгеч булып таныла. Районга баш ветеринария табибы итеп күчерәләр. Партия кая кушса, шунда бара торган чаклар. Озак та үтми, Яңа Арыш авылына “Рассвет” колхозы рәисе итеп җибәрәләр. 17 ел эшләү дәверендә колхозны алдынгылар рәтенә күтәрә. Гөрләтеп эшләп торган җирдән йөрәк өянәге аяктан ега аны. Бу зур югалтуны бик авыр кичерә Сәлахиевлар.

Икенче уллары Рафаэль стоматолог һөнәрен сайлый. Медицина институтын тәмамлаган яшь белгечне Бәкер шифаханәсенә табиб-ординатор итеп эшкә билгелиләр. Берүк вакытта тешләр алу, дәвалау белән дә шөгыльләнә.
– Мин бит туган авылымда эшләр өчен укыдым, – дигән уй бимазалап тора аны. Өч ел тулуга Котлы Бөкәш хастаханәсенә стоматолог булып эшкә кайта. Хатыны Нәзирә дә хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып урнаша. Юныс абзый белән Хәтимә апа өчен зур шатлык була бу. Бер йортта яши башлыйлар.
Рафаэль Юнысовичны райондагы иң оста теш табибы буларак яхшы беләбез. 1985 елда теш кую кабинеты да ачып җибәрә ул. Халык Котлы Бөкәшкә агыла гына.

– 60 ар кеше кабул иткән көннәр була иде. Бер дә авырыксынмадым. Чөнки эшемне һәрвакыт яратып башкарам, – ди ул. 
Хәзер дә яшь белгечләрне эшкә кайтару мәшәкате белән йөргән мәле. Аларны торак белән тәэмин итә алмаганга борчыла. Элеккеге аптека бинасын ремонтлап, читтән килгән табибларга яшәргә йорт җиткезү турында хыяллана, “яшәргә йорт, тормыш итәргә яхшы шартлар булса, яшь белгечләр дә килер иде”, – ди.

Кызлары Динара әти-әнисе һөнәренең дәвамчысы. Республика балалар клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аның кызы Миләүшә дә стоматология үзәгендә хезмәт куя. 

Адашым Рәсимә хисапчы һөнәрен үзләштереп хезмәт юлын Котлы Бөкәш “Сельхозтехника”сында башлап җибәрсә дә, озак еллар “Шомбыт” совхозында хисапчы булып эшләде. Совхозның баш инженеры Шамил Гыйләҗиев үзенә яр итеп күрше Биектау авылына алып китә аны. Шамил белән Рәсимә өч ул үстерәләр. Аларның балалары да табиблар һәм педагоглар династиясен дәвам итүчеләр. Олы уллары Рамил Котлы Бөкәш урта мәктәбендә информатика һәм технология, аның хатыны Лилия рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Икенче уллары Марат Яр Чаллы шәһәрендә стоматолог булып эшли. Киленнәре Илнария – шәфкать туташы. Кечкенә уллары Рәис – Газпромбанк хезмәткәре.

Сәлахиевларга мәдәният дөньясы да бик якын. Танылган композитор Фәтхрахман Әхмәдиевтан дәрес алган егетләр ничек гармунда уйнамасын да, җырламасын инде?! Рафаэль оста гармунчы булса, Нәкыйф кечкенәдән җырларга ярата.

– Фәтхрахман абыйның сыздырып баянда уйнап җибәргәне хәзер дә күз алдымда тора, – дип искә ала Рафаэль Юнысович. – Ул уйнаганны тын да алмый тыңлый идек. Кулындагы гармун әйтерсең лә җырлый. Егетләр барыбыз да аның төсле уйнарга хыялланабыз.

Нәкыйф Юнысович педагог дипломы алуга туган авылы мәктәбенә физика-математика укытучысы булып эшкә кайта. 1991 елдан Котлы Бөкәш урта мәктәбе директоры вазыйфасында. Быел аңа Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Тырыш, таләпчән, хыялый, хисчән шәхес. Җырларга гына түгел, тәмле ризыклар пешерергә дә ярата. Аш-су әзерләргә әнисеннән өйрәнә.

– Без кечкенә вакытта ук әнибез бик еш авырый иде. Яшь вакытында көз көне салкын суны ерып сыерлар куып алып чыкканда салкын тидерә ул. Шул вакыттан бирле ревматизм чире белән интекте. Зур үскәч әнигә бер эш тә эшләтмәс идем, дип хыяллана идем. Кечкенәдән аның ризык әзерләгәнен карап торып, аз-азлап булыша башладым. Хәзер дә хатыным пешергәнне көтеп утырмыйм. Ул да минем кебек үк укытучы ич. Аның эше дә минеке кебек үк җаваплы. Ул башкара торган йорт эшләрен аз булса да җиңеләйтә алам икән, бик яхшы, – ди Нәкыйф Юнысович.

Котлы Бөкәш урта мәктәбе – райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе. Замана таләпләре белән бер адымда бара торган катлаулы педагогик коллектив. Башкалар үрнәк алырлык итеп җитәкли аны Нәкыйф Юнысович. Гадел, намуслы, таләпчән, үз эшен яратучы мәктәп директоры. Күңел дөньясында балаларга мәхәббәт, сайлаган һөнәренә хөрмәт яши. 

Тормыш иптәше Рузия белән 36 ел бергә гомер итәләр. Өч егет үстереп туган оядан очырганнар. Рузия Нуретдиновна физика-математика фәннәрен укыта. Апас ягы кызы булса да, Котлы Бөкәш халкы өчен күптән үз кешегә әйләнгән. Бу гаиләдә дә династиянең горурлыгы булган педагог һөнәренә тугрылык дәвам итә. Олы уллары Нәфис – информатика, математика укытучысы. Аның хатыны Айгөл юрист. Икенче уллары Рафис – информатика, математика, хатыны Алия – Кытай теле укытучысы. Өченче уллары Ранис – менеджер. Хатыны Альбина – журналист. Оныкларының иң яраткан дәү әнисе белән дәү әтиләре алар.
Туганнар арасында татулык, хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатларын үстерү өчен Сәлахиевларның нинди тәрбия чараларын үрнәк итеп алып була соң?

 – Әти атын җигә иде дә: “Төялегез, балалар! Зәйтүнә апагызның хәлен белеп кайтабыз”, – дип, безне гел Түбән Тегермәнлеккә, сеңлесе янына алып бара иде, – ди Рафаэль Юнысович. 

Менә ул тәрбиянең иң үтемле чарасы – әти кешенең үз үрнәгеңдә туган кадерен белергә өйрәтү алымы, туганлык җепләрен саклау үрнәге. 
Зәйтүнә апа белән Яхъя абый Вафиннар Түбән Тегермәнлектә хөрмәткә лаек гаилә. Кызлары Мөнирә, Нурисә, Әнисә (Сәлахиевлар белән икенче буын туганнар) шулай ук медицина өлкәсендә эшләделәр. Нурисә Сабитова Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре арасында узган “Ак чәчәкләр” конкурсында катнашып җиңү яулаган шәфкать туташы. 

– Әти-әни безне тегенди булыгыз, мондый булыгыз, дигән нәсыйхәтләр белән үстермәде. Әни миңа: “Нәкыйф ялга кайткан арада бөтен өйне җыештырып китте. Әйбәт тә инде. Яисә Рафаэль абыең кайткан иде, бер эшне дә калдырмады. Рәхмәт яугыры”, – дип гел ир туганнарымны мактый иде. Баксаң, аларга мине мактый торган булган, – дип искә ала Рәсимә Юныс кызы. – Әнә шулай итеп бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтүе булган аның.
Өч бертуган сулаган сулышларына кадәр тоеп, берсен-берсе кайгыртып, хәл-әхвәл белешеп, матур, иманлы, бай-дәүләтле тормыш алып баралар.

Хезмәтләреннән тәм табып, тормыш кыйблаларыннан тайпылмыйча, дуслык, туганлык кадерен саклап, туган җирне зурлап, балаларына, оныкларына үрнәк булып яшәүче бертуган Сәлахиевларга мәрхабә! 

Рәсимә Гарифуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading